Accessibility links

"Русияне бернинди яхшылык та көтми". Чаллыда яшәүче 54 яшьлек ир тентүдән соң илдән киткән


Марат Камалов
Марат Камалов

29 апрельдә, шартлаткыч кую турында ялган хәбәр бирү уңаеннан ачылган җинаять эше кысаларында, Чаллыда яшәүче өченче төркем инвалид, 54 яшьлек Марат Камаловның өендә тентү узды. Бу эштә ул - шаһит. Тикшерү эшләре уздырганда ир үзен "кыйнауларын" һәм "карлыгач" кебек бастырып куюларын сөйләде. Социаль челтәрләрдә Камалов Русиянең Украинага каршы сугышына каршы чыкты һәм Буча белән Ирпеньнән видеолар да чыгарган иде. Тентүдән соң ул Төркиягә күчеп киткән. Узган елның сентябренә кадәр вахта белән Чаллыдан Чукоткага йөреп эшләгән ир "Idel.Реалии"га үзенең сугышка карашы, "Русия коммунистлары" фиркасеннән чыгуы, киләчәккә ниятләре һәм пропаганданың йогынтысы турында сөйләгән.

Илдән 29 апрельдә тентү булганнан соң киттегезме?

— Әйе, 11 майда Төркиягә күчендем. Тентү шартлаткыч кую турында ялган хәбәр бирү эше белән бәйле иде – махсус оештырылган эш. Шартлаткыч кую булганмы-юкмы, белмим, әмма моңа бернинди катнашым булмавын тәгаен беләм. Бернинди шартлаткыч кую да булмагандыр дип уйлыйм, моны тентү уздырып, әйберләремне алу өчен махсус оештырганнар дигән фикердә мин.

Җинаять эше ачуга Чаллыдагы ике банкка — "Автоградбанк" һәм "Камкомбанк"ка — шартлаткычлар куелуы турындагы хәбәрләр сәбәпче булды. Тикшерү фаразынча, 1 апрельдә билгесез кеше электрон почта аша банкларга шартлаткычлар куелуы турында "ялган хәбәрләр" тараткан. "Телефон террорчылыгы" турындагы җинаять эшен тикшерү кысаларында Чаллы активистлары Дмитрий Тетерин, Рифат Бәдретдинов, Рәмзил Галимҗанов, Марат Камаловта һәм мәктәп укытучысы Раушан Вәлиуллинда тентү узган иде. Шартлаткыч куелу турындагы хәбәрләр ахырда расланмады.

— Тентүдә нәрсәләрегезне тартып алдылар?

— Өч телефон, дүрт ноутбук, берничә роутер (мин электроника белән шөгыльләнәм), берничә флешка, ике каты диск, Русия һәм Украина байраклары төшерелгән "Булмасын сугыш" значогы һәм "Немцов күпере" значогы.

— Күчеп китү карарын кабул итү авыр булдымы? Төп сәбәбе нәрсә иде: тентүме, Украинадагы сугышмы?

Әгәр алар шулай җайлы гына җинаять эшен махсус оештыра алалар икән, алга таба ни булачак?

— Мөгаен, икесе дә. Украина белән сугыш – мөһим фактор, әмма төп сәбәп, барыбер – тикшерү эшләредер. Бу – канунсызлык. Кеше тыныч кына яши, ә иртән иртүк аның өенә киләләр дә, кыйныйлар. Мине телефонымны бирергә теләмәвем өчен кыйнадылар. Телефон – ул минем тормышым. Мине "карлыгач" кебек бастырып куйдылар. Күптән түгел күземә операция ясаткан идем, аска иелергә дә ярамый, ә алар "карлыгач" итеп бастырып озак кына тоттылар. Мин аларга "Җибәрегез, авырта", дим. Юк, озак кына җибәрмәделәр. Курыктым. Әгәр алар шулай җайлы гына җинаять эшен махсус оештыра алалар икән, алга таба ни булачак? Әле дә куркам. Мондый уйлап чыгарылган, бармактан суыртып чыгарылган гаепләүләр аркасында төрмәгә керәсем килми. Миңа 54 яшь, шартлаткыч куелу турындагы мондый ялганнар белән шөгыльләнергә 15 яшь тә, 18 дә түгел. Әгәр төрмәгә утыртсалар, моны күтәрә алмаска да мөмкин бит мин.

— Илдән чыккан вакытта чиктә нинди дә булса проблемнарыгыз булдымы?

— Юк, булмады.

— 24 февральне хәтерлисезме? Ул вакытта ни хис иттегез?

— Котым алынды, мәхшәр бит бу. Хакимияттә юләрләр утыруын хис иттем. Бу – коточкыч мәгънәсезлек. Башыма сыймады, башта ышанмадым да, бәлки чик буендагы ниндидер провокациядер дип уйладым. Мин сугышка каршы.

— Элегрәк сез "Русия коммунистлары" фиркасе әгъзасы булгансыз.

— Апрельдә фирка әгъзасы булудан туктадым. Гаризамда Путинны һәм Украинага Русия гаскәрләрен кертүне хуплаган фирканең карашлары белән килешмим дип яздым. Мин хупламый идем, бу фиркадә кала алмадым ягъни.

— 2014 елда "Русия коммунистлары" Кырымны аннексияләүне хуплады, әмма ул чакта сез фиркадән чыкмадыгыз. Нигә?

Минем өчен бу сугыш көтелмәгән булды

— Ул чакта мондый коточкыч хәлләр булмады. Мин фиркадән Украинага һөҗүм аркасында гына түгел, соңрак Буча, Ирпеньдәге мәхшәрләрне күргәч чыктым – бу соңгы тамчы иде.

— Кырымны аннексияләү турындагы референдумны хәзерге вакыйгаларның беренче билгесе дип атарга мөмкин диюем.

— Бәлки. Әмма минем өчен бу сугыш көтелмәгән иде. Сез, референдум беренче билге иде, мин моны алдан күрергә тиеш идем, дисез. Әмма бу хәл булыр дип уйламадым. Әйе, бәлки сез әйткәнчә, беренче билгесе булгандыр – хәзерге күзлектән карап, алай дип әйтергә мөмкин. Әмма шәхсән мин Кырымны кушып куюны хупламадым, әмма фиркадә калдым. Фирканең Чаллыдагы бүлекчәсе ул кадәр радикаль түгел. Мин алар белән бу хакта фикер алыштым, алар Кырымны кушуны ул кадәр хупламаган иде. Күпләр бу турыда кычкырып әйтергә генә теләмәде.

— Узган елның гыйнварында сез оппозиционер Алексей Навальныйны хуплау чарасында катнаштыгыз, шуның өчен штраф җәзасы алдыгыз. Сезнең коммунистик карашлар Навальный идеяләре белән ничек туры килә ала?

"Русия коммунистлары" арасында Кырым аннексиясенә каршы кешеләр бар иде

— Ә нишләп юк. Навальный - коррупциягә каршы, мин дә шулай. Коммунистик идея дә коррупция яклы түгел. "Русия коммунистлары"на ничек керүем турында сөйлим. Элек тә коммунистик идеяне хуплый идем. Әмма ул чакта "Русия коммунистлары" юк иде, КПРФ чараларына килдем, әмма фиркагә кермәдем. Геннадий Зюгановның, Хафиз Миңгалимовның (КПРФның Татарстандагы бүлекчәсе башлыгы – ред.) ничек чыгыш ясавын яхшы күрдем, боларның барысына каршы идем. КПРФка оппозицион "Русия коммунистлары" фиркасе барлыкка килгәч, мин теләгән әйбер тормышка аштымы әллә, дип уйладым һәм фирка әгъзасы булдым. Соңрак "Русия коммунистлары"ның шул ук КПРФ булуын аңладым. Әмма фиркадән чыкмадым, алга таба ни буласын карыйм әле дип уйладым. Һәрхәлдә, "Русия коммунистлары"нда, әйтик, Кырым аннексиясенә каршы кешеләр бар иде. Алар үзара гына пышылдашмады, фирка җыенында мөнбәрдән сөйләде. Фиркадә путинистлар гына түгел, ә менә җитәкчелектә - әйе.

