Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Ямалиев Татар милли конгрессы оешмасын теркәгән


Рөстәм Ямалиев
Рөстәм Ямалиев

"Татар-башкорт дөньясы өчен Мәскәүдә мондый оешма булдыру – үзе бер вакыйга. Бу - форпост, бу Татарстан белән Башкортстан мәнфәгатьләре өчен мәйдан. Бу бөтенләй бүтән дәрәҗә", дип саный Ямалиев.

Мәскәү татар җәмәгатьчелеге активисты Рөстәм Ямалиев Русия юстиция министрлыгы аша яңа иҗтимагый оешма — Татар милли конгрессын теркәгән. Бу хакта ул Азатлыкка хәбәр итте.

"Без инде аны бер ел буе диярлек теркәмәкче булабыз – рәсми теркәү эшен былтыр яздан башлаган идек. Ниһаять, кәгазьләрне кулга бирделәр. Бу оешманың вәкаләтләре чикләнмәгән. Шәйхразиев (Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев -ред.) һәм Шакиров (Дөнья татарлары конгрессы рәисе Данис Шакиров) белән килешү нигезендә, без милли конгресска бернинди мохтарият яки конгрессның башка оешмаларын тартырга тырышмаячакбыз. Юкса, низамнамәдә табышлы эшчәнлек тә каралган – безнең низамнамә күпкә заманчарак, күпкә киңрәк. Гомумән, татар-башкорт дөньясы өчен Мәскәүдә мондый оешма булдыру – үзе бер вакыйга. Бу - форпост, бу Татарстан белән Башкортстан мәнфәгатьләре өчен мәйдан. Бу бөтенләй бүтән дәрәҗә", дип белдерде Ямалиев.

Ямалиев үзе җитәкләгән "Штаб"ның хәзерге язмышы турында да искә алды: "Хәзерге вакытта безнең мәхкәмә процессы бара. Беренче инстанциядә без җиңелдек. Эш әле тагын бер елга сузылачак. Безгә карата төп дәгъва – Мәскәү Штабы дип теркәлгән оешманың бөтен Русия җирлегендә эшчәнлек алып баруы. Мәхкәмәгә бирелгән штабта 3500 активист, аларны бит урамга таратып булмый, шуңа күрә ул штаб форматын үзгәртеп, ел дәвамында башка оешмага әйләнәчәк. "Штаб " ул – хәрәкәт, аңа берничә штаб керә – Татар яшьләре штабы, Мәскәү өлкәсе штабы. Шушы көннәрдә без YouTube-та яңа канал булдырдык, әлеге канал ДЛ-16 дип атала. Әлеге исемдәге иҗтимагый оешма да юстиция министрлыгында рәсми теркәлгән. Бу штабларның барысы белән Милли конгресс идарә итәчәк."

Элегрәк Ямалеев Мәскәү татар конгрессы төзергә җыенуы турында белдергән иде. "Ник алдан әйтелгәнчә Мәскәү татар конгрессы дип түгел, ә милли конгресс дип аталуга килгәндә, соңгысының вәкаләтләре һәм эшчәнлеге киңрәк булачак – башка милли оешмалар, илчелекләр һәм вәкиллекләр белән эшләү җиңелләшәчәк. Биредә идарә итүче орган – координация шурасы, әлеге шурага, мисал өчен, президент белән турыдан туры аралашучы берничә кеше керде", дип аңлатты Милли конгресс башлыгы.

"Мәскәү татарлары штабы" Дөнья татар конгрессыннан чыгарылуы билгеле булгач, штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев альтернатив структура — Бөтенрусия татар конгрессы төзиячәген белдергән иде. Ләкин Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашудан соң Ямалиев яңа оешма төзү кичектерелүен хәбәр итте.

Былтыр 25 мартта "Мәскәү татарлары штабы" җыелышында Ямалиев Мәскәү татар конгрессы оештыру турында игълан итте. Яңа оешма Дөнья татар конгрессының төбәктәге бүлеге булмаячак, шулай да аның составына керергә әзер икәнлеге искәртелде.

12 гыйнвар Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Русия Юстиция министрлыгы мөрәҗәгатен карап, "Мәскәү татарлары штабы" иҗтимагый оешмасын ябу турында карар чыгарды. Әлеге карар шикаять ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG