Accessibility links

Рәфис Кашапов: Русиядә асаба халыкларны эзәрлекләүчеләрнең "Магнитский исемлеге" кирәк


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Idel-Реалии "Азат Идел-Урал" платформасын оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов белән әңгәмә корды. Кашапов татар халкының үзоешу проблемнары, кырымтатарлар белән Идел буе татарлары арасында үзоешуның аермалары, эрзя проектлары, Татарстанның сәяси элитасы, татар диаспоралары һәм татарларга Европага йөз тоту кирәклеге турында сөйләде.

— Күптән түгел эрзя активистлары кырымтатарлар кебек үзоешу эшен башлауларын игълан итте. Бу эшне Русиядән читтә яшәүче эрзялар да алып бара. Татарлар ни эшләргә җыена?

— Мин эрзя милли хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп барам. Сыресь Боляень һәм аның көрәштәшләренең эшчәнлеген хуплыйм. Чыннан да, кырымтатарлар Русия колонияләрендә яшәүче халыкларга үрнәк булып тора. Нәтиҗәле үзоешу институтлары оештыру аларның көрәшен көчәйтүгә зур өлеш кертә. Әмма кырымтатар милли вәкилләренең оешмалары бер төрле шартларда, ә безнеке бөтенләй башка шартларда төзелде. Чагыштырыруы да кыен. Кырымны оккупацияләгәннән соң Мәскәү шунда ук "кырымтатарларны кысаларга кертә башлады". Кырымтатар мәҗлесен тыю, кешеләрне урлау һәм үтерү, куркыту һәм кулга алулар — Мәскәү үз биләмәләрен шундый ысуллар белән контрольдә тота.

Татарлар белән кырымтатарлар бер-береннән бик нык аерыла. Безнең арада бик зур упкын бар

Тик медальнең икенче ягы да бар. Без татарлар ул турыда әйтергә яратмыйбыз. Татарлар белән кырымтатарлар бер-береннән бик нык аерыла. Безнең арада бик зур цивилизацион, менталь һәм мәдәни упкын бар. Әйе, икебез дә төрки, мөселман халык, телләребез охшаш. Әмма серблар белән хорватлар да тугандаш халыклар бит. Украиннар белән урыслар турында да шуны ук әйтеп була.

Безнең арада ул зур упкынны барлыкка китергән төп аермалар нидән гыйбарәт соң? Кырымтатарлар үз хокуклары һәм җирләре өчен гасырларча көрәшеп килә. Совет чорында алар геноцид — депортация кичергән. Украина бәйсезлек алгач, кырымтатарлар күпләп Кырымга кайта башлады, җир, милек хокуклары һәм башка хокуклары өчен Русиягә йөз тотучы җирле хакимият белән даими көрәште. Аларның полиция белән бәрелешләре, Акмәчеттәге һәм башка дәрәҗәдәге хакимиятләр белән низаглары даими булып торды. Кырым оккупацияләнгәч, кырымтатарларны кулга алулар, эзәрлекләүләр, үтерүләр һәм урлаулар башланды. Бу халык хәтта үзенең иң яңа тарихында да хакимияттәгеләр белән даими низагта булды.

1990нчы еллар башында безнең милли хәрәкәт көчле булды. Кырымтатарларныкыннан да көчлерәк иде. Әмма без аны вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсенә уңышлы гына алыштырдык

Ә без? Әйе, 1990нчы еллар башында безнең милли хәрәкәт көчле булды. Кырымтатарларныкыннан да көчлерәк иде. Әмма без аны вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсенә уңышлы гына алыштырдык. Искиткеч мөмкинлекне һәм уникаль тарихи шанстны буш вәгъдәләргә алыштырдык. Ул чакта, 90нчы еллар ахырында күпләргә сугыштан, татарлар арасында бик күпсанлы корбаннар булудан котылдык кебек тоелды, ирек һәм бәйсезлек ала алмасак та, чикләнгән суверенитет һәм эчке сәясәттә кайбер мәсьәләләрне үзебез хәл итү хокукы алдык дип уйладылар. Беркадәр вакытка безгә үзебезне урыслар белән тигез дип, ә Татарстанны Русиянең партнеры дип санарга рөхсәт иттеләр. Әмма тарих барысын да үз урынына куйды. "Шәймиев казанышлары" кәрттән ясалган өй генә булып чыкты. Кырымтатарлар бары үзләренә генә таянырга өйрәнгән булса, без ят дәүләттә яшәргә һәм ят дәүләткә өмет итәргә өйрәнгәнбез. Безгә татарлар белән урысларның тигезлеге турында сүз дә була алмавын ачык итеп аңлаткач, татарларның горурлыгы булган шартнамәне озайтмагач, татар телен мәктәптә факультатив фәнгә калдыргач… без нишләдек? Гаделсезлек турында сыкрана башладык. Әмма еларга инде соң. Татарстан хакимияте татарларны һәм республиканы якларлык хәлдә түгел, ә бездә үзоешуның нәтиҗәле оешмалары юк.

Шәймиев белән Миңнеханов бары үз позицияләрен, гаиләләре позицияләрен ныгыту, федераль үзәк белән иң керемле мөнәсәбәтләр урнаштыру белән генә шөгыльләнде

Шәймиев белән Миңнеханов бары үз позицияләрен, гаиләләре позицияләрен ныгыту, федераль үзәк белән иң керемле мөнәсәбәтләр урнаштыру белән генә шөгыльләнде. Татарстанда сивиль җәмгыятьне ныгытасы урынга алар систематик рәвештә Татар иҗтимагый үзәгенә, "Иттифак", "Азатлык" кебек милли оешмаларга каршы көрәшеп килде. Алар үз хакимиятләренә куркыныч нәкъ менә шул оешмалардан яный дип уйлады. Алар татарларга нәрсә тәкъдим итте соң? Дәүләткә лояль булган өчен грантлар, стипендияләр, програмнар. Ят дәүләткә. Һәм ялган татар сивил җәмгыяте буларак — Дөнья татар конгрессы. Бездә дәүләтне Мәскәүгә һәм хакимият фиркасенә тугрылыкны күрсәткән өчен акча бирүче банкомат итеп күрүче яшь татар буыннары үсеп чыкты. Миңнехановтан соң татарлар һәм Татарстанга ни булачак? Хәрабә булачак. Аларның хакимиятенең нәтиҗәсе менә шул.

— Татарстанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты бар. Ул Татарстанда һәм аннан читтә татар филологиясен һәм сәнгатен өйрәнүне координацияли. Тулысынча халыкның иҗтимагый структуралары контролендә булган татар теле терминологиясе комиссиясе кирәк дип уйлыйсызмы?

— Мин бу өлкәдә белгеч түгел. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвен әйтә алмыйм. Бездә вазгыять Мордовиядәгедән үзгә дип уйлыйм. Нигә эрзялар Аксакаллар шурасы структурасы булган терминология комиссиясе төзи? Чөнки аларның эрзя теленә юнәлеш бирүче институтлары юк. Мордовия үзе дә эрзя республикасы түгел бит. Татарстанның сөргендәге хөкүмәтенең (үзен сөргендәге татар хөкүмәте дип атаган эмиграциядәге татар активистлары төркеме — ред.) һәм "Азат Идел-Урал хәрәкәтенең бурычы — хакимиятнең һәрбер органын кабатлау түгел, ә эшләми торган органнарны тулыландыру, милли үзоешу оешмаларын реаль сәяси субъект итү дип уйлыйм. Хикмәт терминология комиссиясен төзү-төземәүдә түгел, филология галимнәре һәм сивил җәмгыять Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлегенә бәя бирергә тиеш. Әгәр ул үз бурычларын үтәми икән, аны бетермәскә яки альтернатив институт төземәскә, ә аңа ярдәм итәргә кирәк. Проблем институтта түгел һәм бәлкем анда эшләүче хезмәткәрләрдә дә түгелдер, ә ирек булмауда һәм Татарстан суверенитетын бетерүдә.

— Эрзя милли хәрәкәте милли мәхкәмә моделен сынап карый.

Русиянең асаба халыклары өчен "Магнитский исемлеге" кебек исемлек төзү кирәк

— Эрзяларның милли мәхкәмәсе милли хәрәкәт эчендәге бәхәсләрне чишү өчен төзелгән. Минемчә, мәхкәмә-хокук яссылыгында игътибарны татар оешмаларын һәм аерым активистларны эзәрлекләүче түрәләр турында мәгълүмат туплауга юнәлтергә кирәк. Русиянең асаба халыклары өчен "Магнитский исемлеге" кебек исемлек төзү кирәк. Сәяси репрессияләрдә катнашучы кешеләрнең активларын кулга алу кирәк. Хөкемдарлар, прокурорлар, ФСБ, Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре турында әйтәм. Аның өчен монда, эмиграциядә көчле юридик такым булдыру зарур. Дөресен әйткәндә, моның өчен ресурслар әлегә юк.

— Чит илдәге милли активистлар ничек эш итәргә тиеш?

Хәзер "Русиядән соң" дигән чорга әзерләнергә кирәк. Төп бурычларны һәм юнәлешләрне билгеләргә кирәк. Канун чыгару — бу планнарны тормышка ашыру инструменты гына. Әмма Мәскәү колонияләренең бу инструменты юк. Без аны бары ирекле Татарстанда гына куллана алабыз.

Кызганыч, татарлар ирекне "килешү нигезендә яхшы ашатуга" алыштыруның упкынга алып баручы юл булуын аңламады

Иреклек булмаса, эмиграцион структураларның барлык планнары һәм проектлары кәгазьдә генә калачак. Кызганыч, татарлар ирекне "килешү нигезендә яхшы ашатуга" алыштыруның упкынга алып баручы юл булуын аңламады.

Бер кызыклы карикатур күргән идем. Төрмә бүлмәсендә тоткын рәшәткә аша кулын суза. Рәшәткә артында идәндә бүлмә ачкычы һәм икмәк кисәге ята. Тоткын нәкъ менә ипи кисәгенә үрелә. Бу хәзерге Татарстан тарихына карикатур кебек күренә.

— Сезне, Татарстан хакимияте ничек күрә дип уйлыйсыз? Һәм гади татарларның сезгә мөнәсәбәте нинди?

— Хакимиятнең безнең эшне күзәтеп баруын беләм. Гади кешеләр безгә киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Мөмкин булганча киңәш бирергә дә, ярдәм итәргә дә тырышабыз.

Кешеләрне кайдадыр Татар хөкүмәте бар һәм ул татарларны якты киләчәккә алып бара ала дип ышандырасым килми

Кешеләрне кайдадыр Татар хөкүмәте бар (үзен сөргендәге татар хөкүмәте дип атаган төркем — ред.) һәм ул татарларны якты киләчәккә алып бара ала дип ышандырасым килми. Татарларның һәм Татарстанның киләчәге республиканың үзендә хәл ителә. Диаспора нык кына булышкан очракта да, тарих агымын үзгәртеп алга алып баручы көч була алмый.

Татарстанда яшәүчеләр (татарлар гына түгел) республиканың киләчәге нәкъ менә алардан торуын һәм нәкъ менә хәзер хәл ителүен аңларга тиеш. Үзендә көрәшерлек көч булуын сизгәннәр көрәшергә тиеш. Эзәрлекләүләргә түзә алмаучылар эмиграциягә китеп көрәшне анда дәвам итсен. Иң мөһиме — кулларны салындырмау.

— Теге яки бу турыда карар кабул иткәндә Көнбатыш структуралары тәҗрибәсен кулланасызмы?

— Әйе, әлбәттә. Шул ук вакытта Литва, Эстония, Латвия яки Украина кебек илләр үз бәйсезлекләрен кире кайтаргандагы шартларның 1990нчы еллар башындагы яки хәзерге татар чынбарлыгыннан бик нык аерылуын да истә тотарга кирәк. Без еш кына борын төбендәге нәрсәне дә күрмибез. Ә өйрәнерлек нәрсәләр бар бит. Бая телгә алынган кырымтатарлардан һәм эрзялардан дә күп нәрсәгә өйрәнеп булыр иде.

Беренче соравыгызга кире кайтыйк. Эрзя халкы һәм милли үзоешу оешмалары. Күп кенә татарлар, хәтта татар зыялылары да татарлар эрзяларга караганда зуррак һәм тәэсирлерәк халык, татар милли хәрәкәте эрзяныкыннын уңышлырак дип исәпли. Бу өлешчә дөрес. Әмма өлешчә генә. Үз-үзебезне алдамыйк.

Украинада татарлар сан ягыннан урыслардан кала икенче урында торган милли азчылык булган районнар барлыгын беләсезме?

Татарлар чыннан да азсанлы халык түгел. Русиядә дә, читтә дә безнең зур гына диаспоралар бар. Казакъстанда гына да 200 мең татар яши. Ә аның файдасы бармы соң? Диаспоралар кайда? Ул йөзләрчә мең яки миллион татарның эше күренәме? Украинада, рәсми статистикага караганда, татарлар сан ягыннан урыслардан кала икенче урында торган милли азчылык булган районнар барлыгын беләсезме? Украина татарлары арасында күп кенә эшмәкәрләр, табиблар, түрәләр һәм галимнәр бар.

Чагыштырып карасак, Украниада эрзялар бик аз, хәтта статистикада да бик күренми. Әмма бу кечкенә төркем митинглар оештыра ала, радио һәм телевидениедә эфир вакыты алуга ирешә, парламент, хөкүмәт вәкилләре һәм төрле дәүләтләрнең илчеләре белән очраша. Алар хәтта эрзя халкы җыйган акчага иҗтимагый-сәяси журнал да чыгара башлады. Кыскасы — алар кечкенә булса да, күренерлек көч. Шул ук вакытта Украинада яшәүче дистәләрчә мең татар күренми. Аларның эшчәнлеге Татарстандагы кебек үк — Сабантуй уздырырга яки һәр санында Бөек ватан сугышы яки Русиянең казанышлары турында язучы урыс телле берәр журнал чыгару өчен бюджеттан яки Россотрудничестводан акча сорау.

Украина татарлары — Русия илчелеге хисабына яшәүче әрәмтамаклар, алар үзләренең Путиннан да ныграк урыс булуын төрлечә исбатларга тырыша

Украина татарларының рәсми оешмасы ("Туган тел" җәмгыяте) — Русия илчелеге хисабына яшәүче әрәмтамаклар, алар үзләренең Путиннан да ныграк урыс булуын төрлечә исбатларга тырыша. Бу сабантуйчылар өлешчә Татарстан акчасына елларча җырлап, биеп, ашап, эчеп килә, читтән китерелгән татар концертларын тыңлап, Киевта урыс телле мәдәни үзәк төзеде. Татарстан аларга йөзләрчә мең доллар бирде. Нәтиҗәдә хәтта татар телен мәктәптән куып чыгарганда да алар Русия илчелеге янына ризасызлык белдерергә килмәде. Алар Мәскәү алдында татар халкын яклап бер генә дә сүз әйтә алмый — ашата торган кулны тешли алмыйлар. Бар дөньядагы башка татар җәмгыятьләре дә шул ук хәлдә. Иң яхшы очракта да алар бары тел һәм мәдәниятне генә саклап калган, әмма аларның татар халкы, Татарстан белән бернинди бәйләнеше юк.

— Совет чорыннан соңгы Русиядәге милли проектларны ничек бәялисез? Алар нәрсәнедер үзгәртергә телиме, яки кечкенә территориядә булса да хәзерге ирексезлек хәлендә калырга телиме?

Хәзерге авторитар Русиядәге Татарстан бары Русиянең идарә модельләрен генә булдыра ала

— Чыннан да, күп кенә милли хәрәкәтләр ГУЛАГ системын җимерү өчен түгел, ә үз баракларын төзекләндерү өчен көрәшә. Колониаль Татарстанда бернинди иреклекләр, бернинди татар университетлары, татар парламентаризмы һәм демократия булмаячагы көн кебек ачык бит. Хәзерге авторитар Русиядәге Татарстан бары Русиянең идарә модельләрен генә һәм аларның да тагын да ямьсезрәкләрен генә булдыра ала.

Татарларның һәм Татарстанның Русиядә киләчәге юк дигән фикер күпләрне куркыта әлбәттә. Чөнки бу бәйсезлек өчен көрәшергә, тышкы чикләр мәсьәләсен чишәргә, димәк башкортлар һәм Идел-Уралдагы башка халыклар белән килешүгә ирешергә кирәклеген аңлата. Еш кына кешеләр бу турыда уйларга да теләми. Әмма башны комга тыгып кына проблемнардан һәм куркынычлардан котылып булмый.

— Хакимият белән көрәшү генә түгел, ә ирекле альтернатива да тәкъдим итә алырдай милли хәрәкәтне күрәсезме? Үзләренең киләчәген Европада күрүче милли хәрәкәтләр бармы?

— Русия контролендәге җирләрдә бу — кырымтатар милли хәрәкәте. "Азат Идел-Урал" да ирекле һәм демократик дәүләтләр төзү өчен тырыша. Сүз һәм фикер ирегеннән башка хокукый һәм социаль дәүләтләр төзү мөмкин түгел дип саныйбыз.

Идел-Урал республикаларының киләчәген чын Европа дәүләте буларак күрүебезне без беркайчан да яшермәдек

Әйе, Идел-Урал республикаларының киләчәген чын Европа дәүләте буларак күрүебезне без беркайчан да яшермәдек. Аерым алганда, Татарстанның да киләчәге Европа берлеге һәм НАТО белән дошманлык түгел, ә партнерлык мөнәсәбәтләре. Күпләр минем бу сүзләр белән килешмәскә дә мөмкин. Мин һәркемгә дә ошарга тырышмыйм. Чынбарлыкка аек карарга кирәк. Русия ватандашлары, аерым алганда Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләр кая кача? Казакъстан, Кытай, Үзбәкстан, Азәрбайҗангамы? Юк, иң акыллылар, инициативалылар барысы да Европа берлегенә һәм АКШка кача. Киләчәк һәм перспективалар турында соравыгызга җавап менә шул.

Шул ук вакытта Русия империясендә милли республикаларны юк итү мөмкинлеге ачык күренә һәм хәлләрнең шул юлдан китү мөмкинлеге елдан ел арта бара, бигрәк тә Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң. Колонизациядәге халыкларның эмиграциядәге милли җитәкчеләре үз хөкүмәтләрен һәм милли хәрәкәтләрнең эшчәнлеген координацияләү өчен бер иҗтимагый оешма төзергә тиеш. Русиядәге барлык асаба халыкларны консолидацияләү өчен Бәйсез Татарстан хөкүмәте (үзен сөргендәге хөкүмәт дип атаган төркем - ред.) Англиядә, Германиядә яки Украинада корылтай оештырырга җыена.

Без Төркия, Украина, Беларус, Русия, Казакъстан, Үзбәкстан, Грузия, Азәрбайҗан, Бурятия, Ичкерия, Ингушетия, Коми һәм Каракалпакстан иҗтимагый-сәяси оешмалары белән хезмәттәшлек итәбез. Хезмәттәшлек мөмкинлекләрен арттыруга һәм уртак максатларга без һәрвакыт шатбыз.

— Сезнең хезмәттәшлек нинди кыйммәтләргә һәм идеалларга нигезләнә?

Европа — беренче чиратта принциплар, кыйммәтләр һәм стандартлар

— Демократия, мәхкәмә, хокукларны һәм иреклекләрне яклау, социаль тәэминат мәсьәләләрендә безгә Европа берлеге стандартларына йөз тотарга кирәк. Европа — беренче чиратта принциплар, кыйммәтләр һәм стандартлар. Аларның төп өлешләре Европа берлегендә әгъза булган барлык дәүләтләр өчен дә уртак. Америка һәм Европа беренче урынга кешене, аның гомерен һәм иреген куя. Джордж Флойд үлеменә бәйле протестлар моңа ачык мисал. Русия исә үз ватандашларына матди тәэминат өчен үз хокукларыннан һәм иреклекләреннән баш тартырга тәкъдим итә. Татарлар һәм башка халыклар моның көрчеккә алып баручы юл булуын аңламый торып һаман шулай бер тирәдә әйләнеп йөриячәкбез. Безнең бу йөрешебез коллыктан котылу өчен чүл буйлап бару түгел, ә "идарә ителә торган демократиянең" лагерь барагы тирәсендә йөрү. Барак тирәсендә йөрибез дә йөрибез һәм "Ә бит начаррак та була ала иде!", "Яхшы, сугышны булдырмадык, алайса барак янган булыр иде", "Әх, без шундый акыллы, тәвәккәл, тырыш, лагерь җитәкчелегенә башка бараклардан күбрәк бирәбез!", "Без булмасак, сакчыларга хезмәт хакы да түли алмаслар иде! Һәм безнең барак — концлагерьдагы иң матуры! Чөнки без татарлар шундый отышлы хәл итә беләбез!", дип кабатлыйбыз.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG