Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сораштырылганнарның 59 проценты хезмәт шартларыннан канәгать түгел

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Канәгать булмаучыларның күбесе медицина хезмәткәрләре һәм фармацевтлар арасында диелә.

Башкортстанда сораштырылган кешеләрнең 34 проценты эш урынындагы хезмәт шартларын биш баллдан өч балл дип бәяләгән, 15 проценты – ике балл, җиде проценты – бер балл биргән, дип хәбәр итә hh.ru Урал матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ". Канәгать булмаучыларның күбесе – медицина хезмәткәрләре һәм фармацевтлар арасында диелә, аларның 24 проценты эш шартларын бер-ике баллга бәяләгән.

Респондентларның 22 проценты эш шартларына дүртле, 19 проценты бишле куйган. Хезмәт шартларын әйбәт дип бәяләүчеләрнең күбесе югары менеджмент вәкилләре (28 процент), маркетологлар һәм IT-белгечләр (25 процент).

Башкортстанда сораштырылган эшчеләрнең 76 проценты, югары хезмәт хакы түләнсә, начар шартлар белән килешергә әзер булуын белдергән.

Канәгать булмаучыларның 33 проценты дус коллектив булганда начар шартларга түзәргә әзермен дигән. Респондентларның алтышар проценты сабыр итүен яңа эш эзләүдән курыкканга һәм җитәкчелек белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклау өчен дип аңлаткан.

Быел февральдә Башкортстанның Ишембай районы хастаханәсе хезмәткәрләре, болай башка эшләп булмый дип, эш шартларына, хезмәт хакларына риза булмыйча, "итальянча эш ташлау" игълан иткән иде – алар бары тик канунда каралган кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә генә эшләячәген әйтте. Мөрәҗәгать авторлары бригадалар һәм хезмәткәрләр санын арттыруны, бригадаларны тулы составта эшләтүне, ә хезмәткәрләрне җыю барышында, тулы булмаган бригадаларда өстәмә эшләр башкарганнары өчен, өстәмә түләү бирүне кертүләрен таләп итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG