Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мобиль интернет элемтәсе начарая


Җиһазлар җитмәү сәбәпле мобиль элемтә операторлары кешеләр аз яшәгән урыннардан 4G роутерларын сүтеп алып аларны зур шәһәрләргә күчерә. Бу турыда The Insider яза.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң җавап буларак чикләүләр кертелгәч, телекоммуникация җиһазлары җитештерүче төп ширкәтләр — Швециянең Ericsson, Финляндиянең Nokia һәм Кытайның Huawei ширкәтләре — Русиядән китте. Нәтиҗәдә Русиянең мобиль элемтә операторлары тиз интернет белән тәэмин итү өчен зарур җиһазлар кытлыгын сизә башлады.

Телекоммуникация челтәрләре төзү проектлары җитәкчесе Игорь Ящук белдерүенчә, иң эре мобиль элемтә операторлары — МТС, "Билайн", "Мегафон" һәм Tele2 — чит илләрдән кулланылган җиһазлар сатып алырга карар иткән. Моннан тыш алар 4G роутерларын кеше аз яшәгән урыннардан зур шәһәрләргә күчерә.

"Хәзер ул зоналарда бушлык барлыкка килә, яки кулланучыларның интернеты өзелә, яки систем сүнеп яңадан кабына", ди Ящук. Аның әйтүенчә, урыннарда 4G параметрыннан түбәнрәк дәрәҗәдәге станцияләр генә кала.

Җиһазлар кытлыгы сәбәпле элемтә проблемнары башлану мөмкинлеге турында белгечләр 2022 елның марты ахырында ук кисәткән иде. Ул чакта операторлар резервларның дүрт-алты айга гына җитәчәге, июль-августта җиһазлар ватыла башлаячагы һәм интернетның тотрыксызлыгы артачагы турында белдерде.

Март ахырында Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм киңкүләм бәйләнешләр министрлыгы мобиль элемтә операторларына "трафикны чиксез куллануга юл куймаска" һәм "кулланылган трафик күләмнәрен балансларга" киңәш итеп хат җибәрде. Министрлык сүзләренчә, лимитсыз тарифлардан баш тарту "Русиядә челтәрләрнең һәм инфраструктураның тиешенчә эшләве", шулай ук "хәзерге санкцияләр басымы һәм чит ил җиһазларын алу мөмкинлеген киметү шартларында челтәргә килгән авырлык тигез булсын" өчен кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG