Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ннан 331 кеше китертелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларны Уфадан тыш, Салават һәм Туймазы шәһәрләрендәге вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырачаклар.

3 июль көнне Башкортстанга Украинаның фетнәчел Донецки һәм Луһански төбәкләреннән кешеләр белән тагын бер поезд килгән. Бу хакта Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Украинадан китерелүчеләр арасында 105 бала, 98 ир-ат һәм 128 хатын-кыз бар диелә. Бер хатын-кызның йөкле булуы, баласын мөгаен Русиядә тудырачагы әйтелгән. Шулай ук дүрт кеше инвалидлар арбасында дип искәртелә.

Бу юлы Украинаның фетнәчел төбәкләреннән китертелүчеләр Уфада гына калмаячак. 210 кеше Уфада – "Речные зори" шифаханәсендә яшәячәк, 95 кеше Салават шәһәренә җибәреләчәк, аларны "Урал" кунакханәсенә урнаштырачаклар. Калган 50 кеше Туймазы шәһәрендәге "Башкортстан" кунакханә комплексында яшәячәк диелә.

27 апрельдә Уфага Украина һәм Донбассның фетнәчел төбәкләреннән 306 кеше китерелде. Алар арасында 69 бала бар диелде. Башкортстанга 17 кешедән торган беренче төркем 21 апрельдә килгән иде.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында Донецки һәм Луһански төбәкләрендә дә киеренкелек артты, кешеләр Русиядә сыену эзләргә мәҗбүр.

Июнь башында Башкортстанда Украинадан китерелгән бер кешегә тәүлегенә якынча 1450 сум бүлеп бирәчәкләре хәбәр ителде.

450 сумы – ашатуга, бер мең сумы – яшәтүгә бүленә, моңа вакытлыча яшәү пунктларының эшен оештыру, ятак, юыну кирәк-яраклары алу, шулай ук җыештыру, чүп чыгару кебек хезмәтләр өчен чыгымнар керә.

Май башында Татарстан хөкүмәте дә Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга компенсация күләмен билгеләгән иде.

Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнде. Акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен. Бу – компенсация күләме, ә аларны урнаштырган оешмаларның чыгымнары чынлыкта күбрәк тә булырга мөмкин.

2 апрельгә каршы төндә Татарстанга Донбасстан 502 кеше китерелгән иде. Аларны Казанда "Санта" һәм "Васильевский" шифаханәләренә, Чаллыда исә "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗжилбыт" тулай торагына урнаштырулары хәбәр ителде. Соңрак тагын 486 кеше китерелде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп алып китте дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG