Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар аланнары: балалар саны арта, урыс теллеләр дә алына


Актанышта "Бүләк" аланы, архив фотосы
Актанышта "Бүләк" аланы, архив фотосы

Татарстанда җәйге татар аланнары эшли башлады. Быел ул ковид чикләүләре "йомшартылган" шартларда уза. Шул сәбәпле дәүләт катнашында оештырылган аланнарда балалар саны артуы күзәтелә. Аларда татар телле дә, урыс телле балалар да күп. Ә менә хосусый татар аланнары бала җыя алмауга зарлана.

Соңгы ике елда аланнар короновирус чикләүләре шартларында узса, быелдан таләпләр шактый үзгәргән. Аланнарга балаларны 100 процент кабул итәргә, экскурсия һәм башка чараларга алып барырга рөхсәт ителә. Әмма көн саен әйдаманнарда һәм балаларда температура үлчәнә.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматына караганда, быел аланнарда барлыгы 182 меңнән артык бала ял итәчәк. Ковид чикләүләре йомшартылганга күрә балаларның саны 25 процентка арткан. 89 мең бала стационар, 12 мең – чатыр, 5 меңе – Кара диңгез буенда ял итә. Татар аланнарында да балалар саны арткан диелде, ләкин төгәл күпмегә үсүе хакында мәгълүмат юк. Татарстанда барлык аланнарга 1,7 млрд сум акча каралган.


"Сәләт": Хуҗалар тавына да, урыс телле балаларга да юл ачык

Быел "Сәләт"нең 22 аланы эшләячәк. Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, кайбер алланарда бер урынга биш кеше дәгъва иткән.

Быел 11нче тапкыр "Биләр" халыкара форумы узачак. Ул 26 июньнән 8 августка кадәр алты сменага бүленеп оештырылачак. Анда 1 меңгә якын бала катнашыр дип көтелә. Дүртенче һәм алтынчы сменада Русиянең 30 төбәгеннән 500 бала киләчәк. Җыен мәгълүмати технологияләргә, ай-ти өлкәгә багышлана.

Узган еллардан аермалы, быел сәлкешләр Хуҗалар тавына, Изгеләр чишмәсенә һәм башка урыннарга сәяхәт итә алачак. Моңа кадәр коронавирус чикләүләре сәбәпле балалар алан мәйданыннан читкә чыгарылмады.

"Сәләт" үзәге җитәкчесе Айгөл Гәбдрахманова сүзләренчә, оештыручылар аланда катнашучы һәр бала, һәр әйдаманның кайда йөрүен күреп торачак. Моның өчен һәркем махсус теркәлү узачак.

"Сәләт" аланы татар телен белмәгән балаларны да кабул итә. Күптән түгел узган матбугат очрашуында Сөләйманов моны урыс телле балаларны татар мохитенә җәлеп итү белән аңлаткан иде.

Сәләтнең максаты – татарча камил белгән балалар өчен генә ябык мәйданчык ясауда түгел

"Сәләтнең миссиясе – татар телле мохит булдыру, татарча камил белгән балалар өчен генә ябык мәйданчык ясауда түгел, ә бик үк камил белмәгәннәрне, ләкин өйрәнерә теләгәннәрне дә җәлеп итү. Татарча белгән бала болай да татарча сөйләшә. Аның белән генә чикләнсәк, татар телле балалар, татар теле белән кызыксынучылар саны артмаячак. Без бүген дөньяның ачык булуын аңлыйбыз. Безнең алан ул табигый вазгыятькә охшаган. Татарча белгән һәм белмәгән бала өчен "Сәләт" җиде көн дәвамында шундый мохит тудыра", дип аңлатты ул.

"Сәләт" аланнарына юллама 5-22 мең сум торачак, бушлай аланнар да булачак диелде.

Автор башкаручы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров үзенең кызын Лаеш районында урнашкан "Сәләт – Туган тел" аланына җибәргән. Азатлыкка әйтүенчә, юлламаның бәясе 14 мең сум тирәсенә чыккан.

Мәгариф министрлыгы ниләр әзерли?

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 1,5 меңгә якын балага татар телендә 7 алан оештыра. Аларның күпчелегендә Русия төбәкләрендә яшәүче татар балалары булачак.

"Тартария" төбәкара аланы Кара диңгез буенда 13 июньнән 3 июльгә кадәр уза. Анда Русия төбәкләреннән татар теленнән олимпиадада җиңүче һәм башка сәләтле 150 бала катнаша.

"Гөлстан" аланы 22 июльдә Казанның "Заречье" сәламәтләндерү лагерында башланачак. Анда 150 бала, шул исәптән, яртысы Русия төбәкләреннән булган татар балалары ял итәчәк.

"Дуслык" аланы "Гөлстан" белән бер урында һәм бер вакытта үткәреләчәк. Әлеге аланда бары Русия төбәкләреннән килүче татар балалары гына кабул ителә. Анда 160 укучы чакырулы.

"Болгар – Туган тел" – 500 балага исәпләнгән. Ул 17 июньдә башланды.

"Без – Тукай оныклары" – Чаллыда 18 июньдә эшен башлады. Анда 150 бала кабул иткәннәр.

Мамадыштагы "Нурлы" алан 13-30 августта узачак. Анда 150 бала чакырулы.

"Бүләк" аланы Актаныш районында уза. Аның беренче сменасы тәмамланды. 22 июньнән 8 июльдә укучыларны икенче сменага кабул итәчәкләр. Аланда барлыгы 150 бала катнаша.

Аланнарга төбәкләрдән татар телен начар белгән балалаларны да алабыз

"Аланнарга төбәкләрдән татар телен начар белгән балалаларны да алабыз. Әгәр дә төбәкләрдәге татар милли-мәдәни мохтәрият, йә ата-аналар мөрәҗәгать итә икән, без урыс телле балаларны да кабул итәбез. Бу аларны татар мохитенә кертеп җибәрер өчен эшләнә", дип аңлатты оештыручылар.

Барлык аланнар да татар телендә оештырыла, әмма һәрберсенең үзенчәлеге бар.

"Әлеге аланнар бер-берсеннән аерылып тора. Мәсәлән, "Нурлы" алан иҗат юнәлешендә, "Бүләк" исә тарихка юнәлгән, алар авылларда экспидециягә баралар, татар тарихын өйрәнәләр", ди оештыручылар.

Аланнарның барысы да бушлай. Башка аланнарда ата-аналардан чыгымның 15 процентын түләтсәләр, мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт програмы нигезендә эшли, чыгымнар бюджеттан каралган булып чыга. Бер балага якынча көненә 1 мең сумнан артык акча тотыла. Смена дәвамында бер кешегә 18 мең сум чыга. Моңа аланда ял итү чыгымы гына керә. Төрле очрашулар, бәйрәмнәр, экскурсияләр, футболка сатып алулар башка чыганактан түләнә.


"Айбагыр"да да балалар саны арта

Керәшен татарлары өчен "Айбагыр" аланы 4-21 августта оештырылачак. Ул Яшел Үзән районының "Мирас-Наследие" сәламәтләндерү лагерында булачак. Узган ел 70 бала ял итсә, быел 10-17 яшьтәге 80гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Аланда балаларга керәшеннәрнең тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәтәчәкләр диелә. 18 көнлек ял якынча 6 мең сумга чыга, дип язалар "Айбагыр" төркемендә.

"Милләтебез хәзинәләре"

"Идел" яшьләр үзәге оештырган "Милләтебез хәзинәләре" җәйге аланы тәмамланды. Ул 30 майдан 16 июньгә кадәр "Идел" яшьләр үзәгендә узган. Аланда Русиянең 16 төбәгеннән балалар катнашкан. Аларның күпчелеген Идел буе төбәкләреннән килгән яшьләр тәшкил иткән.

Хосусый аланнар балаларны җыя алмый

"Сабыйлар" хосусый балалар бакчасы узган елларда балалар туплый алмау сәбәпле җәйге сменалар оештырмады. "Сабыйлар" үзәгенең маркетинг мөдире Ләйлә Нурмөхәммәтова Азатлыкка быел 1-12 августта "Милли алан" дип аталган татарча смена үткәрергә җыенулары турында сөйләде. Анда 5-7 яшьлек 24 бала кабул итәләр. Бәясе – 21 500 сум. Май аенда юлламаны 18 500 сумга сатып алып булган. "Сабыйлар"да баласын йөрткән ата-аналар өчен түләү 20 мең сумны тәшкил итә.

Безгә йөрүчеләр арасында милли җанлы гаиләләр күп, ләкин алар да урыс телле аланнарга өстенлек бирә

"Соңгы ике елда җәйге татар аланы уздырмаган идек. Быел тагын оештырып карарга булдык. Узган елларда татар аланына игълан биргәндә, кеше аз җыелды. Хәтта кызыклы экскурсоводлар, мавыктыргыч програм әзерли идек, әмма кеше җыелмагач, башка алан уйлап чыгарырга туры килде. Безгә йөрүчеләр арасында милли җанлы гаиләләр күп, ләкин алар да урыс телле аланнарга өстенлек бирә", диде ул.

Хәзерге вакытта татар аланында катнашырга 15 кеше гариза биргән. Балалар ун көн дәвамында аерым проект эшләячәк.

"Татар телле алан "Печән базары" кебек форматка проект әзерләячәк. Анда иҗади остаханәләр үткәрү каралган. Сменаның иң соңгы көнендә балалар үзләре ясаган эшләнмәләрне сата алачак. Балаларга бу бик ошый. Һәрбер бала үзенең әйберләрен сатуга чыгарачак, бер-берсеннән кул эшләнмәләрен дә сатып алачак. Моннан тыш, аланда шәҗәрә темасы күтәреләчәк. Үзләренең әби-бабалары, туганнары турында белешмә җыеп, матур итеп шәҗәрә ясарга мөмкинлек булачак. Аланга татар вокал белгече эзлибез. Сменаның кураторы буларак тәҗрибәле татар каллиграфы алыначак. Шулай ук татар телле тренер булачак", диде Нурмөхәммәтова.

Моннан тыш, хәзер "Сабыйлар"да баручы актерлык сменасы урыс телле булуына карамастан, анда йөрүче балаларның яртысы татарча дәресләр ала һәм татарча спектакль әзерли дип сөйләде ул.

Ә менә ел саен татар аланы оештырып килгән "Бала-сити" үзәге быел балалар бакчасы оештырылмаячагын әйтте. Бу җәйдә алар бары инглиз телле смена гына үткәрәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG