Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Луһански өлкәсендәге сугышларда катнашучы хәрби бүлекләргә "ял итәргә" кушкан


Владимир Путин һәм Сергей Шойгу, архив фотосы
Владимир Путин һәм Сергей Шойгу, архив фотосы

Шойгу Путинга кораллы көчләр “махсус хәрби операцияне дәвам итә” дип хисап биргән.

Русия президенты Владимир Путин саклану министры Сергей Шойгу белән күреште. Очрашу барышында Шойгу президентка фетнәчел "Луһански халык республикасын" азат итү" турында җиткерде дип хәбәр итә "Интерфакс".

Үз чиратында Путин "Центр" төркеменең Луһански юнәлешендәге сугышларда актив катнашкан хәрби бүлекләренә ял бирергә кушкан.

Шулай ук Путин "Центр" төркеме хәрби җитәкчесе, генерал-полковник Александр Лапинга һәм Көньяк хәрби бүлгенең 8нче гаскәре хәрби җитәкчесе урынбасары, генерал-майор Эседулла Абачевка Русия каһарманнары исемнәре бирүне игълан иткән.

Шойгу Путинга кораллы көчләр "махсус хәрби операцияне дәвам итә" дип хисап тоткан.

Русия саклану министрлыгы мәгълүматынча Луһански юнәлешендә Украина ягының 2218 хәрбие үлгән, 3251 хәрбие яраланган. Русия гаскәренең югалтулары турында Шойгу хисап мәгълүмат бирмәгән.

Украина белдерүенчә, сугыш башыннан бирле Русиянең 36 200 хәрбие һәлак булган.

Ике якның да югалтулар турындагы белдерүләрен сугыш барышында бәйсез чыганаклар аша тикшерү мөмкин түгел.

Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән быел 24 февральдә башланган иде. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

Шулай ук Русия хакимиятләре "Луһански халык республикасы" җирләре дип бөтен Луһански өлкәсен саный.

Кичә, 3 июльдә Русия гаскәрләренең Лисичанскины – төбәктә украин гаскәрләре тотып торган соңгы зур шәһәрне алулары билгеле булды.

Украина президенты Владимир Зеленский украин гаскәрләренең Лисичанскидан чигенүе "хәрбиләребезнең гомерләрен саклау өчен эшләнде" дип аңлатты.

"Әгәр гаскәрдәге хәрби җитәкчеләребез, фронтның утлы корал ягыннан дошман көчлерәк булган билгеле бер нокталарыннан кешеләрне ала икән, ә бу Лисичанскига да кагыла, бу бер генә әйберне аңлата: тактикабыз һәм чит илләрдән заманча корал җибәрүләрен арттыру ярдәмендә без кире әйләнеп кайтачакбыз, — диде Зеленский.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG