Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан бәрәне бер елда 13 процентка, ике елда 30 процентка кыйбатланган


Бер ел эчендә Корбанга бәрәннәрнең бәясе 13 процентка арткан Ике ел эчендә бәрәннәр 30 процентка кыйммәтләнгән.

Татарстанда Корбан бәйрәмендә быел бер бәрәннең уртача бәясе 11 500 сум булачак. Бу хакта Татарстан диния нәзарәтенең "Зәкәт" фонды хәбәр итә. Узган ел белән чагыштырганда, сарыкларның бәясе 13 процентка арткан. 2021 елда алар 10 мең сумга сатылган.

Ике ел эчендә исә бәрәннәрнең бәясе 30 процентка үскән. 2020 елда узган Корбан бәйрәмендә аның якынча бәясе 8 мең сум булган.

Шул ук вакытта корбан чалу өчен нисаб күләме кимегән. Ул барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 мең сум күләмендә билгеләнгән. Узган ел ул 36 мең сум иде. 2020 елда исә бары 16 мең сум булган.

Күптән түгел Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Корбан бәйрәме вакытында Татарстанда җирле бәрәннәрне генә чалырга тәкъдим итте. Хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу сәбәпле Русиянең көньяк төбәкләреннән китерелүче сарыкларны республикага кертү рөхсәт ителмәскә мөмкин, Татарстанда корбан чалу өчен сарыклар җитәрлек диелде.

Бүген республикада 300 меңләп мөгезле кече терлек бар. Татарстан Диния нәзарәтенең ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм Вәлиуллин быел Корбанда республикада чалыначак мөгезле кече терлек саны 17 меңгә, эре терлек 50-60 меңгә җитәр дип фаразлады.

Корбан бәйрәме Татарстанда 9 июльдә узачак. Корбан чалыр өчен республикада 39 урын билгеләнгән. Шуларның 17се Казанда оештырылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG