Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тимер юл өстендә банкет оештырып утырган чукрак поезд килүен ишетми"


Сыресь Боляень
Сыресь Боляень

Русия Конституциясенә Владимир Путин керткән үзгәрешләргә җавап итеп "Азат Идел-Урал" оешмасы Кремльгә үз таләпләрен чыгарды. Мөрәҗәгатьләрен активистлар хакимиятләрне диалогка чакыру белән тәмамлый. "Idel.Реалии" бу хакта оешмага нигез салучыларның берсе Сыресь Боляень белән сөйләште.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

— Белдерүдә сез милли (этник) сәяси фиркаләр теркәүне тергезүне таләп итәсез. Мондый фиркаләр популяр булырмы, алар яши алырлыкмы? Бигрәк тә 100 мең кешедән артмаган этник төркемнәр турында сөйләгәндә.

Татар яки башкорт патриоты кемгә тавыш бирсен? "Бердәм Русия" шовинистларынамы, шовинист Навальныйгамы?

— Бүген Русиянең асаба халыкларының хакимият органнарында сәяси вәкиллеге юк. Думада яки республикалар парламентларында чуашлар, марилар яки эрзләр мәнфәгатьләрен кем яклый? Татар яки башкорт патриоты кемгә тавыш бирсен? "Бердәм Русия" шовинистларынамы, шовинист Навальныйгамы? Бәлки безнең халыкларның зыялыларын һәм руханиларын юк итү өчен җаваплы сәяси көчләр вәкилләре өчен? Бүген хакимият һәм оппозиция милли республикалар суверенитеты, асаба халыкларның сәяси, икътисади, милли һәм дини хокукларын тәэмин итү мәсьәләләрендә бер төрле карашка ия. "Кысып тотарга һәм җибәрмәскә" — безнең проблемнарга алар шулай карый.

Русия яшьләренең күп өлеше күчеп китәргә омтылган сивил Европа илләрендә милли фиркаләр бар. Мәсәлән, Украинада, Словакиядә, Романиядә маҗар фиркаләре эшли. Мондый фиркаләр өчен электораль платформа Идел-Урал республикаларының барысында да бар.

Бурятия, Якутия яки Тыва турында әйтеп тә тормыйм. Карелиядә карел фиркасе төзү дә мөмкин дип ышанам. Ләкин әйтеп куям, Украинадан һәм Романиядән аермалы буларак, Русия демократик ил түгел, шуңа күрә милли фиркаләрнең җәмгыятькә реаль йогынтысын бәяләү башта авыр булачак. Аларга хакимият басымы, активистларны эзәрлекләү, сайлауларда хәрәмләшүләр белән очрашырга туры киләчәк.

— Сез төбәкләр керемнәренең федераль үзәккә киткән өлеше 15 проценттан артмаска тиеш дисез. Күпчелек төбәкләрнең дотациягә яшәүләрен исәпкә алганда, моны тормышка ашыру авыр. Төбәкләрнең йогынтысын федераль бюджетка кертемнәренә карап аеру дөресрәк булмасмы?

— Әйе, бу рациональ тәкъдим. Мәсьәлә башкада: дотациягә яшәүче төбәкләр чынлап та фәкыйрьме, әллә федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр шулай корылган ки, уңышлы төбәк булу файдалы түгелме? Мин монда бер яңа әйбер дә әйтмим. Төбәк элиталары донор булу — үз-үзенә зыян салу дип кабатлап тора. "Кем тарта, шуны җигәләр" схемасы эшләгәндә, төбәкләр артка тәгәрәячәк.

Безгә төрмә булырга куштылар, кайберләренә Мәскәү чүбе өчен чүплек булырга фәрман бирелде

Эш финансларда гына түгел. Күп республикалар һәм башка субъектлар федераль проблем йөкләрен дә тарта. Минем туган ягым — Мордовияне бөтенрусия колониясенә әйләндерделәр. Безгә төрмә булырга куштылар, кайберләренә Мәскәү чүбе өчен чүплек булырга фәрман бирелде. Кайдадыр куркыныч калдыклар утильләштерергә телиләр. Мәскәү белән Удмуртия арасында килешүгә корлыган мөнәсәбәтләр булса, бәлки Удмуртия халкы каршы да булмас иде. Мәсәлән, Камбаркадагы завод өчен һәр ел саен миллиард доллар түләп торылса? Кыйбатмы? Алайса Мәскәү янында төзесеннәр. Удмуртиядә телисезме? Түләгез. Ул вакытта дотацияләр мәсьәләсе дә тормас иде. Ә болай бик гаҗәп хәл килеп чыга: Русиядә яшәү өчен ике шәһәр — Мәскәү һәм Петербур бар, ә калганары урман кисү, нефть һәм газ суыртып чыгару һәм калдыклар утильләштерү өчен мәйданнар гына. Бик сәер "бердәмлек" тәкъдим итәләр безгә.

— Сез Русия республикаларында президент вазифасын кайтарырга телисез. Моңа каршы фикердә булучылар аның атамасына караганда, эчтәлеге мөһимрәк дип саный. Сез аларга ни дияр идегез?

— Русиядә республикалар статусында символик үзгәрешләр һәм гамәли үзгәрешләр бер-берсен тулыландырып тора. Башка тенденция булса, без вазифлар атамаларына, бәлки, ябышмас та идек. Безгә "реаль эчтәлек" кирәк. Федерация субъектларының дәүләт дәрәҗәсендә киң вәкаләтле президентлары булсын.

— Сезнең диалогка чакыруны хакимият ишетер дип уйлыйсызмы? Хакимият белән сөйләшә башларга тырышу — вакытны бушка уздру гына түгелме?

Әгәр чукрак тимер юлда банкет оештырып утырса, бу әле зур тизлектә килүче поезд юкка чыкты дигән сүз түгел

— Хакимият үзенә алган йөкләмәләрне үти алырга сәләтле түгел икәнен халык күрергә тиеш. Империячел Русия уңышлы дәүләт буларак яшәп китә алмады. Моны безнең мөрәҗәгатьләр белән дә күрсәтәбез. Безнең республикаларда тарафдарлар белән элемтә җайга салынган. Бездә ниндидер әгъзалык, фирка җыелышлары һәм шундый башка формаль әйберләр юк. Без проблемнарны күрәбез һәм алар турында сөйлибез. Халык безне ишетә. Әгәр хакимият ишетми икән, үзенә начар. Әгәр чукрак тимер юлда банкет оештырып утырса, бу әле зур тизлектә килүче поезд юкка чыкты дигән сүз түгел. Әлегә хакимият бәйрәм итә. Аларның банкеты яңадан исәпләнә башлады.

— Сезнең таләпләр Кремль сәясәте белән каршы килүен аңлыйсызмы?

Әле тагын берничә ел "искәндәрләр кабартып", атом көле белән куркытып, Сүриядә Русия мәнфәгатьләре үтәлүен таләп итеп була

— Безнең таләпләр әйләнә-тирәгә курку таратучы империячел дәүләт күзаллауларына каршы килә. Әйе, әле тагын берничә ел "искәндәрләр кабартып", атом көле белән куркытып, Сүриядә Русия мәнфәгатьләре үтәлүен таләп итеп була. Ләкин бу Русия халыкларына кирәкме? Дөнья урынында тормый. Инде 2017 елда ук Согуд Гарәбстаны ил нефтькә бәйле булмаслык итеп икътисадын үзгәртүгә зур акчалар салды. Шул ук вакытта Русия әлегә кадәр нефть һәм газ чыгаруга бәйле. Бу чималларга ихтыяҗ кимегәннән кими барачак, димәк Русия икътисадының киләчәге якты түгел. 20 елдан Русия нәрсә сатачак? Чүп полигоннары һәм калдыклар утильләштерү өчен мәйданнарга бүленгән җирнеме? Хәер, Русиянең 20 ел вакыты калды микән…

— Кайбер сорауларда төбәкләргә вето хокукын бирү карарлар кабул ителмәүгә китермәсме?

— Әйе, кабул ителмәячәк. Ә бүгенге хәл гаделрәкме? Теләсә кайсы өлкәне алыгыз. Мәсәлән, файдалы казылмалар чыгаруны. Хәзер ул "башта синең ризыкны ашыйбыз, аннары һәркем үзенекен" принцибы белән үтәлә. Әгәр карарлар кабул ителми икән, димәк, Мәскәү төбәкләр белән диалогка керергә тиеш, таләп итеп, куркытып кына булмый, сөйләшеп килешергә, тәкъдим итәрә туры киләчәк. Федерация шушы була инде. Башка сценарий да бар. Ул Совет берлегенең соңгы елларына күзәтелде.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG