Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросының яңа станцияләре атамалары расланды


Тавыш бирүдә "Кол Гали", "Чишмәле" кебек татар атамалары исәпкә алынмаган.

Казан метрополитенында төзелүче икенче рәт станцияләренә атамалар расланды. Бу хакта шәһәр башкарма хакимияте карары әйтелә.

Документта әйтелгәнчә, Фучик һәм Зорге урамнары чатында урнашкан станциягә – "ТАССР йөзьеллыгы", Фучик һәм Завойский урамнары чаты, "10нчы микрорайон" тукталышы янындагы станциягә – "Академия", Фучик белән Ломжа урамнары чатындагы станциягә – "Зилант", "Мега" сәүдә үзәге янындагы станциягә "Тулпар" исемнәре биреләчәк.

Метро станцияләренә атамаларның бирелүен контрольдә тоту Казан шәһәре башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакировка йөкләнгән.

Моңа кадәр яңа атамаларга сораштыру үткәрелгән иде. Документта расланган станцияләр исемнәре иң күп тавыш җыйды дип әйтелде. Ул вакытта әлеге атамаларның никадәр ахыргы булуын Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итмәде.

Тавыш бирүдә моннан тыш "Кол Гали", "Яратам", "Чишмәле" кебек вариантлар катнашты. Социаль челтәрләрдә станцияләрнең татар исемнәре өчен тавыш бирү өндәмәләре актив таратылды. Шуларның берсендә нәкъ "Кол Гали", "Чишмәле", "Тулпар" атамалары өчен тавыш бирергә тәкъдим иттеләр.

Берничә ел элек татар җәмәгатьчелеге Казан хакимиятеннән "Дубравная" метро станциясен татарча "Имәнлек" дип атарга чакырган иде, бу мәсьәләгә урам чаралары да узды. Ахыр чиктә станция атамасы татарча да "Дубравная" булып калды. Ул чакта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев "Казан хакимияте метрога урысча гына исем биреп Конституцияне санга сукмады", дип белдергән иде.

Казан метрополитенының икенче рәте шәһәрнең 5 районын тоташтырачак дип көтелә (Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнары). 5,37 озынлыгында беренче этап үз эченә дүрт станцияне кертә. Станцияләрнең ачылу вакыты әлегә билгесез.

2021 елда Казан мэриясе яңа станцияләргә атамалар бирү эшен башлап җибәргән иде. Башта барлык теләүчеләр үз тәкъдимнәрен әйтә алды, шуннан соң белгечләр җыелып, әлеге тәкъдимнәрдән иң популяр һәм уңышлы вариантларны сайлап алды. Әлеге вариантлар Казан халкына тавыш бирүдә тәкъдим ителде дә.

Шулай ук узган елны Казан хакимияте шәһәр метросында туган телләргә багышланган поезд җибәрде. Ул эчтән дә, тыштан да милли этник бизәкләр белән бизәлгән, вагоннарда сөйләм фразалары, төрле телләрдә популяр гыйбарәләр язылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG