Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы депутаты илдә җитештерелгән машиналарны сатып алучылардан өч ел транспорт салымы түләттермәскә тәкъдим итә


Архив фотосы
Архив фотосы

Моны Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка депутат Виталий Милонов тәкъдим иткән.

Русия думасында илдә җитештерелгән машиналарны сатып алучыларны ике-өч елга транспорт салымы түләүдән азат итәргә тәкъдим итәләр. Депутат Виталий Милонов Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка шундый мөрәҗәгать язган, дип хәбәр итә RT.

Милонов искәртүенчә, Русиягә кертелгән чикләүләр аркасында машина ясау тармагында проблемнар туган. Чит илләрнең компонентлар һәм машиналар җитештерүче ширкәтләре Русиядән киткәч, яңа машиналарга ихтыяҗ да кимеде, әмма шул ук вакытта Русия машина заводларының җитештерү күләмен арттыру мөмкинлеге туды дигән ул.

"Илдә җитештерелгән машиналарны алучылар ике-өч елга транспорт салымыннан азат ителә алыр иде", дип тәкъдим иткән Милонов.

Шулай ук депутат иске машиналарны утильләштерү һәм Русиядә җитештерелгән яңа машиналарны сатып алуга субсидияләр бирү кебек програмнарны яңартуны тәкъдим итә.

Май ахырында Татарстанда яңа машиналар сату 8,5 тапкырга кимүе хәбәр ителгән иде. Татарстанда Lada-ның иң күп сатып алынган моделе - Lada Granta булган диелә. Әмма бу модельне сатып алу очраклары да узган елның шул чоры белән чагыштырганда 91 процентка кимегән.

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, Русиядә "АвтоВАЗ" ширкәте ике айга эшен туктатырга мәҗбүр булды. Апрель аеннан июньгә кадәр хезмәткәрләрне корпоратив ялга, аннан мәҗбүри ялга җибәрделәр.

Җиһазлар җитмәү сәбәпле, алга таба Lada Granta машиналарында иминлек өчен мөһим функцияләр эшләмәячәк диелде. Аерым алганда, машинаны туктатуда блоклаучы систем – ABS һәм иминлек мендәре урнаштырылмаячак.

3 марттан "Алабуга" махсус икътисад зонасында эшләүче "Соллерс Форд" үз эшен туктатты. Ул Татарстанда 2012 елдан бирле эшләп килде.

Украинага каршы сугыш башланганнан соң Русиядә бер меңнән артык ширкәт үз эшен туктатты. АКШ һәм Европа берлеге Русия оешмалары белән эшләүне тыючы яисә чикләүче яңа санкцияләр кертүен дәвам итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG