Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлыкка намзәт Михаил Лобанов 15 тәүлеккә кулга алынды


Михаил Лобанов
Михаил Лобанов

Элегрәк балконына "Сугыш булмасын" дигән язулы плакат элгәне өчен Лобановны полиция тоткарлавы турында хәбәр ителгән иде.

Русия думасына КПРФтан намзәт булган Мәскәү дәүләт университеты доценты Михаил Лобанов Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү һәм нәфрәт тудыру административ эше нигезендә 15 тәүлеккә кулга алынган, бу аның социаль челтәрләрдә чыккан, Украинага каршы сугышны туктатырга чакырган язмалары белән бәйле, дип хәбәр итә SOTA басмасы.

Кичә, 23 июньдә Лобанов белгеч нәтиҗәсе язылган документның күчермәсен чыгарды, бу нәтиҗәгә таянып, Мәскәүнең Никулин район мәхкәмәсе аның постларында "дискредитацияләү" тапкан.

Сүз, март аенда чыккан, Рамзан Кадыровны һәм Владимир Путинны тәнкыйтьләгән язмалар турында бара. Шулай ук аның хакимиятләр халыкның баерак катлавына булыша, ә шул вакытта "Русия җәмгыятенең иң ярлы катлауларыннан чыккан хәрби килешү төзүчеләр һәм "срочник"лар, Путинның "кечкенә җиңү китергән" махсус операция турындагы хыялы өчен Украинада һәлак була", дигән сүзләре каралган.

Икенче бер язмасында Лобанов хәрбиләрне маргиналлар дип атаган, белгеч моны дискредитация, шулай ук түрәләргә карата дошманлык уяту дип тапкан.

Элегрәк балконына "Сугыш булмасын" дигән язулы плакат элгәне өчен Лобановны полиция тоткарлавы турында хәбәр ителгән иде.

Русия думасына 2021 елда узган сайлауда Михаил Лобанов баштарак үз бүлгесендә җиңгән иде, әмма электрон тавыш бирү нәтиҗәләре дә өстәлгәч, ул икенче урынга калды. Лобанов сайлау нәтиҗәләрен – хәрәмләшү дип саный һәм аларга каршы оештырылган чараларда актив катнашты.

Элегрәк Михаил Лобанов "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп тоткарланган яшь галим Азат Мифтаховны яклап фикер белдергән иде. Азатлыкка ул Азат кебек яшь галимнәр төрмәдә утырырга түгел, иректә фән белән шөгыльләнергә тиеш дип сөйләде. Нинди генә оппозицион фикердә булмасын, яшьләрдән корбан ясарга кирәкми, диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG