Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәре кисү җәнҗалыннан соң вазифасыннан китүе турында белдергән Энгел Фәттаховны яклап ике ачык хат чыкты


Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Бер мөрәҗәгатьне Актаныш шурасы депутатларына әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова язган. Икенчесен - Актаныш халкы исеменнән Татарстан президентына язганнар.

Зираттагы тәрене кисү белән бәйле җәнҗалдан соң вазифасын калдырачагын игълан иткән Энгел Фәттаховны яклап, ВКонтактеда ике ачык мөрәҗәгать чыккан.

Беренче мөрәҗәгатьне әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова Актаныш шурасы депутатларына язган. Ул депутатлардан Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүен расламауларын сораган.

"Катлаулы вазгыятьтә батырлык һәм акыллылык күрсәтегез. Районыгыздагы хәлләр – провокация булуы ачык күренә. Безнең көч – бердәмлектә", диелә хатта.

"Энгел Фәттахов – "кәнәфи" турында онытып, үзенелларга сузылган каныгуларга дучар итеп, туган тел һәм мәдәният сагына басарга курыкмаган бердәнбер кеше. Үз мәдәниятеңне ярату – җинаять түгел. Бүген Энгел Фәттахов безнең яклауга мохтаҗ. Җимергеч көчләр башлаган мәгълүмат сугышы нәтиҗәсендә мондый җитәкчеләрне югалту – җинаять" дип язган Миләүшә Хәбетдинова.

Икенче хат – Актаныш халкының күмәк мөрәҗәгате Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка атап язылган.

"Әлбәттә, вандаллык акты аяныч күренеш, әмма кабатланган икенче очракны без провокация буларак кабул итәбез. Актанышка гына түгел, бөтен татар милләтенә каршы эшләнгән кырын эш ул", диелә хатта.

Актаныш халкы исеменнән чыккан мөрәҗәгатьтә "вандаллык кылган вәхшиләрне" акламаулары, әмма бу җинаятьтә район башлыгын гаепләү белән килешмәүләре әйтелгән. "Туган телебезне, милли йөзебезне саклау – җинаять түгел!" диелә хатта.

10 июньдә, Актанышта бер православ кешенең каберендәге тәре икенче мәртәбә кисеп ташланганнан соң район башлыгы, республиканың элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов вазифасыннан китәчәген белдерде.

Узган елның көзендә Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасы зур шау-шуга әверелеп, район һәм республика чигеннән чыгып, федераль дәрәҗәгә үк күтәрелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгын шелтәләде, һәм Энгел Фәттахов зираттагы бу хәлне "хулиганлык" дип атады, христиан динендә булган кешене Актанышка алып кайтып җирләгән туганнарыннан гафу үтенде.

2016 елда Казанның Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташы җимерелгән иде. Ул чакта композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташлары җимерелде, мәсхәрәләнде. Әмма ул хәл Татарстанда да бик тиз онытылды, федераль мәгълүмат чараларын да кызыксындырмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG