Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан халкының Украинадагы "махсус операция"гә мөнәсәбәтен белү өчен 800 мең сум тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта тикшеренүчеләр санкцияләр вазгыятендә халыкның үзен ничек хис итүен тикшерергә тиеш булачак. Белгечләр республикада яшәүчеләрнең фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикалары"ннан китерелүчеләргә мөнәсәбәтен дә өйрәнергә тиеш диелә.

Башкортстанда яшәүчеләрдән Русиянең Украинадагы "махсус операция" дип аталган сугышына фикерләрен сораштырачаклар. Дәүләт сатып алулары сайтында чыккан документтан күренгәнчә, моңа 800 мең сум тотачаклар, шул ук вакытта башкортстаннарның хакимияткә мөнәсәбәтен дә белешәчәкләр. Бу хакта документка сылтама белән Mkset басмасы хәбәр итә.

"Башкортстанда якын арада стандартлаштырылган әңгәмә ярдәмендә республика халкының Украинадагы "махсус хәрби операциягә" мөнәсәбәтен ачыклаячаклар. Тикшеренүчеләр ватандашларның президентка, шәһәр һәм районнардагы җирле хакимиятләргә булган ышаныч дәрәҗәсен дә бәяләячәк", дип яза басма.

Шул ук вакытта тикшеренүчеләр санкцияләр вазгыятендә халыкның үзен ничек хис итүен, тормыш дәрәҗәсен тикшерергә тиеш булачак. Белгечләр республикада яшәүчеләрнең фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикалары"ннан китерелүчеләргә мөнәсәбәтен дә өйрәнергә тиеш. "Тикшеренүчеләр ватандашларның протест активлыгы белән дә кызыксыначак" дип яза басма.

Бу аукционда "Башкортстан республикасының физик культура һәм спорт үсеше үзәге" җиңгән, ул 1200 кешене сораштырырга тиеш булачак.

2016 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның сүзчесе Диана Ихсанова һәм аның ире Тимур Сәфәргалиев әлеге оешманы оештыручылар арасында булган, дип яза басма СПАРК-Интерфакска сылтама белән.

Сәясәт белгече Руслан Айсин "Автократия режимында бернинди социология дә була алмый" дип белдергән иде.

"Чөнки кешеләр дөресен әйтергә һәм үз карашларын белдерергә курка. Социологлар куллана торган алымнар да аларны дөрес җавап бирергә юнәлдереп җибәрә, чөнки социологик хезмәтләр барысы да диярлек теге яки бу дәрәҗәдә хакимияткә буйсына. Социаль сораштыруларга хакимият үзе заказ бирә, шуңа исәпләп чыгарылган саннарның алар алырга теләгән саннар булуы аңлашыла. Бу саннар хакимияттәге бер кеше канәгать булсын өчен генә эшләнә, шуңа күрә бу саннарга ышану – ким дигәндә беркатлылык", диде ул Idel.Реалиидагы подкастта.

Май ахырыннан Башкорстанда бюджет тармагында эшләүчеләрдән фетнәчел "Луһански халык республикасы"ндагы ("ЛНР") Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендә яшәүче кешеләргә һуманитар ярдәм җыю эше башланды. Бу эш Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел "ЛНР"га барып кайткач башланды. "ЛНР"га һуманитар ярдәмне җыю беренче чиратта табиблар арасында барганы ачыкланды. Азатлык шалтыратып сөйләшкән табиблар, шәфкать туташлар арасында моның белән риза булмаучылар шактый, әмма журналистлар белән аралашканда алар исемнәрен атаумауны сорады. Куркуларын җитәкчелекнең үч алу ихтималы белән аңлаттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG