АКШ Украинага дәррәү ату реактив системнары белән һөҗүмнәр ясау өчен күзләү мәгълүматлары тапшырырга ниятли. Бу хакта Кушма штатлар саклану министрлыгы белдерде.
Пентагон белешмәләренә күрә, хәзерге вакытта Украина хәрбиләрен HIMARS һәм MLRS системнарын кулланырга өйрәтүләр төгәлләнеп килә.
Әлегә Киев белән чагыштырганда Мәскәүнең артиллериясе күбрәк булуын АКШ та таный. Вашингтон чираттагы мәртәбә, Украина җирләрендәге һәдәфләрне юк итү өчен украин гаскәрләрен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәген әйтте.
Теоретик яктан караганда, HIMARS һәм MLRS Русиядәге һәдәфләргә дә барып җитә ала. Әмма Украина президенты Владимир Зеленский Дания журналистлары белән әңгәмәсендә, украин гаскәрләре Русиядәге сивил һәдәфләргә атмаячак, дип белдерде.
АКШ Киевка биреләчәк HIMARS 80 километрдан да еракка атмаячак диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!