— Сез халык алдында Русиянең Украинага сугыш башлавына каршы чыгыш ясадыгызмы?

— "ВКонтакте"да үзем дөрес дип санаган әйберләрне үз сәхифәмә күчереп куйдым.

— Дусларыгыз, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның бу хәлләргә һәм сезнең сугышка каршы карашларыгызга мөнәсәбәте нинди?

— Кайбер дусларым белән бу мәсьәләдә нык талаштык, сугышуга кадәр барып җитә язды. Туганнарга килгәндә, алар мине хуплый. Күпчелек дусларым хупламый, әмма минем белән ачуланышырга теләми, шуңа бу темага сөйләшмибез.

Уңда Марат Камалов
Уңда Марат Камалов

— Ни өчен миллионлаган русияле сугышны хуплый?

— Пропаганда.

— Эш шунда гынамы?

—Әйе.

— Ә бу кешеләргә мәгълүматны, әйтик, телевизордан түгел, интернеттан алырга ни комачаулый?

Пропаганда йогынтысындагы кеше сугышка каршы булучыларның барлык дәлилләрен һәм аргументларын кире кага

— Пропаганда йогынтысындагы кеше сугышка каршы булучыларның барлык дәлилләрен һәм аргументларын кире кага. Бу кешеләр әйтүенчә, алар барысы да Дәүләт департаментына эшләүче ят агентлар, шымчылар. Кеше үзе өчен дөрес булган карашны сайлап алган инде, шуңа аны хуплардай яңалыкларны гына укый. Үз карашына каршы килердәй теләсә нинди аргументларны ул кабул итми һәм кире кага. Моңа пропаганда да булыша. Шулай да, мин берничә кешенең фикерен үзгәртә алдым.

— Ничек итеп?

— Интернетта нәрсә дә булса, әйтик видеоролик табам да, аларга күрсәтәм. Башта моны Киев студиясендә махсус төшерелгән ялган диделәр. Яхшы. Ә мин җибәрүне дәвам иттем. Соңрак моны кире какмый башладылар, ялган дими башладылар. Икенче яктан караганда, теләсә нинди нормаль кеше сугышка каршы булачак. Мин беренче чиратта бу аргументны кулланам. Аларның да мобилизациягә эләгергә мөмкин булган яки хәрби хезмәткә алынырдай якыннары бар бит.

— Күчеп киткәнче сез Чаллыда яшәдегез. Сугышның икътисади яктан йогынтысын тоярга җитештегезме?

— Әлбәттә! "Пятерочка" кибетендәге мин ярата торган гранат суы элек 120 сум тора иде, аннан соң 240 сум тора башлады. Дөрес, соңрак 180 сумга кадәр бераз төште, әмма барыбер. Азык-төлек кыйммәтләнде, бәрәңге, ит. Берүзем яшәгәч, азык-төлекне үзем алам, шуңа сиздем.

— Сезнеңчә, бу нәрсә белән тәмамланырга мөмкин? Русия бу вазгыятьтән ничек тә булса чыгачакмы?

— Минемчә, сугышны туктатырга кирәк. Аңлавымча, Путинның амбицияләре зурдан, һәм ул артка чигенмәячәк – бу начар. Русияне бернинди яхшылык та көтми, дип уйлыйм. Кешеләр ничек тә яшәвен, яшәргә тырышуын дәвам итәчәк: начаррак шартларда, әмма дәвам итәчәк.

— Русиягә кире кайтырга ниятлисезме? Моның өчен нәрсә булырга тиеш?

— Әлегә карар бирмәдем. Бәлки, берни булмаса да, кайтырмын. Рәхәтләнеп кайтыр идем – күптән түгел Путин белән нәрсәдер булган дигән имеш-мимешләр йөргән иде. Әгәр шулай икән, һичшиксез кайтам.

— Путин киткәч, нәрсәдер үзгәрер дип уйлыйсызмы?

— Аның урынына кем киләчәгенә бәйле. Начаррак булыр дип уйламыйм. Хәер, әгәр Николай Патрушев (Русия иминлек шурасы сәркатибе - ред.) килсә, бәлки начаррак та булыр...

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG