Күптән түгел чит илдә оештырылган "Башкорт милли сәяси үзәге" "Башкортстанның дәүләт төзелеше проектын" тәкъдим итте. Авторлары белдерүенчә, анда "киләчәктә яңартылган республиканың төп принциплары билгеләнгән". Милли хәрәкәтләр Путиннан соңгы Русиядәге тормышка әзерләнәме һәм алар үз республикаларының киләчәген ничек күрә?
Күптән түгел эрзя халкының баш аксакалы (инязор) Сыресь Боляень Эрзя халкының аксакаллар шурасына ("Атянь Эзем") намзәтләрне тәкъдим итү процедурасының башлануы турында игълан иткән иде. Кырымтатарлар мисалында кебек, эрзялар милли вәкиллекле оешмалар системын раслады. Оешма төзелеше дәүләт хакимияте оешмаларын хәтерләтә, күрәсең, аларда республикаларының киләчәктә ничек корылган булырга тиешлеге турында күзаллау бардыр.
Үзләрен "Сөргендәге татар хөкүмәте" дип атаучы сәяси оешма да үзенең барлыгын сиздергәләп тора. Танылган татар активисты, "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рафис Кашапов үзен бу хөкүмәтнең премьер-министр урынбасары сыйфатында таныта.
Рафис Кашаповтан Татарстан язмышы турында, Сыресь Боляеньнан - Эрзянь Масторның (эрзя теленнән тәрҗемәсе - "Эрзя иле", Идел буенда эрзялар яши торган җирлекнең традицион атамасы) перспективалары турында сорадык.
— Башкорт активистларының Башкортстанның дәүләт корылышы проекты турында уйлый башлавына сезнең хәрәкәтнең мөнәсәбәте нинди?
Рафис Кашапов: Мин бу тәкъдимне уңай бәялим. Мондый документларны уйлап табу – сәяси мөһаҗирлекнең иң мөһим бурычы булып тора да инде. Русиядә булганда мондый сәяси програмнарны әзерләү һәм алар турында фикер алышу авыр бит. Тәкъдим ителгән документта "Азат Идел-Урал" фикерләре белән аваздаш тезислар бик күп.
Мәсәлән, без дә шулай ук үзенең эчке һәм тышкы сәясәте булган суверен хокукый дәүләтләр оештыру яклы. Еш кына тәнкыйтьчеләребез безгә без беркайчан да алга сөрмәгән фикерләрне сылтый: имеш, Идел-Урал ул — башкаласы Казан булган дәүләтнең проекты. Юк, алай түгел. Без Идел-Урал дәүләтләренең берләшүе яклы. Без үз парламентлары һәм хөкүмәтләре булган азат Татарстан, Чуашстан, Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле, Мордовия яклы. Аларның, әйтик, Европа берлеге һәм НАТО кебек сәяси берлеккә берләшүе яклы. Әмма програмнарыбызда принципиаль аерымлыклар да бар. Башкорт активистлары тәкъдим иткән програмда Башкортстан – Русия Федерациясенең аерылгысыз өлеше, башкортлар Русия Федерациясенең кораллы көчләрендә хезмәт итә, һәм башкалар әйтелә. Без моңа каршы һәм мондый язмышны башкортларга да, башка халыкларга да теләмибез. "Азат Идел-Урал" федерализм яклы, әмма Идел буе республикаларының федерализмы яклы, Мәскәүнең "Русия Федерациясе" дигән язулы Мәскәүдәге халыклар төрмәсе яклы түгел. Без Русия белән түгел, Идел-Урал федерациясе эчендәге уртак кораллы көчләр, уртак таможня системы яклы. "Русия Федерациясенең чикләрен бергәләп яклау" барыбыз өчен дә, шул исәптән башкортлар өчен дә шуның белән тәмамланачак – без Мәскәү мәнфәгатьләрендә Грузиядә, Украинада, Сүриядә сугышачакбыз. Шуңа күрә мин федерация яклы, әмма ул Идел буе халыкларының һәм республикаларының федерациясе.
Сыресь Боляень: Башкорт милли хәрәкәтенең эволюциясен игътибар белән күзәтәм. Башкортларның мондый манифест чыгаруына һәм аның турында фикер алыша башлавына гаҗәпләндем һәм сөендем.
Манифестның төп фикере – хокукый суверен дәүләт төзү булуына шатмын. Бик яхшы аңлыйм – татарлар һәм башкортлар – бик саллы милли хәрәкәтләр, алардан башка бу төбәкнең корылышы турында сөйләү мөмкин түгел. Шулай ук татарлар һәм башкортлар арасында бәхәсләрнең күп булуын да аңлыйм, көчсезләнгән вакытында Кремль ул бәхәсләрне һичшиксез дошманлыкка әверелдерәчәк, бу халыклар үзара килешә алмасын һәм үзләренең тулы канлы дәүләтләрен кора алмасын өчен эшләнәчәк. Безгә — фин-угыр халыкларына да, төркиләргә дә тарих турында туктаусыз бәхәсләшүләр һәм дәгъвалар белән алмашулар гына түгел, халыкларыбызның һәм республикаларыбызның киләчәге турындагы бәхәсләр дә бик кирәк. Бу яктан башкорт активистларының тәкъдиме бик әһәмиятле.
— Сезнең хәрәкәт республикагызның Путиннан соң булачак дәүләт корылышына әзерләнәме?
Рафис Кашапов: Әлбәттә, бу эш даими рәвештә алып барыла. Мәскәү көчсезләнгән мизгелдә нәрсәгә ирешергә теләвебезне төгәл аңлавыбыз мөһим. Һәр милли хәрәкәтнең бу эшне алып баруы гына түгел, төрле милли хәрәкәтләрнең тырышлыклары белән идарә итү дә әһәмиятле монда. Әгәр үзара уртак тел таба алмасак, ә мин хәзер татарлар һәм башкортлар турында гына әйтмим, Русиядәге барлык халыклар турында да әйтәм – киләчәктә бернигә дә өмет итә алмыйбыз. Башкортстан да, Татарстан да мөстәкыйль рәвештә генә суверенитетларын, хокукларын яклый алмаячак, мин хәзер җирләрне берләштерү турында түгел, тырышлыкларны берләштерү турында әйтәм. Империя көчсезләнгән чакта берләшә алмасак, күз буяу өчен генә "вәкаләтләрне аныклау турындагы" яңа "килешү" төзеләчәк, ә соңыннан безне берәм-берәм буып бетерәчәкләр.
Без — татарлар, соңгы елларда Идел-Урал халыкларының проблемнары белән төрки дөнья халыклары вәкилләре, аеруча казакълар кызыксына башлавын сизәбез. "Азат Идел-Урал" ОДКБның (Күмәк иминлек килешүе оешмасы) гаскәрләрен Казакъстанга җибәрүгә каршы чыгарга чакырган мөрәҗәгатьне Русия халыкларына тәкъдим итүче булды. Без казакълардан күп җылы сүзләр ишеттек, алар хуплавыбыз өчен безгә рәхмәтле. Казакъстанга гаскәр кертүдә Идел-Урал халыклары вәкилләре дә катнашса да, без Мәскәү сәясәтеннән читләштек һәм гади халыкның казакълар өчен борчылуын һәм аларны хуплавын күрсәттек.
Сыресь Боляень: Милли вәкаләтле оешмаларның эшчәнлеген оештыру турындагы кагыйдәләрне Русиянең фин-угыр халыклары арасында беренче булып Эрзя милли хәрәкәте әзерләде һәм кабул итте. Хәзерге вакытта без Аксакаллар шурасына намзәтләрне тәкъдим итү процедурасын башлаттык. Безнең милли вәкаләтле оешмалар турында тәнкыйтьчеләр: алар хакимияткә йогынты ясарга, шулай ук сәяси һәм социаль мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле түгел, ди.
Әмма бүген Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы болай да хакимият оешуга берничек тә йогынты ясамый, ә хакимият халык теләгенә берничек тә бәйле түгел. Шуңа күрә, милли вәкаләтле оешмалар үз вәкилләреңне чынлап сайлау өчен бүгенге көндә бердәнбер мөмкинлек. Эрзя хакимияттән сорарга, зарланырга һәм таләп итәргә генә түгел, үз өстенә җаваплылык алырга да өйрәнергә тиеш. Сайлаулар – җаваплылык ул.
— Сезнең хәрәкәтләр мондый концепцияләр оештыру өчен җитәрлек потенциалга ияме?
Рафис Кашапов: Дәүләт төзелеше эшендә Татарстан Идел буенда гына түгел, гомумән Русиядә шактый сизелерлек уңышларга иреште. Безнең әйбәт кенә Конституциябез, хакимият институтлары — президент, парламент, хөкүмәт, Конституцион мәхкәмә һәм башкалар бар иде. Ләкин республиканы яклау мөмкинлеге булмагач, бөтен бу яулап алулар кәрттән төзелгән йорт кына булып чыкты. Проблем бит татарларның республика төзелеше белән (ул президент республикасы булачакмы, парламент республикасымы) килешмәвендә түгел.
Хәлиткеч мизгелдә татарлар үзләренең колониаль статусына риза булды
Хәлиткеч мизгелдә татарлар үзләренең колониаль статусына риза булды. Шуңа күрә, Русия җирләрен киләчәктә төзекләндерүгә әзерләнү турында сөйлибез икән, аңларга кирәк – безгә көрәшсез беркем дә ирек бирмәячәк. Беркем дә! Путин да, Навальный да! Русия масштабларында бернинди дә Швейцария яки АКШ булмаячак.
Тарих күрсәткәнчә, Русия сәяси элитасы ахыр чиктә монда яңа, ләкин барыбер империя төзергә омтылачак — патша, совет яки Путин империясен. Бу – мин Русия оппозициясенә яки "киләчәк гадел Русиягә" каршы дигән сүз түгел. Мин "киләчәк гадел Русия" яклы, әмма Идел буе үзенең киләчәген демократик юл белән үзе хәл итәчәк дигән шарт белән.
Сыресь Боляень: Бу көннәрдә эрзя активистлары "ĚRZÄŃ VAL" иҗтимагый-сәяси журналының икенче санын әзерли, аны без мөһаҗирлектә - Украинада чыгарабыз. Аны бу язда чыгарырга өметләнәбез. Чыгарылышның темасы – тулаем алганда фин-угыр һәм өлешчә эрзя хәрәкәте булачак. Мордовия республикасындагы һәм Русиянең башка төбәкләрендәге активистларыбыз өч язма әзерләде инде, алар бу язмаларда эрзя милли хәрәкәтенең максатлары һәм бурычлары турындагы үз күзаллауларын тасвирлый. Дөресен әйтим – эрзя активистлары арасында хәрәкәтнең сәяси максатлары мәсьәләсендә уртак фикер юк. Берәүләр Мордовия республикасын чын суверенитет белән тулыландыру һәм киләчәктә ике төп халыкның – эрзялар һәм мокшаларның демократик республикасын төзү яклы. Икенче бер активистлар исә Мордовия республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе җирләренең бер өлешендә Эрзянь Мастор милли республикасы булдырып, эрзя халкының үзбилгеләнүе яклы. Ягъни, төрле фикерләр бар, әмма эрзя хәрәкәте шул яктан бердәм – без Русиянең хәзерге замандагы сәяси төзелеше безнең халыкка исән калу өчен бернинди дә шанслар калдырмавын аңлыйбыз. Безнең милли, сәяси һәм икътисади проблемнарны сәяси катнашусыз гына хәл итү мөмкин түгел.
— Киләчәктә булачак дәүләт проектын тормышка ашыру өчен үз күзаллауларыгызны алга сөрәчәксезме һәм адымнар ясаячаксызмы?
Рафис Кашапов: Безнең башка сайлау юлы юк. Русия безгә үзенең нәрсә тәкъдим итә алуын күрсәтте бит инде: тоталь русификация, мәгарифтән телләребезне куу, республикаларны җимерү, милли активистларны гына түгел, барлык мөселманнарны да эзәрлекләү. Мәскәүнең програмы – бу.
Безнең бурыч – Русия составында булганда мондый "федерализм" белән киләчәгебез булмавын халыкка аңлату. Милләт буларак үзебезне бары тик үз дәүләтләребездә генә саклый алабыз. Мәскәү көчле булган шушы этапта үзбилгеләнү идеяләрен популярлаштырырга, шулай ук Татарстан сәясәтчеләренә һәм башка сәясәтчеләргә басым ясарга кирәк, алар белсен – Мәскәүдән генә басым ясамыйлар, астан үз халкы да басым ясый, димәк республика суверенитетын бирергә ярамый!
Сыресь Боляень: Фикерләребезне тормышка ашыру өчен безгә халыкара хуплау кирәк. Әгәр инде йогынты ясый алырдай дәүләтләр арасында булмаса, аерым бер сәясәтчеләр арасында булса да сәяси таләпләребезне хуплардай беректәшләр безгә бик кирәк. Ягъни, башкорт эшлеклесе Руслан Габбасов әйткән "Х" мизгеле килгәндә, халыкара уенчыларның хуплавын алып куюбыз мөһим: Мәскәү каршында демократизация шартлары гына түгел, Русия халыкларының үзбилгеләнүгә хокукларын тормышка ашырынуына тыкшынмау шартлары да куелсын. Русия Кавказдагы, Идел-Уралдагы, Себердәге төп халыкларның хокукларын тәэмин итү ягыннан үзенең булдыксызлыгын дәлилләде бит инде. Русларның да үз дәүләтләрен булдыру хокукы буырга тиеш. Сәяси конфигурацияләр турында фикер алышырга мөмкин, әмма бу концлагерьнең "бүленми торган булуын" геосәяси аксиома кебек безнең алдыбызга китереп куярга беркемнең дә хакы юк.
- "Башкортстанның дәүләт төзелеше проекты" авторларының берсе — "Башкорт" оешмасының (оешма Русиядә экстремист дип табылды һәм тыелды) элеккеге алдынгы активисты, күптән түгел Литвага күчеп киткән Руслан Габбасов. Аның сүзләренчә, проектка, нигез итеп башкорт җәмәгать эшлеклесе, публицист Айрат Дилмөхәммәтов фикерләре алынган.
- Айрат Дилмөхәмәтов та "Русиядә яңа федерация" төзү тәкъдимнәрен яңгыраткан иде. Әлеге вакытта ул колониядә утыра. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. Моннан тыш ул экстремистлык эшчәнлек алып бару һәм террорчылыкны аклау, террорчылыкны финанслау маддәләре нигезендә гаепләнде.
- 2020 елның августында Дилмөхәммәтовка тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме чыгарылды.
- Дилмөхәммәтов гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән кешеләрнең кайберләренең өенә тентү белән килделәр, активистның әнисенә акча җибәргән Илмира Бикбаева экстремистлар исемлегенә кертелде һәм шартлы җәза алды.
- 2020 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин илнең бербөтенлеген бозу өчен җәза кертүче канунны имзалады. Документка ярашлы, бу гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Моннан тыш, илнең бербөтенлеген бозуга ачык рәвештә чакырган очракта, бу хәл беренче тапкыр булса, административ җәза кулланыла. Шушы кисәтүдән соң бер ел эчендә әлеге өндәү тагын кабатланса, бу җинаять булып санала. Моның өчен Русия Җинаять кодексына ил бөтенлеген бозу турында яңа маддә өстәлде. Әлеге канун өлгесе Русия Конституциясенә президент Путин тәкъдиме нигезендә кертелгән үзгәрешләр кысаларында әзерләнгән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!