Украинаның элекке (2007-2009) тышкы эшләр министры Владимир Огрызко фикеренчә, сугыш Путин режимының җимерелүе һәм Русиянең таркалуы белән тәмамланачак. Мондый тәрәккыять элек тә көтелә иде, сугыш аның гамәлгә ашуын тизләтә генә ди ул.
— Элегрәк Русия таркала дип әйткәндә, мин аны вазгыять тыныч булачагын күздә тотып әйткән идем. Русия кыргый ил булса да, сугышның нәрсә икәнен анда аңларга тиешләр. Әмма ачыктан-ачык әйтәм, мин ялгышканмын. Русия Украинага каршы киң колачлы сугыш башлый ала дип күз алдына да китерә алмаган идем. Мин хәрби экспертларга сылтанып, алар мондый көчләр һәм әзерлек белән сугышка керә, бигрәк тә Украинаны ала алмый дип бертавыштан әйттеләр. Керергә була, ләкин Путин режимы Украинадан исән-сау чыкмаячак. 20ләп елдан соң төгәлләнергә тиеш булган бу процесс сугыштан соң ук тәмамланачак, — ди элекке министр.
Аның фикеренчә, Путин режимы җимерелгәннән соң, уенга моңарчы күз алдына да китереп булмаган көчләр керәчәк.
Украина президентының Кырым автономияле республикасындагы даими вәкиле Тамила Ташева Русия Украинага бәреп кергәннән соң Кырымны Украинага кире кайтару мәсьәләсенә Киевның карашы үзгәрәчәк дипломатик көч урынына хәрби план гамәлгә ашырылачак, дип белдерде.
— Кырым мәсьәләсе, 24 февральдән соң территорияне кайтару юллары үзгәрде. Хәзер без иң беренче чиратта Украина кораллы көчләренә исәп тоту кирәклеген аңладык, — ди ул.
Ташева сүзләренчә, элегрәк расланган Кырымны реинтеграцияләү стратегиясе оккупацияләнгән территорияне кире кайтару өчен сәяси-дипломатик көчләрне күздә тоткан, шул ук вакытта башка мөмкинлекләрне, шул исәптән хәрби чараларны да инкарь итмәгән.
— Хәзер Украина президенты Владимир Зеленский һәм саклану министры Алексей Резников әйтүенчә, без Кырымны оккупациядән кире кайтару өчен кирәк булган барлык ысулларны да кулланачакбыз, — ди Ташева.
Киевта Кырымны деоккупацияләү һәм реинтеграцияләү максатында эшләүче Крым-SOS иҗтимагый оешмасы вәкиле Евгений Ярошенко Кырымга украин хәрби көчләренең керүе агрессия дип санала алмый, чөнки Кырым — Украина җире, ди. Ул билгеләп үткәнчә, әлегә Русия гаскәрләре вакытлыча оккупацияләнгән Кырымда булганда Украинаның көньягы даими рәвештә сугыш куркынычы астында булачак.
Николаев шәһәрен сугышның беренче көннәреннән үк Русия һөҗүменнән яклауны уңышлы җитәкләгән украин генерал-майоры Дмитрий Марченко АКШ һәм Европадан тиешле корал җибәрелгән очракта Кырымны Краснодар өлкәсе белән тоташтырган Керич күпере Украина хәрбиләре өчен "беренче урындагы һәдәф" булачак ди.
— Русияне резервлар белән тәэмин иткән бу төп юлны без юк итәргә тиеш. Ул вакытта аларда паника башланыр. Кырымда урыс әләмнәре белән йөгереп йөргәннәр тиз генә украин байракларын чыгарып йөгерерләр. Әгәр дә Украинага зарур булган коралны бирсәләр, украин гаскәрләре контрһөҗүме бәлки җәйнең азагына тәмамланыр иде, — ди генерал. — Без 2014 елда ук Путинның планнарын боздык. Аның җирләрне яулап алу планнарына халык каршы чыкты. Ул халыкның мондый бердәмлеген көтмәде. Бу безнең барлык җиңүләрнең төп сәбәбе. Хәзер дә коньякта аларны көтәләр дигән караш белән басып керделәр. Ә монда беркем дә "урыс дөньясын" көтми, — диде генерал.
Әмма, аның фикеренчә, сугыш тиз генә тәмамланмаячак, аның өчен Украина сораган коралларның бирелүе зарур.
Хәрби белгеч, хәрби хезмәттән киткән полковник Олег Жданов исә сугыш елларга түгел, айларга гына сузылачак, дип фаразлый.
— Сугыш елларга түгел, айларга гына. Нигә? Чөнки, беренчедән, Русия ничек кенә тырышмасын, ул озак вакытлы сугышка әзерләнмәде. Аның икътисады санкцияләр аркасында бүген стагнациядә. Хәзер икътисадны хәрби рельсларга күчерү мөмкин түгел, моны бер ел элек үк эшләргә кирәк иде, — ди ул. — Икенче фактор да бар, Көнбатыш безгә корал бирә башлады. Мин алар Русия белән ике яки өч ел сугышырга җыена дип уйламыйм. Алар Украинаны төзекләндерү һәм безнең икътисад үсеше белән бәйле рәвештә табыш алу өчен инвестицияләр кертергә өметләнә. Фаразлар үзгәрми, минемчә, бу берничә айга гына. Әйе, кайнар фаза дүрт-биш айдан соң төгәлләнергә мөмкин, әмма иртәрәк түгел, территорияләрне азат итү гражданнар көткәннән акрынрак булачак.
Украинадагы сугыш айларга, елларга сузыла ала, ләкин аның Көнбатыш партнерлары хәрби һәм башка төр ярдәмне туктатмаячакларын белдерә.
Аерым алганда, НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг Германиянең Bild am Zonntag басмасы белән әнгәмәдә Украинага озак вакытлы ярдәм кирәк булачагы турында кисәтте. Моңа елларча вакыт кирәк булу мөмкинлегенә әзерләнергә кирәк, дип билгеләп үтте ул.
— Без Украинага ярдәм итүдән туктарга тиеш түгел. Чыгымнар зур булса да, "хәрби ярдәмгә генә түгел, ә энергия чыганаклары һәм азык-төлеккә бәяләр артуына да". Мондый чыгымнар "украиннарга көн саен тормышларын корбан итеп түләргә туры килә торган бәя белән берничек тә чагыштырырлык түгел, диде НАТО башлыгы.
Шул ук вакытта Британия премьеры Борис Джонсон The Sunday Times газетында алып барган колонкасында Украинага "стратегик чыдамлык" һәм ахыр чиктә агрессорны җиңүне тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
— Озакка сузылган сугышка әзерләнергә кирәк дип борчылып билгеләп үтәм, чөнки Путин хәрби кампаниягә, Украина көчләрен юк итүгә омтылып, аларны хәлсезләндерүгә күчте. Вакыт — бик мөһим фактор. Русия яңа һөҗүм өчен ресурслар җыя барганда, барысы да Украинаның басып алынган үз территорияләрен кире кайтара алу мөмкинлеген тизрәк арттыра алуыннан тора, — дип язды Британия премьеры.
Шул ук вакытта Көнбатышның әлеге ике җитәкчесе Украинаның җиңелүе Европага кыйммәткә төшәчәген белдерә.
— Әгәр Путин бу сугыштан соң да 2008 елда Грузиядәге сугыштан һәм 2014 елгы Кырым оккупациясеннән соң булган кебек дәвам итә алам дигән нәтиҗә ясаса, без күпкә югары бәя түләячәкбез, — дип ассызыклады НАТО генераль секретаре Столтенберг.
Джонсон исә Путинның Украинаны бүлгәләүдән туктамаячагы турында кисәтә.
— Узган атнада гына ул үзен Петр I белән чагыштырды һәм Русиягә кайчандыр "славяннар" яшәгән территорияләрне "кайтару" өчен мәңгелек хокук бирде, мондый доктрина Европаның зур өлешен, шул исәптән НАТО әгъзаларын да басып алырга юл ача. Путинга юл кую һәлакәттән башка берәр нәрсәгә китерәчәгенә беркем дә ышанмаска тиеш", — ди Джонсон.
Кырымтатар мәҗлесене рәисе Рефат Чубаров Украина-Русия сугышы Кырымның канунсыз аннексиясе мәсьәләсен яңадан халыкара мәйданнарда актуальләштерде ди. Чубаров билгеләп үткәнчә, Мәскәүнең бу мәсьәлә ябык дип тәкърарлавына карамастан, ул яңадан күтәрелә. "Безнең өчен сугыш Кырымның кайтуы белән тәмамланырга тиеш", ди кырымтатар җитәкчесе.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!