Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рок-н-ролл беркайчан да үлмәячәк!" Евровидение бәйгесендә Италия җиңде


Италиядән Måneskin рок-төркеме
Италиядән Måneskin рок-төркеме

Евровидение бәйгесендә Италиядән Måneskin рок-төркеме җиңү яулады. Русиядән таҗик җырчысы Манижа 9нчы урынны алды. Азатлык быелгы чараның ничек узганын күзәтте.

2019 елда Евровидение бәйгесендә Нидерландтан Дункан Лоуренс җиңгәч, киләсе бәйге 2020 елда Роттердам шәһәрендә узарга тиеш иде. Тик узган ел дөньяда котырган коронавирус пандемиясе сәбәпле, тарихта беренче тапкыр бәйге үткәрелми калды. "Ahoy" аренасында ковид хастаханәсе оештырылды. Быел Евровидение оештыручылары бәйге нинди шартлар булса да, барыбер үтәчәк дип ышандырды. Иң кырыс сценарий очрагында, бәйге онлайн үтәргә, һәр катнашучы үз илендәге студиядән чыгыш ясарга тиеш иде.

Ләкин Европадагы вазгыять бәйгене саклык белән үткәрергә мөмкинлек бирде. Залда 3,5 мең тамашачыга булырга рөхсәт бирелде, бу арена сыйдыра алган кеше санының биштән бере. Алар барысы да алдан ковидка тест тапшырырга тиеш булган. Чараны яктыртучы журналистлар саны да берничә тапкыр киметелде, чарага 500 журналист кертелде, калганнарына бәйгене онлайн яктырту мөмкинлеге бирелде.

Гомумән, Нидерланд хакимияте бәйгене пандемия шартларында күп кеше катнашкан чараларны үткәрү эксперименты буларак кабул итте. Барлык катнашучылар, оештыручылар, журналистлар һәрдаим короновируска тестлар тапшырырга тиеш булган. Тест уңай нәтиҗә күрсәткән очракта бөтен делегация изоляциягә китәргә тиеш булган. Катнашучы сәхнәгә чыга алмаса, тамашачылар аның репетиция язмасын караячак дип килешенде. Исландия төркеме белән шулай булды, төркемнән бер кешедә коронавирус табылу сәбәпле ул финалда чыгыш ясамады, чыгышның язмасы күрсәтелде.

Җиңүчеләр

Быелгы бәйгедә Италиядән Måneskin рок-төркеме җиңү яулады. Ул 524 балл җыйды. Төркем үз илендә танылуны 2017 елда X Factor сәләтлеләр тапшыруында икенче урынны алганнан соң яулаган. Моннан тыш алар Sanremo музыка фестивале җиңүчеләре булган.

Төркем итальян телендә "Zitti e buoni" ("Тынычлар һәм тыйнаклар") җырын башкарды. Башта баллада булып уйланылган җыр соңрак рок жанрына үзгәртелгән булган. Җыр эчтәлеген төркем үзе "яшьләрне аңламаучы һәм кадерләмәүче олыларга хәбәр" дип тасвирлый, җырлары белән алар яшьләрне үзләренә тугры булырга өнди. Җиңүдән соң төркем вәкилләре "Рок-н-ролл беркайчан да үлмәячәк!" дип кычкырды.

Икенче урынны чыгышы белән серб булган Франция башкаручысы Барбара Прави алды. "Voilà" ("Менә шулай") җыры белән ул 499 балл җыйды.

Өченче урынны Швейцария башкаручысы Gjon’s Tears (чын исеме Джон Мөхәррәмай) алды. Чыгышы белән албан булган 22 яшьлек егет "Tout l’Univers" ("Бөтен галәм") җырын башкарып 432 балл җыйды. Жюри биргән тавышлардан соң ул беренче урында бара иде.

Манижа тирәсендә шау-шу

Март башында Евровидение бәйгесендә Русиядән Манижа чыгыш ясаячагы билгеле булуга, милләте белән таҗик булган җырчы тирәсендә шау-шу барлыкка килде. Интернетта җырчыны яклаучылар аз булмаса да, ксенофобик язулар да күп күренде. Белгечләр Азатлыкка моны Русиянең ксенофобия, расизм күренешләреннән һаман арына алмавы белән аңлатты.

Җырчының "Russian woman" ("Урыс хатыны") җыры гади интернет кулланучыларда гына түгел, сәясәтчеләрдә дә каршылыклы фикерләр тудырды. Әйтик, Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко җырның эчтәлеген кискен тәнкыйтьләп чыкты. Русия тикшерү комитеты да җыр текстын тикшерүен белдергән, янәсе тикшерүне сораучылар анда канунга каршы килүче белдерүләр күргән. Тикшерү нәтиҗәсендә җырда канун бозулар табылмаган.

Күпчелек журналистлар җыр текстында феминистик идеяләрдән илһамлану һәм гендер стереотипларын тәнкыйтьләүне күрде. Социолог Гүзәл Йосыпова исә "Russian Woman" "славян" һәм "урыс" төшенчәләре бердәмлеген шик астына куя дип белдерде. Манижа үзе җырның соңгы берничә йөз елда Русиядә хатын-кыз трансформациясе турында булуын әйтте. "Русия хатын-кызы крестьян ызбасыннан сайлау хокукы һәм сайлану хокукына кадәр, фабрика цехларыннан галәмгә очуга кадәр барып җиткән. Ул беркайчан да стереотипларга каршы чыгарга һәм үзе өчен җаваплылык алырга курыкмаган", дип аңлатты ул.

Җырчыга теләктәшлек белдерүчеләр дә күп булды. Мәсәлән, "Голос" тапшыруы җиңүчесе, 2013 елда Евровидениедә катнашкан Динә Гарипова "Russian Woman" җырының бер өлешен татарча җырлап, Манижага уңышлар теләде. Манижа чыгыш ясаганда арткы планда Русиядән төрле милләт вәкилләре шулай ук аның җырын башкарды. Алар арасында актриса Чулпан Хәммәтова да булды.

Беларус һәм башка шау-шулар

"Галасы ЗМеста" төркеме
"Галасы ЗМеста" төркеме

Быелгы бәйгенең иң зур низагы, мөгаен, Беларусның катнашуы булгандыр. 2020 елда бәйгедә катнашырга тиеш булган VAL төркеме илдәге режимга тәнкыйть белдергән һәм бәйгедә катнашудан алынган. Алар урынына бәйгедә 2020 елгы беларус протестчыларын кискен тәнкыйтьләгән "Галасы ЗМеста" төркеме "Мин сине өйрәтермен" (Я научу тебя) җыры белән чыгыш ясарга җыенды. Күпчелек күзәтүчеләр фикеренчә, җырда протест акцияләреннән көлү, хакимияткә теләктәшлек сүзләре яңгырый. Евровидение оештыручылары җырны сәяси эчтәлек сәбәпле бәйгедән алды, тик Беларус янә сәяси дип танылган җыр тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, Беларус чарада катнашудан читләтелде.

Тагын бер низаг Төньяк Македония җырчысы тирәсендә булды. Болгарстан ватандашы булган, ләкин Македониядән чыгыш ясарга җыенган җырчы Васил "Here I Stand" җырында Болгарстан байрагы фонында торган. Ике ил арасында киеренкелек сәбәпле, Македония ватандашлары моны тискәре кабул итте, Евровидениедә катнашудан баш тартырга чакырып, махсус петиция дә оештырды. Нәтиҗәдә, Васил бәйгедә барыбер чыгыш ясады, ләкин финалга уза алмады.

Коронавирус

Дункан Лоуренс, 2019 ел
Дункан Лоуренс, 2019 ел

Матбугат игътибарын коронавирус йоктырган башкаручылар да җәлеп итте. Узган бәйге җиңүчесе Дункан Лоуренс беренче ярымфинал вакытында кунак буларак чыгыш ясаганнан соң, ковид тесты анда уңай нәтиҗә күрсәтте һәм ул башка сәхнәгә чыга алмады, аның чыгышы видеоязмада күрсәтелде.

Украина вәкиле Катерина Павленко үзен начар хис итеп, изоляциягә китте, ковид тесты тискәре нәтиҗә күрсәткәч, репетициягә кайтты. Польша һәм Исландия делегацияләре вәкилләрендә дә коронавирус табылды. Польша икенче ярымфиналда катнашса, Исландия иминлек максатыннан финалда катнашудан баш тартты.

* * *

  • Быел Евровидение бәйгесендә 39 ил катнашты. Финалга 26 ил узды. Бәйгедә Казакъстан, Косово һәм Лихтенштейн да катнашырга теләгән булган, Косово белән Казакъстанга рөхсәт инде ничәнче ел рәттән бирелми, Лихтенштейн исә катнашудан баш тарткан.
  • Евровидение 2019 бәйгесе Израил башкаласы Тель-Авивта узды, аны бирегә "Уенчык" җыры белән Нетта Барзилай китерде. 2020 елны бәйге коронавирус пандемиясе аркасында үтми калды.
  • Евровидение бәйгесенең аудиториясе якынча 200 миллион кеше дип санала. Бәйгене Европа илләрендә генә түгел, Австралия, АКШ, Кытай, Казакъстан һәм башка илләрдә дә күрсәтәләр.
  • Евровидение бәйгесен Швейцария телевидениесе мөдире Марсель Безансон 1950 елда уйлап тапкан. Бәйгенең максаты дип Европа дәүләтләрен берләштерү атала (скептиклар максат булып телевидение рейтингларын арттыру һәм реклам ярдәмендә күбрәк акча эшләү тора ди). Бәйгенең нигезе итеп Сан-Ремодагы итальян җыры фестивале алынган. Беренче Евровидение җыр бәйгесе 1956 елда узган.
  • 2022 елда Евровидение Италиядә узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG