Accessibility links

Кайнар хәбәр

WHO коронавирусның лабораториядән чыккан булуы турындагы фаразны "тирәнрәк" өйрәнергә чакырды


Лабораториядәге Кытай вирусологы (Ухань, 2017 елның феврале)
Лабораториядәге Кытай вирусологы (Ухань, 2017 елның феврале)

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре искәртүенчә, тарихта лабораториядәге хәлләр аркасында авырулар таралу очраклары булган инде, шуңа күрә бу "нык сәясәтләштерелгән" фаразны да читкә алып куярга ярамый.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) COVID-19 килеп чыгу турындагы барлык фаразларны өйрәнүне дәвам итәргә, шул исәптән вирусның лабораториядән чыгуы турындагы гипотезаны "тирәнрәк" тикшерергә кирәк дип белдерде. Бу хакта оешманың хисабына сылтама белән Associated Press агентлыгы хәбәр итә.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре искәртүенчә, тарихта лабораториядәге хәлләр аркасында авырулар таралу очраклары булган инде, шуңа күрә бу "нык сәясәтләштерелгән" фаразны да читкә алып куярга ярамый.

Фаразны ныклап тикшерү өчен лабораториянең био-иминлек һәм био-саклау идарәсендә эшләгән хезмәткәрләр белән әңгәмәләр корырга кирәк, дип саныйлар WHO-да.

Хисапка искәрмә итеп, WHO-ның Кытайдан, Русиядән һәм Бразилиядән белгечләре коронавирусның лабораториядән чыгуы турындагы фаразны тикшерергә чакыру белән ризалашмады диелә.

Узган ел Үһән шәһәренең вирусология институтында булганнан соң, WHO коронавирусның лабораториядән чыгу "ихтималы бик аз", дип белдергән иде.

Ул чакта галимнәр авыруны кешеләр ярканатлардан йоктырган булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килде. Шул исәптән хезмәттәшләре тарафыннан да тәнкыйть утына тотылганнан соң, Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы лабораториягә бәйле фаразны төшереп калдырырга "иртәрәк" дип белдерде.

Авыру Кытайдагы лабораториядән таралган дигән фаразны Кытай үзе берничә мәртәбә "нигезсез" дип атады һәм вирус АКШта чыкты, анда да коронавирусларны тикшерү белән шөгыльләнәләр, дип белдерде.

Associated Pres ачыклавынча, Кытай WHO-ның тикшеренүләренә комачаулаган, аерым алганда вирус таралуга каршы көрәш өчен кирәкле мәгълүматны тапшырмаган.

2022 елның февралендә WHO башлыгы Кытай хакимиятеннән бу белешмәләрне, шулай ук Уханьдагы беренче очраклар турында мәгълүматны бирүне язмача сораган иде. Кытай түрәләре хатка җавап биргәнме - әлегә билгеле түгел.

COVID-19 белән авыруның беренче очрагы 2019 ел ахырында Кытайның Үһән шәһәрендә табылды, шуннан соң ул башка илләргә дә таралды.

2020 елның 11 мартында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус пандемиясен игълан итте.

Коронавирус белән авыру очракларын күзәтеп баручы Джонс Һопкинс университеты мәгълүматынча, 2022 елның 10июненә дөньяда COVID-19 йоктыруның 534 миллионнан артык очрагы теркәлгән, чирләүчеләрнең 6,3 миллионга якыны вафат булган.

Хәзерге вакытта күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә карантин чаралары йомшатылды яки гамәлдән чыгарылды. Шулай да аерым алганда Кытайның кайбер шәһәрләрендә алар гамәлдә, хәтта локдауннар да кертелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG