Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатерина Шульманны "Эхо Москвы"дан гонорар алган өчен "ят агент" дип таныганнар


Екатерина Шульман
Екатерина Шульман

Русия юстиция министрлыгы Екатерина Шульманны  "ят агентлар" исемлегенә 15 апрельдә керткән иде.

Сәясәт белгече Екатерина Шульманны "Эхо Москвы"дан гонорар алганы өчен "ят агент" дип таныганнар – Русия юстиция министрлыгы моны чит илдән финанслау дип саный. Бу хакта Шульман "Живой гвоздь" Youtube-каналындагы "Статус" тапшыруында сөйләде, аны "Эхо Москвы" радиостанциясенең элекке хезмәткәрләре алып бара.

"Аптырарсыз, әмма канунда турыдан-туры булмаган чит ил финанславы дигән төшенчә бар. Ягъни сез Русия чыганагыннан акча аласыз, ә Русия чыганагы акчаны ниндидер чит ил чыганагыннан ала. Сез бу хакта белмәгәнсез, чөнки моның турында сезгә ул әйтми. Димәк, мин "Эхо Москвы"да алган барлык акчалар чит ил финанславы булып чыга", ди Шульман.

"Статус" тапшыруын алып баручы Максим Курников "Эхо Москвы" чит илдән финанслау алмады, дип искәртте. Шулай да, Шульман сүзләренчә, бу мәсьәләдә Русия юстиция министрлгы Росфинмониторинг мәгълүматларына сылтана.

Шульманның Мәскәү социаль һәм икътисади фәннәр югары мәктәбендә (Шанинка) укытучы буларак алган хезмәт хакын, миллиардер Владимир Потаниннның хәйрия фондыннан бер мәртәбә бирелгән акчаларны, "АСТ" нәшриятыннан һәм "Стрелка" институтыннан китабы өчен алган гонорарларын да юстиция министрлыгы турыдан-туры булмаган чит ил финанславы дип тапкан.

Русия юстиция министрлыгы Екатерина Шульманны "ят агентлар" исемлегенә 15 апрельдә керткән иде.

Бу хәл алдыннан гына сәясәт белгече Русиядән Германиягә күчеп китте. Ул Роберт Бош исемендәге фонд стипендиаты буларак Берлинда бер ел яшәргә ниятләвен сөйләде.

Бер атнадан соң "ят агентлар" исемлегенә "Эхо Москвы"ның баш мөхәррире Алексей Венедиктовны да керттеләр.

"Эхо Москвы" радиостанциясенең мажоритар хиссәчесе - "Газпром" тармагындагы "Газпром-медиа" иде.

3 мартта, Украинадагы сугыш турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләп, "Эхо"ның мөдирләр шурасы радионы һәм аның сайтын ябарга булды. Алексей Венедиктовны эштән җибәрделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG