Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина сугышына каршы булган Казан студенты Денис Мокрушинга имтиханнан билге куймаганнар


Денис Мокрушин. Казан, 27 февраль 2022 ел

Егеткә "укытучылар билгеләр куела торган документны тутырып тапшырсын, әгәр билгең куелмаса, “хәлне ачыкларбыз” дигәннәр. Студент Русиянең Украинадагы сугышына каршы фикер белдергән иде.

Русиянең Украинадагы сугышына каршы фикер белдергән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КГАСУ) Денис Мокрушинга басым дәвам итә. Имтиханны уңышлы тапшырса да, аңа билгесен куймыйлар, укытучысы Иван Краснобаев аның белән бу хакта сөйләшүдән баш тарта, дип язды “Гроза” студентлар журналы егет сөйләгәннәргә таянып.

Денис әйтүенчә, университет ректоры Рәшит Низамов студентны кабул итмәгән һәм укытучысы белән генә сөйләшкән, ә студент бу сөйләшүне тыңлап торган. Краснобаев аны һөҗүм итүдә гаепләгән диелә.

Шуннан соң студентны деканатка чакырганнар, очрашу кичә, 22 июньдә 15:00 сәгатьтә узарга тиеш булган.

“Гроза” басмасына студент үзе сөйләвенчә, сөйләшенгән вакытка уку йорты янына килгәч, Мокрушинны контроль пункттан уздырмаганнар, шундый күрсәтмә бар дигәннәр, әмма сакчы документны күрсәтүдән баш тарткан.

Шулай да, староста аша вазгытьне аңлаткач, университет мөдирлеге вәкилләре студент белән сөйләшкән. “Алар аңа җомганы көтәргә кушкан, укытучылар билгеләр куела торган документны тутырып тапшырсын, әгәр билгең куелмаса, “хәлне ачыкларбыз” дигән”, дип яза басма.

Элегрәк егеткә пикетта катнашуы һәм Украинадагы сугышка каршы булуы өчен университеттан куу белән янаганнар иде.

Яблоко” фиркасе активисты Гөлназ Равилова Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентына басым турында Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте.

8 майда 3 курста укучы Денис Мокрушинны "Япеев" полиция бүлекчәсенә китерделәр һәм Instagram-дагы постлары өчен "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү" турында беркетмә төзиячәкләрен хәбәр иттеләр.

Быел 27 февральдә Денис Мокрушин Казанда Борис Немцов истәлегенә уздырылган чарада катнашкан иде, аны тоткарладылар һәм рөхсәтсез чара оештырган өчен 10 мең сумга штрафка тарттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG