Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби прокуратура 600 рекрутның сугышка эләгүе өчен 12 офицер җаваплылыкка тартылды дип белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Прокуратура вәкиле әйтүенчә, барлык хокук бозуларга "дисциплинар чаралар күрелгән, моңа юл куйган вазифадагы затларны хәрби хезмәттән җибәргәннәр".

Русиянең Көнбатыш хәрби бүлгесе хәрби прокуроры Артур Егиев, Украинадагы сугышта "срочник"лар катнашканы өчен "12ләп офицерның" җаваплылыкка тартылуын хәбәр итте, дип яза "Интерфакс".

Прокуратура вәкиле әйтүенчә, барлык хокук бозуларга "дисциплинар чаралар күрелгән, моңа юл куйган вазифадагы затларны хәрби хезмәттән җибәргәннәр".

Егиев сүзләренчә, "махсус хәрби операциядә" мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган 600ләп солдатны катнаштырганнар. Прокурор аларны "тиз арада кире кайтардылар", дип ышандырган.

Хәрби хезмәткә алынып та, сугышка җибәрелгән солдатларның һәлак булуы һәм әсир төшүе турында прокурор телгә алмаган.

Русия президенты Владимир Путин элегрәк берничә тапкыр "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде, әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.

Апрель уртасында баткан "Москва" крейсеры экипажы арасында да "срочниклар" булуы ачыкланды.

Кораб батып, экипаж әгъзалары арасында хәбәрсез югалучылар булганнан соң, хакимиятләр аларның туганнарына крейсер махсус операциядә катнашмады дип белдерде. "Москва" крейсерында хезмәт итәргә җибәрелгән "срочник"ларның әти-әниләренә улларын "фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булдылар" дип танырга тәкъдим иттеләр.

7 июньдә крейсердагы хәрбиләрне "махсус хәрби операциядә" катнашучылар исемлегенә кертүләре билгеле булды. Әмма прокуратура да, саклану министрлыгы да "Москва" крейсерының Украинага каршы сугышта катнашуын әле дә танымый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG