Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәп татар теленә өйрәтә, театраль студияләр милли мохитне булдыра


Казанда балалар өчен театраль студияләр җитәрлек, алар арасында хосусыйлар да, яшүсмеләр клубларында оешканнары да бар. Татар телендәгеләр өчәү генә. Аны җитәкләүчеләр мәктәпләрдә татар теле кыскарганда татар театраль студияләр татарча мохит булдыруда, телне өйрәнүдә өстәмә белем бирүдә булыша ди.

Быел Казанда балалар, яшүсмерләр өчен татар театраль студияләр бер-бер артлы чыгралыш спектакльләре белән тамашачылар, ата-аналар каршында хисап тотты. Бер мизгелгә татарча спектакль уйнарлык бу кадәр татар телле балалар кайдан табыла һәм театраль студияләр арасында көндәшлек ничек бара дигән сораулар туа. Өч студиянең дә оештыручылары андый коллективларның саны тагын да артсын иде дип тели, көндәшлек булганда сыйфат арта диләр һәрберсе.

Әлегә студияләрдәре балалар каникулларга таралды, ә Азатлык аларны оештыручылар, анда эшләүче педагоглар белән балаларның тел белү дәрәҗәсе турында сөйләште, алар белән эшләү үзенчәлеге, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре турында сорашты.

Казанның Щапов урамында урнашкан Актерлар йортындагы "Нур" театраль студиясе элегрәк балалар белән татар телендә эшләүче бердәндер театраль студия иде. 2012 елдан бирле эшләүче студияне бүген актер Марсель Мәхмүтов җитәкли. Биредә 8 яшьтән 15 яшькәчә балалар шөгыльләнә. Быел бер ел дәвамында 18 бала йөргән. Кемдер дәвам итә, араларында быел беренче тапкыр уйнаучылар да бар. Дәресләр түләүле, аена 3 мең сум. Балалар студиягә атнасына 2 тапкыр килә. Быел алар Рэй Брэдбериның "Вельд" исемле пластик спектаклен күрсәткән. Татарча.

Марсель Мәхмүтов балалар белән берничә ел эшли, алар белән уртак тел табу бер яктан караганда авыр, икенче яктан рәхәт, ди. Бала күңелең яуласаң, ышаныч тудырсаң, бу аңа гына түгел, сиңа да канатлар куя дип аңлата актер.

Марсель студиягә йөрүчеләрнең барысы да Казан балалары дип аңлата, татар булсалар да, телне камил белүчеләр аз, әмма аларны студиягә сәнгатькә мәхәббәт кенә түгел, телне камилләштерү теләге дә алып килә, дип аңлата. Әлегә "Татар телен яратмыйм!" дип ташлаучылар булмаган. Киресенчә, татар мохитенә кереп китеп, алар тел аркасында чыгарга мөмкин булган каршылыкны җиңел җиңәләр, ди Мәхмүтов.

Марсель Мәхмүтов
Марсель Мәхмүтов

— Балаларның сөйләм теле дәрәҗәсе төрле. Кемдер яхшы сөйләшә, кемдер ипи-тозлык кына белә, әмма дәрескә барыбер йөриләр. Нигә кирәк икән татарча азапланырга, урыс телендә эшләүче театраль студияләр дә бар, әмма татарчаны нәкъ менә телне чарлар өчен дә сайлыйлар. Беренче чиратта аны әти-әниләре сайлый, алар балаларының телен яхшыртырга тели. Ә балалар бездә кызык булуын күрә дә, китми, кала, — дип сөйли ул. — Монда бит социализация уза бала, йомыкыйрак икән бала, ул дәресләрдә шөгыльләнеп ачыла. Курку бетә. Бала үз хисләрен үз кулына алырга өйрәнә, үзен ничек хис итүе турында аңлата белә, кешеләр алдында чыгып сөйли ала. Бу да бит мөһим.

Актер, студиядә дәресләр татарча барса да, моның белән телне өйрәнә алмый. Тел өйрәнүгә нигез гаиләдә салынса, мәктәптә ул камил дәрәҗәдә өйрәтелсә, татар телендәге театраль студияләр татар телле мохит булдыруда, телгә ихтияҗ арттыруда үз өлешен кертә, дип аңлата ул.

Телне өйрәнү комплекслы гына була ала

— Телне өйрәнү комплекслы гына була ала. Бакчада татарча уеннар уйнаган, әкиятләр тыңлаган баланың белеме мәктәптә арттырылырга тиеш. Телне өйрәтү мөһим. Моннан тыш балаларга татар телендә чит илләрдә уйлап табылган уеннардан ким булмаган компьютер уеннары булуы да мөһим. Кинофильм, мультфильмнар да. Телгә мәхәббәт, ихтыяҗ тудыру төрле яктан барсын иде, — ди Марсель.

"Нур" театраль студиясе җитәкчесе Казанда татар теле торышын катастрофик дип бәяләми. Иң мөһиме кызыксыну бар ди. Шулай да киләсе елда балаларны сайлап алу өчен кастинг уздырганда телгә дә игътибарны арттырырга кирәк булыр дип саный.

Казанда инде берничә ел "BezTeatr" балалар театраль студиясе эшли. Аны Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева белән республикасының атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова оештырды. 2017 елдагы хәлләрдән соң татар телен саклауда, үстерүдә безнең нинди өлешебез була ала дип тормышка ашкан проект бу, дип аңлаткан иде Азатлыкка артистлар. Башта студиядә ике төркем иде, берсе – урыс, берсе – татар. Хәзер исә эш бары бер татар төркемендә генә алып барыла. Моны обьектив карар дип аңлата оештыручылар.

Миләүшә Шәйхетдинова белән Зөлфия Вәлиева
Миләүшә Шәйхетдинова белән Зөлфия Вәлиева

— Ике төркем, атнасына ике яки өч дәрес, балалар күп, без Зөлфия белән өлгерми башладык. Үзебез дә эшлибез бит, безнең дә график тыгыз, аннары безгә йөргән балалар да актив, аларның күбесенең йә уку, йә съемкалар, йә бәйгеләрдә чыгыш ясаулар, — дип аңлата Миләүшә. — Шуңа бары тик бер төркемне генә калдырырга булдык. Татарча эшләү үзебезгә дә кызык ди ул.

Студиядә 12 бала шөгыльләнә. Биредә сәхнә теле, бию, актерлык осталыгы дәресләре бар. Биредә дәресләр түләүле, аена 3 мең сум. Артистлар әйтүенчә, ул беренче чиратта арендага түләнгән чыгымнарны түләүгә китә. Бу акча эшләү урыны була алмый, ди алар.

"BezTeatr" быел чыгарылыш спектакле итеп Галиәсгәр Камалның "Банкрот"ын куйды. Еллык нәтиҗәсен күрер өчен беренче чиратта студиягә йөрүче балаларның әти-әниләре, әби-бабалары килгән. Балалар барысы да камил татар телендә сөйләшә. Миләүшә әйтүенчә, алар аерым кастинг уздырмаган.

Өйдә сөйләшкәннәре күренеп тора

— Бик камил сөйләшүче балалар бар. Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевларның кызы Ләйлә йөри. Аның сөйләшүен күпләр белә. Әмма аннан калышмаучылар да бар. Беренчедән, безгә йөрүче балаларның ата-аналары барысы да милли җанлы кешеләр, кем сәнгатькәр, кем журналист, кем укытучы, кем артит дигәнәй. Алар балаларына татар телен сеңдерергә тырыша. Өйдә сөйләшкәннәре күренеп тора. Туган телләрен яраталар, татар театрларына йөриләр. икенчедән, барысы да диярлек татар мәктәпләре, гимназияләрендә белем ала, — дип дәвам итә Миләүшә. — Дөрес, балалары барыбер үзара урысчага күчә ала. Без шалт итеп "Биредә татарча гына сөйләшәбез" дип кисәтеп куябыз. Ул бер уенга ук әйләнде. Балалар үзләре барысын да контрольдә тотарга тырыша. Кемдер начаррак сөйләшә ала, әмма теләге зур. Ничек ул баланы кире кагып була? Кала ул, аралашып камилләшәләр. Менә шул теләк киртәләрне җиңә. Уеннар кызык бит, баланың уйныйсы, катнашасы килсә, ул аның кагыйдәләренә төшенергә тырыша. Бер кызыбыз начаррак сөйләшә иде, хәзер карыйбыз да аңа сөенәбез. Әти-әнисе дә куана.

Шәйхетдинова аңлатуынча, балаларның татар театраль студиясендә шөгыльләнергә теләве, мотивациясе телевидениегә эләгү, сәхнәгә чыгу, спектакльдә уйнауга бәйле.

Балалар үзе кебек сөйләшүче, үзе кебек фикерләүче яшьтәшен күреп, дәртләнә, кыюлана

— Күбесенең "ШаянТВ" тапшыруларында катнашасы килә, алып баручы булу теләге зур, Камал, Тинчурин, Кариев, "Әкият" театрларына йөриләр әниләре белән, бүгеннән үк спектакльләрдә катнашасылары килә. Зәлия Закирова, мәсәлән, Камал театрының күп кешеләр катнашкан күренешләрендә катнаша, — ди Миләүшә. — Бу мөһим, әмма әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә татар телле мохит булуы кадерле. Балалар дуслашып бетте үзара, алар азрак күрешмәсәләр, сагынып киләләр, кочаклашалар. Гаиләләр үзара аралашып китә. Бу да бит кирәк. Балалар үзе кебек сөйләшүче, үзе кебек фикерләүче яшьтәшен күреп, дәртләнә, кыюлана.
"BezTeatr" җитәкчеләре дә мәктәпләрдәге татар теле дәресләре булмаса, телгә мәхәббәт тәрбияләнмәсә, театраль студияләр генә могҗиза тудыра алмый. Барысы да бергә җигелеп эшләгәндә генә тел мәсьәләсен хәл итеп була дип саныйлар.

2021 елда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елында Казан Башкарма комитеты рәисенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова телне үзләштерүдә, татар телле мохит булдыруда татар телле театраль студияләр дә кирәк дип чыгыш ясаган иде. Бу идея быел тормышка ашты. Казанның "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә "Апуш" исемле театраль студия эшли башлады. 30 бала катнашында "Апушның тылсымлы төшләре" дип аталган спектакль дә күрсәтелде. Студиядә балалар бушлай шөгыльләнә, әмма анда эләгүчеләр конкурс аша узды. Кастингка йөздән артык бала килде, алардан 30ы гына сайланды. "Апуш"ның җитәкчесе Алия Фәйзрахманова балаларның татар телен камил белүе шарт иде дип аңлата.

Алия Фәйзрахманова
Алия Фәйзрахманова

— Татар театраль студиясе булгач, туган телне белмәгән балалар белән эшләү авыр булачак иде, шуңа без телне белү дәрәҗәсен дә тикшердек. Гаҗәп, әмма Казанда театр сәнгате белән кызыксынган һәм татарчаны камил белгән балалар күп булып чыкты. Шатландыра бу, әмма шул ук вакытта җаваплылык та, — ди Алия. — Кастингка бер шәп кыз килде, бик талантлы, әмма татарчасы аксый. Эксперемент өчен аны алдык. Бер генә шундый бала. Беләсезме, теләк булганда телне дә өйрәнеп була икән! Шулкадәр тырыш булып чыкты ул. Үзе кебек талантлы балалар белән дә аралашу да ярдәм иткәндер, аның теле бик тиз шомарды.

Дәресләр саф татар телендә бара. Балалар үзара урысча да сөйләшә ала, әмма дәрестә алар туган телдә генә сөйләшә. Аларга ошый. Дәресләрне танылган артистлар, хореографлар алып бара. Балаларга "нагрузка" зур, әмма алар киләсе елга да киләбез дип таралышты. Августа тагын кастинг узачак.

Алия Фәйзрахманова татар телләре ыхшы булган балалар белән эшләү җиңел дип әйтә, аларның күбесе татарча фикерләүче балалар, бу – әти-әни, татар мәктәпләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Фәйзрахманова театраль студияләр балаларның татар телен тормышта да кулланырга, үсәргә, төрле һөнәрләргә өйрәнергә мөмкинлек бирә дип дип сөйли. Әйтергә кирәк, "Апуш" кебек театраль студияләр Казанның башка районнарында да эшләячәк. Төрле мәдәни үзәкләрдә балалар өчен татар театраль студияләрен ачу максаты куелган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG