Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елгы Евровидение Украинада узмаячак


Туринда узган Евровидение-2022дә җиңүче Kalush Orchestra төркеме
Туринда узган Евровидение-2022дә җиңүче Kalush Orchestra төркеме

Хәзер Европа тапшырулар алып баручылар берлеге Евровидение-2023не Британиядә уздыру турында британ партнерлары белән сөйләшүләр башлый.

Иминлекне гарантияләү мөмкин булмау сәбәпле 2023 елгы Евровидение бәйгесе Украинада узмаячак. Бу турыда Европа тапшырулар алып баручылар берлеге белдерде. Әлеге музыка бәйгесен шушы оешма оештыра.

Бәйге шартлары нигезендә, җиңүче ил киләсе бәйгене кабул итә. 2022 елгы бәйгедә Украина җиңгән иде. Русиянең сугышны дәвам итүен исәпкә алып, Евровидениене оештыручылар Украина ягы һәм башка белгечләр белән бәйгене Украинада уздыру мөмкинлеге, шул исәптән иминлек мәсьәләләре турында да киңәшләшкән. Вазгыятьне төрле яклап анализлаганнан соң оештыручылар бәйге уздыру өчен зарур булган иминлекне гарантияләп булмый дигән нәтиҗәгә килгән.

"Без киләсе елгы тамашада Украинаның җиңүен чагылдырырга җыенабыз. Бәйгене кабул итүче ил белән сөйләшүләрдә бу мәсьәләгә өстенлек биреләчәк", диелә Евровидениене оештыручы як белдерүендә.

Хәзер Европа тапшырулар алып баручылар берлеге Евровидение-2023не Британиядә уздыру турында британ партнерлары белән сөйләшүләр башлый. 2022 елгы бәйгедә Британия вәкиле икенче урын алган иде.

  • Евровидение-2022дә Stefania композициясе белән Украинаның Kalush Orchestra төркеме җиңде. Украинага каршы сугыш башлаган Русия бәйгедә катнаштырылмады.
  • Евровидение халыкара җыр бәйгесе 1956 елдан бирле оештырылып килә. 2022 елда аның аудиториясе 161 млн тамашачыдан артып китте.
  • Украина моңарчы бәйгедә 2005 һәм 2017 елларда җиңгән иде.
  • Җырчы Алсу 2000 елда бәйгедә Русия вәкиле буларак катнашып, "Solo" җыры белән икенче урын алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG