Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президентының иминлек хезмәте бетерелгән


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Бу хезмәт 1992 елда оештырылды һәм Татарстан хөкүмәт аппараты контролендә иде

Татарстан президентының иминлек хезмәте бетерелгән, дип яза InKazan басмасы, "СПАРК-Интерфакс" мәгълүмат базасына таянып.

Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан Татарстан президенты иминлек хезмәтен быел 15 апрельдә чыгарганнар.

Бу хезмәт 1992 елда оештырылды һәм Татарстан хөкүмәт йорты аппараты контролендә иде. Соңгы җитәкчесе – Рөстәм Гомәров.

2022 елның 1 июненнән төбәкләрдәге хакимият турындагы канунга үзгәрешләр гамәлгә керде, ул төбәк җитәкчеләренә президент дип аталуны тыя. Хәзер алар башлыклар дип аталачак. Татарстан президентының атамасы 2023 елда үзгәртеләчәк.

2018 елның сентябрендә Росгвардиягә Русия төбәкләре башлыкларын сакларга вәкаләтләр бирә торган канун гамәлгә кергән иде.

Шул ук вакытта бу хезмәт түләүле, аны төбәкләр килешү нигезендә түләячәк диелде. Тарифларны хөкүмәт раслаячак, ә саклаудан кергән табыш тулысынча федераль бюджетка җибәрелергә тиеш, дип хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG