Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бозау үләксәләре турындагы хәбәрдән соң Илшат Фәрдиев фермасына тикшерү килгән


Иллюстратив фото

Ферма эшчеләре экологик тәртипсезлектән зарланган булган. Алар әйтүенчә, ферма җирләрендә буш дару каплары ята, ә кышка терлек азыгы әзерли торган урын үлгән бозаулар өчен “зират”ка әйләнгән.

Илшат Фәрдиев агрофирмасының Сарман районындагы бүлекчәсенә, хезмәткәрләр зарланганнан соң, экологлар һәм ветеринарлар килгән. Тикшерү "Кәүҗияк"тәге фермада булган, ул "Агросила" ходингының бүлендеге - "Сарман" агрофирмасына керә. Бу хакта Chelny-biz яза.

Ферма эшчеләре басмага экологик тәртипсезлектән зарланган булган. Алар әйтүенчә, ферма җирләрендә буш дару каплары ята, ә кышка терлек азыгы әзерли торган урын үлгән бозаулар өчен "зират"ка әйләнгән.

"Дару калдыклары чүп савытына кадәр барып җитми, ферма янындагы күлгә атыла. Пычрак су елгага ага. Ферма эчендә дә тәртипсезек, беркайда чисталык юк, бөтен әйбер җимерелә", дип сөйләгәннәр фермадагылар.

Бу зарлар фотолары белән бергә Ветеринария баш идарәсенә, Татарстан экология министрлыгының җирле идарәсенә юлланган. Кичә, 21 июньдә фермага ветеринар хезмәттән килгәннәр. Басма әңгәмәдәшләре әйтүенчә, алар ферманы тәртипкә китерергә кушкан.

Кәүҗияккә кичә комиссия килүен Chelny-biz-га Сарман районы ветеринария берләшмәсендә дә раслаганнар.

Берләшмә җитәкчесе Илсур Мостафин басмага "Бу мәгълүмат расланмады, анда бар да тәртиптә", дип тә әйткән. Әмма язмада чыккан фотода чүп-чарның да, бозау үләксәләренең дә аунап ятуы ачык күренә.

Бүген фермага экологлар килергә тиеш диелә.

"Агросила" ширкәтенең хуҗасы – Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең туганы Илшат Фәрдиев.

Шәймиев киткән чорда, 2010 елда Фәрдиев өчен яңа министрлык булдырылды. Шул министрлыкны җитәкләгәндә Фәрдиев республиканың бөтен энергетика тармагын контрольдә тотты һәм премьер-министр урынбасары да булды. Әмма 2012 елда аны урыныннан алдылар һәм министрлыкны да бетерделәр.

2012 елның маеннан ул "Челтәр ширкәт" ("Сетевая компания") җитәкчесе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG