Accessibility links

Евровидение 2022: Украинага теләктәшлек һәм аның җиңүе


Финалда Kalush Orchestra төркеме чыгышы
Финалда Kalush Orchestra төркеме чыгышы

Быел Евровидение җыр бәйгесендә Украинадагы сугыш берничә кат телгә алынды. Бәйгедә Украинадан Kalush Orchestra төркеме җиңү яулады. Финалның иң кызыклы урыннарын барладык.

15 майга каршы төндә Италиянең Турин шәһәрендә Евровидение җыр бәйгесенең финалы узды. Быел бәйге 66нчы тапкыр үткәерелде. Италия моңарчы Евровидениене ике тапкыр үзендә үткәрде – 1965 һәм 1991 елларда. Узган ел Италиягә җиңүне "Zitti e buoni" ("Тынычлар һәм тыйнаклар") җыры белән Måneskin төркеме китерде.

Быелгы Евровидение моңарчы күрелмәгән шартларда уза – Европада сугыш бара. Европаны берләштерү, илләр арасында дуслык һәм аралашуны ныгыту максатыннан булдырылган җыр бәйгесе быел сәясәттән читтә кала алмады. Иң мөһим тәэсир – Украинага каршы сугыш башлаган Русия һәм аңа теләктәшлек белдергән Беларус вәкилләре бәйгегә кертелмәде.

Сугыш темасы бәйгенең үзендә дә яңгырады. Финал башында ук, ил вәкилләре тәкъдим ителгәндә, Украина төркеме иң көчле алкышларга күмелде. Үз җырын тәмамлагач Kalush Orchestra инглизчә "Мариуполь һәм "Азовстальгә ярдәм итегез!" сүзләре белән Украинага ярдәм итәргә өндәде. Польша вәкиле Украинага 12 балл игълан иткәндә, "Слава Україні!" дип кычкырды.

УКРАИНА ҖЫРЧЫЛАРЫ

Быелгы бәйгедә 631 балл белән Украина төркеме җиңү яулады. Ул илдән Kalush Orchestra этно-рэп төркеме чыгыш ясады. Җиңүчеләр игълан ителгәч, алып баручылар "Бөтенесе тынычлык тели!" дип белдерде. Музыкаль төркем җитәкчесе исә Украинага теләктәшлек өчен рәхмәт белдереп, "Слава Україні!" шигарен яңгыратты.

Украина вәкилләре чыгышы:

Финал алдыннан ук аның төп фавориты булып Украина вәкилләре аталды. Моны баштан ук Европаның Украинага бердәм теләктәшлек белдерүе белән аңлатып булды. Моннан тыш ярымфиналда җырлаганнан соң, Европа халкы аның лаеклы икәнен күрде, букмекерлар җиңүне ул төркемгә фаразлады.

Kalush Orchestra махсус Евровидение бәйгесе өчен Kalush триосы нигезендә оешты. Башта Украинада артык казану яулый алмаган төркем 2020 елда популярлык яулый башлый. "Зорi" дип аталган лирик рэп җыры Youtube-та 15 миллион диярлек карау җыя алды, бу украин интернеты өчен шактый зур күрсәткеч. Шуннан соң 2021 елда Kalush "Додома" җырын яздырды, ул илдә хитка әйләнде.

Kalush Orchestra төркеме Ирпендә клип төшерә
Kalush Orchestra төркеме Ирпендә клип төшерә

Украинадан Евровидениегә сайлау быел бик киеренкеле узды. Сугышка кадәр, 12 февраль көнне узган сайлап алу турында оештыручыларны алдауда һәм бер катнашучыны алга этәрүдә гаепләделәр. Cloudless музыкаль такымының чыгышы вакытында тавышы сүнгән, җиңүчене игълан иткәндә нәтиҗәләр күрсәтергә тиешле экран сүнгән булган. Kalush аудитор ширкәтеннән нәтиҗәләрне ачык чыгарырга таләп итте, ләкин бу эшләнмәде, халыкта шикләр күбәя генә барды. Ахыр чиктә җиңүче булып сайланган Алина Паш тирәсендә дә зур низаг чыкты, аның Мәскәү Кремле фонында иске фотолары пәйда чыкты, 2015 елда оккупацияләнгән Кырымда концертта чыгыш ясавы билгеле булды. Нәтиҗәдә, Паш дисквалификацияләнде. Икенче урын алган Kalush төркеме Украинадан Евровидениегә вәкил булып билгеләнде.

Сугыш шартларында халыкара бәйгедә катнашу да җиңел эшләрдән түгел. Украинадан мобилизация яшендәге ир-атларга чыгу тыелган вакытта, хакимият Kalush Orchestra төркеменә махсус рөхсәт чыгарган. Алар башта Европа буйлап махсус турга чыкса, аннары соң бәйгенең үзенә дә илдән чыга алды.

— Һәркем Украинага ярдәм итә – үз фронтында һәм иң яхшы булдыра алган өлкәдә... Безнең файда һәм ярдәм ысулы – ул Украинадагы сугыш турында сөйләү, Европа аудиториясе белән иҗатыбыз аша аралашу, — диделәр музыкантлар. Алар социаль челтәрләрдә һәм чыгышларында даими рәвештә Русиянең Украинага һөҗүмен искә ала һәм бу теманы Европа җәмәгатьчелегенә җиткерә.

Евровидениедә Kalush Orchestra "Stefania" җыры белән чыгыш ясады. Ул музыкаль төркем фронтмены Олег Псюкның әнисенә һәм сугыш афәтеннән балаларын саклаган барлык хатын-кызларга багышланган, ул Эминем иҗаты белән илһамланган. Җырга клипны төркем Русия хәрбиләреннән азат ителгән Ирпен шәһәрендә төшергән.

— Мин үз илемә үз музыкам белән файдалы була алуыма шатмын, мин нәкъ моның белән хәзер файдалы. Кешеләр музыка турында күп уйлый алмый, чөнки хәзер борчылырга күпкә әһәмиятлерәк нәрсәләр бар, — ди Псюк.

ИҢ КҮП ТАВЫШ ҖЫЮЧЫЛАР

Бәйгедә икенче урынны 466 балл белән Британия алды. Аны "Space Man" җыры белән Сэм Райдер тәкъдим итте. Райдер – TikTok-та танылган йолдыз, ковид пандемиясе вакытында ул бу социаль челтәрдә музыкаль каверлар яздырып популярлык казанды.

Өченче урынны 459 балл белән Испания вәкиле Шанель алды. Ул "SloMo" (видеоны әкеренәйтеп төшерү) җыры белән чыгыш ясады. Тулы исеме Шанель Терреро Марттнес булган йолдыз "Вестсайд хикәясе" кастингларында катнашкан, ул Стивен Спилберг фильмы кастингында финалга чыккан 5 кешенең берсе булган.

Дүртенче урынны "Hold Me Closer" ("Мине катырак коч") җыры белән Швециядән Корнелия Якобс алды. Бишенче урында "In Corpore Sano" ("Сәламәт тәндә") җыры белән Сербия вәкиле Констракта бара.

Бөтен 25 финалистның чыгыш өлешләрен бу видеода карап була:

ХАКЕРЛАР ҺӨҖҮМЕ

11 май көнне Русия яклы Killnet хакерлар төркеме Италиянең дәүләт оешмалары, шул исәптән Саклану министрлыгы, Сенат, Сәламәтлек саклау милли институты сайтларына һөҗүм оештырды.

Bild Killnet телеграм-каналына сылтанып, хакерларның Евровидение инфраструктурасы һәм онлайн тавыш бирү системына һөҗүм итәргә җыенуын язды. Белгечләр бу мөмкин дип әйтсә дә, Европа тапшыру берлеге хакерлар һөҗүменә яхшы әзерләнде. Тавыш бирү вакытында һәм проблемсыз узды.

Дөрес, тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан иткәндә, кайбер ил белән элемтә проблемы булды. Нәтиҗәдә, ул ил тавышларын оештыручылар үзләре игълан итәргә мәҗбүр булды. Язма язылу вакытына моның хакерлар һөҗүменә бәйле булу-булмавы билгесез.

***

Евровидение бәйгесенең финалы алдыннан Азатлык үзенең Telegram каналында татар-башкорт җырчыларыннан Евровидениега кем барырга лаек дигән сораштыру үткәрде. Күпчелек катнашучы "татар-башкорт эстрадасында андый җырчылар юк" дип тавыш биргән, иң күп тавышны исә Илсөя Бәдретдинова җыйды.

  • Быел Евровидение бәйгесендә 40 ил катнашты. Финалга 26 ил узды. Бәйгегә Әрмәнстан белән Монтенегро кайтты. Русия башта бәйгедә катнашырга теләсә дә, ул Украинага һөҗүме аркасында читләштерелде. Русия моңа җавап итеп Европа тапшыру берлегеннән чыгуын игълан итте. Беларус бәйгедән узган елны ук вакытлыча читләштерелде.
  • Евровидение 2021 бәйгесе Нидерландның Роттердам шәһәрендә узды, аны бирегә 2019 елда Аркада (Arcade) җыры белән җиңү яулаган Дункан Лоуренс китерде. 2020 елны бәйге коронавирус пандемиясе аркасында үтми калды.
  • Евровидение бәйгесенең аудиториясе якынча 200 миллион кеше дип санала. Бәйгене Европа илләрендә генә түгел, Австралия, АКШ, Кытай, Казакъстан һәм башка илләрдә дә күрсәтәләр.
  • Евровидение бәйгесен Швейцария телевидениесе мөдире Марсель Безансон 1950 елда уйлап тапкан. Бәйгенең максаты дип Европа дәүләтләрен берләштерү атала (скептиклар максат булып телевидение рейтингларын арттыру һәм реклам ярдәмендә күбрәк акча эшләү тора ди). Бәйгенең нигезе итеп Сан-Ремодагы итальян җыры фестивале алынган. Беренче Евровидение җыр бәйгесе 1956 елда узган.
  • 2023 елда Евровидение бәйгесе Украинада узарга тиеш булачак. Украина моңарчы бәйгене ике тапкыр үткәргән: 2005 һәм 2017 елда.
  • Евровидение бәйгесендә Украина моңарчы ике тапкыр җиңгән иде: 2004 елда Руслана һәм 2016 елда кырымтатар җырчысы Җамала сөргенгә багышланган 1944 җырын башкарып җиңү яулады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG