Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүче Марс Хәйруллин йорты тәрәзәсенә Татарстан югары мәхкәмәсе рәисен тәнкыйтьләп яңа язу элгән


Марс Хәйруллинның өе тәрәзәсенә ябыштырган яңа язулары
Марс Хәйруллинның өе тәрәзәсенә ябыштырган яңа язулары

12 июнь, якшәмбе көнне эленгән яңа баннерларда "Татарстан югары мәхкәмәсе паханы Гыйләҗев, бу режим киткәч, сине кырысы көтә”, диелгән.

Казан һәм Татарстан түрәләре белән дистә елдан артык баннерлар сугышы алып баручы казанлы Марс Хәйруллин Кирмән янындагы өенең тәрәзәләренә 12 июнь, якшәмбе көнне яңа язулар элгән."Татарстан югары мәхкәмәсе паханы Гыйләҗев, бу режим киткәч, сине кырысы көтә", диелгән баннерларда. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә.

Соңгы бер ай эчендә бу - Марс Хәйруллинның Татарстан югары мәхкәмәсе рәисе Илгиз Гыйләҗевка атап, өе тәрәзәсенә ябыштырган өченче юлламасы.

16 майда анда "Илгиз Гыйләҗев, Татарстан югары мәхкәмәсе бандасы башлыгы, сезнең өчен төрмә елый", дигән сүзләр ябыштырылган иде. 21 майда Хәйруллин бу җөмләнең ахырындагы "төрмә сезнең өчен елый" дигән сүзләрне "җинаятьләр кыла" дигәненә алыштырды.

Хәйруллинның Татарстанның хакимият структуралары белән "баннер сугышы" 2009 елдан бирле дәвам итә. Бу вакыт эчендә аның темалары берничә мәртәбә үзгәреп торды.

Ул "Кирмән саклавы астында булган Ирек мәчете – канунсыз" һәм "Рөстәм ял паркында күмәргә ярамый" баннерлары белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны, "Метшин, синең өчен төрмә елый" баннеры белән Казан мэры Илсур Метшинны, шулай ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковны һәм Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущинны тәнкыйтьләде.

Бу баннерлары өчен Хәйруллиннарга гел зур булмаган штрафлар язып килделәр, Марс үзе моны сүзен әйтә алганы өчен түләү буларак кабул итә.

Хәйруллин аңлатуынча, хакимиятләр белән низагының болай озак дәвам итүенең сәбәбе – йорты астындагы кишәрлек, аның йорты яхшы урында – Казан үзәгендә урнашкан.

Тирә-яктагы җирләрне республика хакимиятенә якын тармаклар сатып алып бетергән. Аерым алганда, Татарстанның "Связьинвестнефтехим" холдингы - Хәйруллиннарның урам күршесе, дип искәртелә язмада.

Хәйруллиннарга берничә мәртәбә өйләрен, җир кишәрлекләрен сатарга тәкъдим иткәннәр, ә баш тарткач, уйлап чыгарылган сәбәпләр белән өй хуҗаларына административ басым да арткан диелә.

Хәйруллин фикеренчә, 2022 ел башыннан түрәләр аңа мәхкәмә һәм тәфтишләр ярдәмендә басым ясый башлаган. Моңа җаваап итеп, ул "Татарстанның Югары мәхкәмәсе – җинаятьчел клоака" дигән баннер элгән иде.

4 февральдә мәхкәмә тәфтишләре Хәйруллиннар яшәгән йорттан бу язуларны салдырды. Баннер чорма диварында язылган "Казанның росреестры башкарма комитеты эчке эшләр министрлыгы Мафия" дигән шигарьне каплап торган булган. Бу язуны Хәйруллин 2020 елның җәендә үк язган булган. Нәтиҗәдә чорма диварын да сүтеп ташладылар.

Хәйруллин әйтүенчә, хәзерге вакытта тәфтишләр аның хатынын һәм улын (алар да бу йортның хуҗалары) "мәхкәмә карарын үтәмәү" белән бәйле эзләүгә биргән. Шул ук вакытта монда тәфтишләрнең инде кубарып алган баннерлары турында сүз бара. Гаиләм әгъзаларының мәхкәмәгә дә, баннерларга да катнашы юк, чөнки алар күптән чит илдә яши, һәм тәфтишләр моны белә, дип белдергән басмага Марс Хәйруллин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG