Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү штабы мәхкәмәгә тартылды. Тагын бер татар оешмасы юк ителә


Мәскәү татарлары штабы утырышы, сулда: җитәкчесе Рөстәм Ямалиев
Мәскәү татарлары штабы утырышы, сулда: җитәкчесе Рөстәм Ямалиев

12 гыйнвар Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Русия Юстиция министрлыгы мөрәҗәгатен карап, "Мәскәү татарлары штабы" иҗтимагый оешмасын ябу турында карар чыгарды. Карарны шикаять итү өчен ун көн вакыт бирелде. Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Азатлыкка уңай нәтиҗәгә өметен белдерде.

Русия Юстиция министрлыгының Мәскәү идарәсе (алга таба Юстиция министрлыгы – ред.) узган елның ноябрендә Мәскәү татарлары штабын ябуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. 16 декабрьдә узарга тиешле беренче утырыш гыйнварга күчерелгән иде.

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Азатлыкка бу эш Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисовның прокуратурага Штаб өстеннән күпсанлы мөрәҗәгатьләре аркасында ачылды дип белдергән иде.

"Җавап буларак, без мәхкәмәгә бу гариза нигезендә эш кузгатудан баш тартуны сорап гариза яздык. Берничә ай элек Юстиция министрлыгы безнең низамнамәне үтәү ягыннан берничә җитешсезлек тапкан иде. Мәсәлән, безнең низамнамәдә бөтен Русия буенча эшчәнлек алып бару . Алар безгә бу җитешсезлекләрне төзәтергә вакыт бирде", дигән иде ул вакытта Ямалиев.

Бүгенге утырышта Ямалиев үзе дә, Фарисов та күренмәде. Министрлык шикаятен хөкемдар Вячеслав Полыга карады. Сүз уңаеннан, хөкемдар Полыга моңа кадәр күп кенә сәяси эшләрдә карарлар чыгарып танылды – Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондын (ФБК) ябу карарын да ул чыгарган иде.

"Штаб" мәнфәгатьләрен ике адвокат яклады, мәхкәмә залына фигурантлардан тыш башкалар кертелмәде. Хөкемдар Полыга Азатлык хәбәрчесенә залга бу эштә катнашучы яклар гына кертеләчәк, утырышлар тыңлаучыларсыз узачак дип белдерде. Утырыш сәркатибе бу урында "Аеруча журналистларсыз" дип басым ясады.

Кырык минутка соңарып башланган утырыш бер сәгать дәвам итте. Утырыштан чыккан яклаучыларның берсе Рәшит Каюмов, авыр сулап, мәхкәмә карарын бер сүз белән җиткерде: "Ликвидация".

Әйтергә кирәк, мәхкәмә карары әлегә кануни көченә кермәгән, карарның басма нөсхәсе белән танышу өчен юристларның ун көн вакыты бар. Юрист "әлегә апелляция шикаятен әзерләячәкбез", дип белдерде. "Апелляция этабы мартта узачак, төгәл көнен мәхкәмә билгеләячәк", дип аңлатты ул.

Юристтан аермалы буларак, "Штаб җитәкчесе мәхкәмә карарын оптимизм белән кабул итте: "Уңай карарга өметне барыбер өзмибез. Әле икенче, өченче этаплар бар, безнең юристлар да көчле профессионаллар. Хәзерге вакытта Юстиция министрлыгы күрсәткән кимчелекләрне бетерү өстендә эшлибез", диде Рөстәм Ямалиев Азатлыкка.

Оешманы юк итү өчен төп сәбәп итеп әлегә аның нигезнамә шартларын бозуы китерелә – нигезнамәдә оешма үз эшчәнлеген Мәскәү төбәгендә алып бара дип язылса да, Юстиция министрлыгы бу эшчәнлекнең Русиянең башка төбәкләренә дә баруын искәртә. Әлеге гаепләүгә оешма вәкиле Русия башкаласындагы татар оешмасының Татарстан һәм татарлар яшәгән башка төбәкләр белән элемтә булдыруы табигый дип аңлата. Юстиция министрлыгы шулай ук "Штаб" сайтында нигезнамәдә каралмаган "Татар һәм башкорт аксакаллары шурасы" турында хәбәр урнаштырылуын шикаять итә.

Рөстәм Ямалиев Азатлыкка хәзерге вакытта нигезнамәгә үзгәрешләр кертү эшләре баруын белдерде.

Юстиция министрлыгы таләбе үтәлгән очракта да Штабның эшчәнлеге туктатылмый, дип аңлаткан иде ноябрьдә Ямалиев. "Бу безнең эшкә берничек тә тәэсир итмәячәк, бераз имиджга сукса гына инде. Без үзебез дә Штабның эшчәнлек форматын үзгәртергә әзерләнә идек, хәзерге вакытта Мәскәү татар конгрессын теркәү өчен кәгазьләр әзерләнә, бу эш безне тизләтер генә дияргә була. Хәзерге Мәскәү штабының вәкаләтләре Щелковода теркәлгән Мәскәү өлкәсе штабына күчәчәк", дигән иде Ямалиев.

  • 2021 елның 28 октябрендә Русия Юстиция министрлыгы Татарстан прокуроры карары нигезендә Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) эшчәнлеген туктатты. Бу карар оешманың "экстремист эшчәнлек алып бару белән бәйле рәвештә" кабул ителде диелде. Оешма вәкилләре әлеге гаепләүне гаделсез дип атый һәм кире кага.

Мәскәү татарлары штабы

Мәскәү татарлары штабы 1997 елда "ДЛ-16" эшлекле кешеләр клубы каршында барлыкка килә. Оешма ТАССРның элекке беренче секретаре Фикрәт Табиев җитәкчелегендә Татарстаннан чыккан татарларны берләштерү максатыннан оештырыла.

Сайтларында белдерелүенчә, оешманың төп максаты - татар мәдәниятен һәм татар телен саклау, шулай ук Татарстаннан Мәскәүгә килүче кадрларга ярдәм итү. "Штаб" социаль челтәрләрдә дә актив эшчәнлек алып бара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG