Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Кытайдагы уйгырлар геноциды барган Синҗаннан барлык тауарлар импортын тыйды


Синҗандагы "төзәтү лагеры"
Синҗандагы "төзәтү лагеры"

2021 ел ахырында кабул ителгән Уйгырларны мәҗбүри эшләтүне булдырмау турындагы канунга ярашлы, АКШның таможня- чик буе хезмәте бу төбәктә җитештерелгән барлык тауарларны кире борачак.

21 июньдә АКШ Синҗанда - Кытай хакимиятләре уйгырларга карата репрессияләр һәм геноцид кыла торган төбәктә җитештерелгән теләсә нинди тауарны илгә кертүне тыйды, дип хәбәр итә CNN.

2021 ел ахырында кабул ителгән Уйгырларны мәҗбүри эшләтүне булдырмау турындагы канунга ярашлы, АКШның таможня- чик буе хезмәте бу төбәктә җитештерелгән барлык тауарларны кире борачак. Синҗандагы ширкәтләр яки хакимият белән бәйле дип табылган, әмма төбәктән читтә җитештерүче оешмаларның тауарлары да кертелмәячәк.

"Импортерлар яңадан тауар кертә башларга теләсә, хакимиятләргә бу тауарларның мәҗбүри хезмәт кулланып җитештерелмәвенә ышандырырдай дәлилләр күрсәтергә тиеш булачак", дип белдергәннәр хезмәттә.

Кытайның сәүдә министрлыгы бу тыюга "катгый рәвештә каршы" булуын белдерде, министрлык сүзләренчә, бу "ике илнең дә ширкәтләре һәм кулланучылары мәнфәгатьләренә җитди зарар сала".

"Дөреслек шунда – Кытай кануннары мәҗбүри хезмәтне турыдан-туры тыя", дип белдерде министрлык һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау өчен "кирәкле чаралар" күрәчәген әйтте.

2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре уйгырларга каршы репрессив сәясәт алып бара. Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, киңкүләм стерильләштерүләр, уйгурларның балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштырулар һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар кулланулары турында даими хәбәр ителә.

АКШ Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте.

Уйгырлар — Синҗандагы иң зур төрки халык. Шулай ук анда казакълар, кыргызлар, таҗиклар, дунганнар һәм кайбер исәпләүләргә караганда, мең чамасы татар да яши. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында.

Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG