Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Манижаның Евровидениега алып барган җырын тикшерәчәк


Манижа.
Манижа.

Тикшерүне сораучылар Манижаның "Russian Woman" җырында канунга каршы килүче белдерүләр күргән.

Русиядән Евровидениегә барган җыр текстын Русия Тикшерү комитеты тикшерәчәк. Тикшерүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр җырчы Манижаның "Russian Woman" җырында канунга каршы килүче белдерүләр күргән, дип хәбәр итә РИА Новости Русия Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренкога сылтанып.

Быел Евровидение бәйгесендә Русиядән милләте белән таҗик булган Манижа Сангин (иҗади тәхәллүсе – Manizha) чыгыш ясаячак. Бу турыда 8 март кичендә Беренче канал оештырган тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеле булды.

Манижа "Russian woman" җырын җырлаячак. Урыс телендә ул "Русская женщина" ("Рус хатыны") дип тәрҗемә ителгән. Тавыш бирүдә җырчы 39,7% тавыш җыйды.

Әлеге җырга карата моңа кадәр дә Тикшерү комитетына шикаятьләр килгән булган. Аларда, аерым алганда, бу җыр урыс хатын-кызлары абруен кимсетә һәм Русиядә милли татулыкны боза дип диелә.

Евровидение-2021 18-22 май көннәрендә Роттердамның Ahoy аренасында узачак. Бәйгене Нидерландта үткәрү хокукын 2019 ел бәйгесендә Аркада (Arcade) җыры белән Дункан Лоуренс яулады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG