Татарстанда яшәүче 44,5 мең кешедә 75 мең берәмлек корал бар, дип хәбәр иткән Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев, бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Аның әйтүенчә, 2022 елда гына да Дәүләт хезмәтләре порталы аша лицензия алу һәм озайту өчен 16 мең гариза килгән.
Узган елның җәендә Росгвардия идарәсендә коралы булган 45 мең кеше исәптә торган, аларның 72 мең берәмлек утлы коралы теркәлгән.
Шул рәвешле, Казанның 175нче гимназиясендә фаҗига булып, бер ел узганнан соң, Татарстанда сивил коралның саны хәтта арткан, ә аларның хуҗалары саны бераз кимегән.
"Федераль канунга ярашлы, коралга ия кешеләрне без биш елга бер тикшерәбез. Әмма хәзер ел саен тикшерү уза", дигән Камалиев.
2022 елда республиканың 70 процент коралга ия кешесе тикшерелгән. 1 гыйнвардан башлап аларга корал әйләнеше кагыйдәләрен бозган өчен 844 беркетмә төзелгән. Росгвардия хезмәткәрләре 240 берәмлек коралны тартып алган.
29 июньдә "Корал турындагы" федераль канунга үзгәрешләр гамәлгә керде, аларга ярашлы ау мылтыгын һәм үз-үзеңне саклау өчен кулланылучы шома озын көпшәле утлы коралны 21 яшьтән соң гына алырга ярый, элек 18 яшьтән рөхсәт ителә иде.
Хәрби хезмәттә булучыларга һәм Төньякның асаба халыклары вәкилләре өчен чыгарма ясалган.
Моннан тыш, Камалиев әйтүенчә, канунсыз корал әйләнеше өчен, балигъ булмаганнарга карата көч кулланган өчен, террорчылыкны аклаган һәм хуплаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылганнар корал ала алмаячак. Шулай ук соңгы бер ел эчендә административ сак астына алынганнар, наркотиклар кулланып тотылганнар һәм исерек килеш машина йөрткән кешеләр дә.
Канунны кырыслату Казан гимназиясендәге атыш белән бәйле.
2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде, атышта 23 кеше яраланды.
Фаҗигадән соң мәктәптә сак хезмәте булмавы ачыкланды. Мәктәп мөдире Әминә Вәлиевага "гамьсезлек" маддәсе нигезендә эш ачылды.
Атышны тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.
175нче гимназия җирләрендә хәтер паркы ясаячаклары хәбәр ителде.
Быел 11 майда мәктәптә бу фаҗигане искә алдылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!