Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары конгрессы "Урыс берлеге" белән көнбатыш кыйммәтләренә каршы көрәшәчәк


Мәскәү татарлары конгрессы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев
Мәскәү татарлары конгрессы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев

"Урыс берлеге" урыс милләтчелеге идеяларын алга сөрүче оешма.

Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев "Урыс берлеге" оешмасы әгъзалары белән көнбатыш кыйммәтләренә каршы көрәшергә килешкән. Бу хакта Бизнес Online хәбәр итә. Алар Украинага каршы сугыш башлаган Путинның сәясәтен хуплап эш итүе турында сөйләшкән.

"Урыс берлеге" координаторы, "Азов. Украинаның кара кояшы" китабы авторы Алексей Кочетков татар оешмалары белән эшләү турында әйткән.

"Көнбатыштан куркыныч янаганда без урыс һәм татар оешмаларын гына түгел, традицион православ һәм мөселман кыйммәтләрен яклаучы барлык оешмаларны берләштерү максатын куябыз" дигән ул.

Рөстәм Ямалиев исә, Мәскәү татарлары конгрессы патриотик платформа нигезендә эшли дип белдергән.

"Милли конгресс яшьләр өчен үзебезнең кыйммәтләр турында сөйләүче 10 ролик төшерде. Без дәүләтнең һәм Русия президенты Владимир Путинның сәясәтен хуплыйбыз", дигән ул.

Ахырдан ике оешма да үзара хезмәттәшлек итергә килешкән.

Татар милли конгрессы "Мәскәү татарлары штабы" ябылганнан соң ел башында оешты. Ул вакытта Ямалиев аны Татарстан белән Башкортстан мәнфәгатьләрен кайгыртучф оешма булачагын ышандырган иде.

"Урыс берлеге" - урыс милләтчелеген алга сөрүче оешма. Ул 2016 елда оеша һәм БДБ илләрендә русофобиягә каршы көрәшүче хәрәкәт буларак чыгыш ясый. Казакъстан, Украина, Молдова, Беларус, Балтыйк буе дәүләтләренең кабер районнарында урысларны җирле халык дип тануны сорый.

"Урыс берлеге" җирле урыс халкының хокукларын һәм "урыс халкының өчберлеге - великорос, малорос һәм беларус мәнфәгатьләрен" яклау бурычын куя.

Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, "Урыс берлеге" координаторы Алексей Кочетков Русияне "русофобиядән"," бишенче колоннадан" чистартырга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG