Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан эшчеләренең 46 процентына хезмәт хакы төп ихтыяҗлары өчен дә җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр яшәргә акчасы җитмәүчеләр  арасында эшче һөнәр ияләре, (60 процент) медицина хезмәткәрләре һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләр (51 процент) күп.

Башкортстанда бер ел эчендә хезмәт хакы төп итыяҗларын каплау өчен дә җитмәүче кешеләр саны арткан. Узган ел андыйлар 32 процент булган, быел – 46 процент, дип яза "Аспекты" басмасы hh.ru тикшеренү хезмәте уздырган сораштыруларга таянып.

Сораштыруда катнашканнарның 15 проценты гына үзен хезмәт хакына тәэмин итә алуын әйткән, ә бер ел элек андыйлар 19 процент булган.

Бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр яшәргә акчасы җитмәүчеләр арасында эшче һөнәр ияләре, (60 процент) медицина хезмәткәрләре һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләр (51 процент) күп.

IT-белгечләр, чимал чыгару өлкәсендә эшләүчеләр һәм топ-менеджерлар иркенрәк яши диелә.

Сораштыруда катнашканнарның 40 проценты җитмәгән акчаны туганнарыннан, дусларыннан һәм хезмәттәшләреннән бурычка алып тора, 27 проценты кредит картасын куллана.

Сораштырылган башкортстаннарның 70 проценты яңа кием алудан, 68 проценты – сәяхәт итүдән, 54 проценты – буш вакытын күңелле уздырудан, 29 проценты – түләүле медицинадан һәм дарулардан, 22 проценты – белем алуга чыгымнардан баш тартырга мәҗбүр булуын белдергән.

Тикшеренүдә катнашканнарның 3 проценты киләчәктә керемен арттыру өчен берни эшләмәвен әйткән. 73 проценты югары хезмәт хакы түләнә торган эш эзли, 53 проценты яңа белемнәр үзләштерә, 37 проценты өстәмә эш эзли, 26 проценты эш урынында күтәрелергә тырыша, 19 проценты инвестицияләр ярдәмендә керем чыганагы булдырырга омтыла диелә.

Күптән түгел халык кереме иң югары булган төбәкләр исемлегендә Башкортстанның 35нче урында торуы хәбәр ителде. Республикада фәкыйрьлек чигендәгеләрнең саны 11,4 процент.

Башкортстаннарның керемнәре кимесә дә, Украинаның фетнәчел төбәкләренә ярдәм җибәрүдә Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгылыкта. Республика Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды, даими рәвештә һуманитар ярдәм дә җибәреп тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG