Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артур Русяевның төрмәдә үлүе хакимиятнең урыс мөселманнарга мөнәсәбәтенә игътибар юнәлтә


Артур Русяев
Артур Русяев

Узган атнада төзәтү колониясендә урыс мөселман активисты Артур Русяев вафат булды. Ул колониядә иртәнге күнегүләр вакытында үлгән. Рәсми төстә аның йөрәге тоткан диелде. Белгечләр исә Русия хакимиятләренең урыс мөселманнарга шактый рәхимсез булуын әйтә.

Артур Русяев – сигез ел элек ислам динен кабул иткән урыс милләте вәкиле. Ул кулга алынганчы Калининградта яшәде. Өч ел элек аның үз җирендә мәчет буларак хезмәт иткән бинаны хакимият җимереп китте. Шуннан соң ул кабат мәчет салырга кереште. Соңрак ул Русия саклану министрына Калининградта мәчет салу тәкъдимен юллады. Шойгу бу мәсьәләне килештерергә кирәк дип җавап юллады.

Актив мөселман эше алып барган Русяевны 2020 елның октябрендә сак астына алдылар. Мәхкәмәдә, наркотик матдә салынган төргәктә Русяевның бармак эзләре булуы расланмаса да, мәхкәмә аны 4,5 елга төрмәгә хөкем итте.

Мөселман җәмәгатьчелегендә Русяевның үлеме зур сораулар тудырды. Мөселман блогеры Рәсүл Тавдиряков Telegram каналында Русяевның хатыны Ирина Русяева белән әңгәмәдән өзек китергән. Ирина ханым Артурның хроник авырулары булмавы, ләкин коронавирус белән каты авырып, ике атна аңсыз ятуы һәм аңа тышкы басым булуы турында сөйләгән. Русяев үлгәннән соң җәсәден ярып ачуга да кертмәүләрен әйткән.

— Аны даими рәвештә берүзен бер камерадан икенчесенә йөрткәннәр. Җәсәден ачып карауга кертмәүләренә килгәндә, мөгаен, аның үз кануннары бардыр, — дигән ул.

Урыс мөселман активистлары Русяевның үлеменә колониядәге басым сәбәп булуы да ихтимал дип саный. Элегрәк Gulagu.net проектына нигез салучы Владимир Осечкин Русия төрмәләрендә мөселманнар репрессиягә дучар ителә дип Кавказ.Реалии-га сөйләгән иде.

Мисал өчен, Ульян өлкәсенең Димитровград төрмәсендә мөселманнарны мәсхәрәләүгә протест йөзеннән 37 тоткын кулындагы кан тамырларын һәм корсакларын кискәннәре һәм йөзләрчә кеше ачлык тотуы әйтелде. Аңа кадәр Чечня һәм Ингушетиядән китерелгән тоткыннарны Рамазан аенда ураза тоткан өчен УФСИН хезмәткәрләре кыйнаган диелде. Gulagu.net порталы хәбәр иткәнчә, куәт оешмасы вәкилләре Коръәннәрне юк иткән һәм тоткыннарның дини хисләрен мәсхәрәләгән.

Ни өчен Русиядә урыс мөселманнарына каршы шул кадәр көрәшәләр? Азатлык илдән китәргә мәҗбүр булган урыс мөселман активистлары белән аралашты.

Эксперт Харун Сидоров Русяевны "Левиафан" фильмында сурәтләнгән, системга каршы көрәшүче каһарманы белән чагыштыра. Ул аның махсус үтерелгән булуы ихтимал ди.

— Мөслелман җәмәгатьчелегендә махсус үтерү турында сүз бара дип әйтергә нигез бар. Русяев гаиләсе якыннарының мәгълүматына караганда, аның җәсәден ачып карауга бәйсез экспертны кертмәгәннәр һәм тиз арада җирләп тә куйганнар. Әйе, кыска арада җирләү ислам кануннарына туры килә. Әмма Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең бу таләпләрне үтәүне кайгыртканы кайчан булды соң?

Русяевның үлеменә колониядәге хакимият белән каршылыклар да китерде

Моннан тыш, Русяевның үлеменә колониядәге хакимият белән каршылыклар да китерде. Аны берничә тапкыр карцер һәм ШИЗОга яптылар. Рәшәткә артында да ул үзенең дәгъват һәм хокук яклау эшен туктатмады. Аның дини дәгъватыннан соң дүрт кеше ислам динен кабул иткән диелде. Олы көн (Пасха) бәйрәмендә тоткыннарга кулич таратканнан соң, Русяев Корбан бәйрәмендә дә ит тарату мәсьәләсен күтәргән булган, — диде Сидоров Азатлыкка.

Русиядә урыс мөселманнарга карата "белгечләр", куәт структуралары, медиа һәм Урыс православ чиркәве тарафыннан "сугыш" игълан ителгән дип исәпли Сидоров. Урыс фамилиясен йөрткән Төньяк Осетия мөфтие Али Евтеевның эштән алынуы һәм чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр булуын да искәртә.

Сидоров сүзләренчә, Русия хакимияте урыс мөселманнарының берләшүенә каршы чыккан. Әйтергә кирәк, 2004 елда Омскида Урыс мөселманнарының милли оешмасы (НОРМ) төзелә. Әлеге җәмгыятькә Мәскәү, Омски, Йошкор-Ола, Алматы шәһәрендә яшәүче, урыс милләтеннән булган мөселманнар кергән. Әлеге берләшүгә беренче чиратта Урыс православ чиркәве каршы чыккан ди ул. Аларга каршы көрәш башта медиа аша алып барылса, 2010 елдан соң репрессияләргә күчә.

— Петербурдагы мөселман җәмгыятендә торган әгъзаларның өйләренә куәт структуралары килгәч, Сочига күчеп киткән бер әгъзага карата җинаять эше ачылгач, НОРМ активистлары Русиядән китәргә мәҗбүр булды. Бу гамәлләр 2011-2012 елларда НОРМ җитәкчелеге хакимияткә каршы протест чараларын хуплаудан соң эшләнде. Оешма әгъзалары каршылык чараларында актив катнашты. Путин Русиясендә аларга яшәү мөмкин булмаячагы аңлашылды, — ди ул.

НОРМ оешмасы 2013 елда Украинадагы Мәйданны яклап чыга диелә. Шул ук елда оешма Русиядә үз эшчәнлеген туктата.

— Урыс мөселман хәрәкәте 2020нче елларда юкка чыкты. Урыс мөселманнары арасында аерым эшләүчеләр генә калды. Артур Русяев кебекләр, — диде ул.

Дини эзәрлекләнү сәбәпле Русиядән чит илгә күчеп китәргә мәҗбүр булган Голос Ислама сәхифәсе җитәкчесе Дмитрий Черноморченко урыс мөселманнарының хәлен үзе узган юлга карап бәяләвен әйтте.

— Тентүләр, сорау алулар туктап тормады. 2013 елда Русиядәге иң актив мөселманнар илдән китте, шул исәптән мин дә гаиләм белән күчендем. Истанбулның Бейликдузу районында гына да ислам дине кабул иткән уннан артык урыс гаиләсе яшәде. Ахыр чиктә алар дөньяның төрле почмакларына таралды, чөнки безне эзәрлекләү Төркиягә кадәр барып җитте. ФСБ безне төрле авыр җинаятьләр кылуда гаепләп Төркиягә даими кәгазьләр юллап торды, — ди Черноморченко.

Ул Русиядә һәр ЮХИДИ постында урыс фамилияле мөселманнарны туктатырга һәм тикшерергә кушылган заманнарны искә ала.

Ул гомум ксенофобиягә, Русиядәге исламофобиягә нигезләнгән

— Милиция урыс фамилияле ир-атның ислам динен тотуын хиҗап кигән хатынына карап ачыклый иде. Әгәр сине туктатсалар, ким дигәндә 30 минут вакытыңны югалтасың. Моның сәбәпләре бик тирәннән килә. Ул гомум ксенофобиягә, Русиядәге исламофобиягә нигезләнгән. Урыс мөселманнары, "ФСБның чалмалыларына" (рәсми мөфтиятләр – ред.) альтернатив структура буларак, ислам җәмгыятенең иң актив өлеше санала.

Минемчә, әгәр систем сине кысрыкларга теләсә, алар стандарт юл – мәсхәрәләү, җәзалау һәм башка ахмаклыклар белән эш итә. Бу хакта ФСБ кушуы белән колонияләрдәге көчләү турында 40 гигабайттан торган видеоязмаларны Русиядән чыгара алган "Гулагу.нет" проекты җентекләп сөйләде, — диде ул.

Инде язмабыз башында телгә алып киткән Гулагу.нет җитәкчесе Осечкин төрмәләрдә, милләтенә карамастан, бар мөселманнар да басымга дучар булуын, штраф изоляторларына даими утыртылуын әйтте.

— Террор маддәсе нигезендә хөкем ителгән мөселманнарга караш бик рәхимсез, — ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG