Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә узган фәнни чарада татар дөньясы турында чыгышлар яңгырады


 Чарада катнашучылар, сулдан: Илһам Гомәров, Азат Ахунов
Чарада катнашучылар, сулдан: Илһам Гомәров, Азат Ахунов

27-29 июнь Türk Ocakları оешмасының Истанбул филиалы оешманың 110 еллыгына багышланган симпозиум уздырды.Өч көнлек чара хәзерге ислам дөньясы мәсьәләләре һәм аларны чишү юлларына багышланды. Азатлык чарада катнашкан Татарстан галимнәренең төп фикерләрен китерә.

Чарада Татарстан галимнәре, Русия мөселманнары диния нәзарәте һәм Мәскәү ислам университеты вәкилләре дә катнашты. Өченче көннең беренче яртысын татар сессиясе дип тә атарга була – чыгышларның өчесе татарча яңгырады.

Беренче көнне узган утырышларның берсе ислам тәсфирләре һәм тәҗрибәләренә багышланды. Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге мөдире Сөләйман Рәхимов алып барган утырышта тарихчы Дамир Исхаков татарда дини яңарыш хәрәкәте турында сөйләде. Ул татар дөньясындагы дини яңарыш хәрәкәтләренең башка төбәкләр белән аралашуга бәйле булуын аңлатты:

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Татар мөселманнары изоляциядә яшәмәгән, күпләр безнең шәкертләрнең Мисыр, Әфганстан, Төньяк Һиндстанга белем алырга йөргәнен искә алырга оныта. Дини реформация хәрәкәте дигәндә, ислам реформациясе дигән төшенчә кайбер чакта тискәре мәгънә ала, чөнки исламда үзгәртергә ярамаган аспектлар бар. Без моны бик яхшы аңлыйбыз, әмма Европа халыкларының формалашуының гомуми теориясе күзлегеннән карасак, яңарыш һәм реформаторлык чорына охшаш этаплар татар дөньясында да булган" диде ул.

Татардагы дини яңарыш этапларының төгәл этапларын атап булмаса да, татарларның исламга карашы 18нче гасыр азагында үзгәрә башлаган, ди галим. Татар дөньясын өйрәнүчеләр моны Урта Азиядә белем алган Габденасыйр Курсави идеяләре белән бәйли. Галим бу чорны татар исламы реформациясе процессы дип карарга була, ди. Курсави да, Шиһабетдин Мәрҗани да исламнан беркая да читкә китми, бары тик булган мәсьәләләргә карашны үзгәртә, дип аңлата галим: "Җәдитчеләрне реформатор дип атарга яраса да, алар һәрвакытта ислам эчендә кала биргән".

Исхаков татар җәдитчелеген өйрәнгән төрек галиме Әхмәт Канлидәрәнең "Татарлар 1917 елга кадәр Милләти Исламия төзеп килгән" дигән тезисын китерде: "Совет хакимияте мөселман системын җимерә башлаганчы, җәдитчеләр башлаган традициянең дәвамын мөселман коммунистларында күрергә була. Бу период беткәч, совет чорының азагына кадәр динсез милләт төзелә". Галим хәзерге Татарстанда мөселман милләтенең һәм дөньяви совет милләтенең милләт төзелешендәге урыны хакында зур бәхәсләр баруын белдерде.

Бүгенге төрки дөньядагы дини мәсьәләләр һәм аларны чишү тәкъдимнәренә багышланган блокта Татарстан Фәннәр академиясменең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашты.

Институтның язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Азат Ахунов совет чорыннан соңгы Татарстанда традицион ислам төшенчәсе турындагы бәхәсләргә ("миллиме, диниме?") күзәтү ясады. Галим 2020 елда басылган "The Concept of Traditional Islam in Modern Islamic Discourse in Russia" җыентыгындагы тезисларны китерде, атеистик рухта тәрбияләнгән өлкән буын белән яңа чорда дини белем алган яшь имамнар арасындагы тәгълимати бәхәс мәсьәләсен кузгатты.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

"Әлеге тикшеренүләр 1990-2022 елларны үз эченә ала, шушы утыз ел эчендә Татарстан РСФСРның автономияле республикасы булудан Русиянең алдынгы икътисади үсеш алган донор-төбәге дәрәҗәсенә кадәр зур сикереш ясады. Статистик саннар дини институтларның саны артуын күзалларга мөмкинлек бирә, әмма саннар Татарстан мөселман җәмгыятендәге реаль процесслар турында сөйли алмый: Татарстандагы мөселманнар җәмгыятендә нинди идеяләр өстенлек итә? Мөселманнар кем артыннан бара? Нәрсәгә өстенлек бирәләр һәм нәрсәне кире кагалар?" – галим әлеге билгесезлекнең һәм идеяләр аермасының сәбәбе итеп татарларда аксакаллар институты юклыгын һәм рухи лидер булмавын атый.

Мәсәлән, Кавказ мөселманнары традицион ислам итеп суфичылыкны танысалар, Татарстан мөселманнарында әлегә кадәр уртак фикер юк. Ул рәсми хакимият тәкъдим иткән "татар исламы" белән тарихи ислам арасындагы бәхәс нокталарын да атады: мәрхүмнәрне искә алу даталары, дөньяви бәйрәмнәргә һәм дәүләтнең дөньяви кануннарына мөнәсәбәт һәм башкалар. Милли ислам турында сөйләгәндә галим милли тел, милли кием, милли гадәтләрнең динне саклаудагы ролен аерып атаган Шиһабетдин Мәрҗанины да, дини бәхәсләрне Мәрҗани рухында хәл итүче Җәлил Фазлыевны, дога һәм вәгазьләрне татар телендә укырга тәкъдим иткән Вәлиулла Якуповны да атап узды. Шул ук вакытта ул 28 яшендә Татарстан мөфтие итеп сайланган иң яшь мөфти Камил Сәмигуллинның бу темада фикер үсеше хронологиясен дә китерде. 2000 елдагы "традицион ислам" 2022 елдагы "традицион ислам" төшенчәсеннән шактый аерыла – моңа ислам хокукында "традицион ислам" төшенчәсенең ныграк өйрәнелүе һәм яңа буын мөселманнарның белем дәрәҗәсе сәбәпче, ди галим.

Сөләйман Рәхимов
Сөләйман Рәхимов

Ислам мирасы үзәге мөдире Сөләйман Рәхимов яшьләрнең ана телләрен начар белүләрен, яки һич белмәүләрен әйтте. Иске дини китапларның яртысы татарча, яртысы гарәп, фарсы яки төрек телләрендә. Төрек дөньясы өчен уртак ислам теологиясе програмы булдырып, китаплар өчен бер стандарт кертергә тәкъдим итте, бу сорауда Төркия тәҗрибәсен кулланып, проблемны чишәргә мөмкин дип өмет белдерде.

Симпозиумда чыгышлар яңгыраган арада "Төрек учаклары"ның эчке сәясәтенә кагылышлы җәнҗал да килеп чыкты: чара ачылышына Истанбул шәһәре башканы Экрем Имамоглуны чакырылуына җавап итеп, "Төрек учаклары"ның Әнкарадагы мәркәзе оешманың Истанбулдагы филиалы башлыгының бу вазифадан читләштерелүен игълан итте. Истанбул мэры оппозициядә булуы белән билгеле, 2019 елда ул хәтта хөкүмәтнең "Милләт альянсы" фиркасенең дә намзәтен узып, сайлауларда җиңде, рәсми хакимият Имамоглуның җиңүен кабат сайлаулар оештырып, зур аерма белән тавыш җыйгач кына танырга мәҗбүр булды.

Türk Ocakları – Төркиядә хөкүмәтнеке булмаган иҗтимагый оешма. Оешмага 1912 елда, Госман империясенең соңгы елларында, барлык төрек булмаган халыкларның диярлек үз милли комитетлары булдырылган чорда нигез салына, оешма төрек халкының милли комитеты буларак оеша. 1917 елгы рус революциясеннән соң Төрек учаклары президенты Хамдулла Суфи Танриовер шулай ук төрки чыгышлы качакларны Төркиягә сыендыруны хуплый. Хәзерге шартларда оешма Украинадагы сугыштан качкан төрки халыкларга Төркиядә вакытлыча яшәргә рөхсәт бирүне яклый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG