Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Метроэлектротранс"ның элеккеге башлыгы Әсфән Галәвов йорт сагыннан чыгарылды


Әсфән Галәвов
Әсфән Галәвов

Аңа 15 августка кадәр кайбер гамәлләрне чикләү чарасы билгеләнде. 

Татарстан Югары мәхкәмәсе "Метроэлектротранс"ның элеккеге башлыгы Әсфән Галәвов эше нигеәзендә апелляция шикаятен карады. Галәвов йорт сагыннан чыгарылды, аңа 15 августка кадәр кайбер гамәлләрне чикләү чарасы билгеләнде.

Әсфән Галәвов июньдә, зур күләмле финанс хәрәмләшү кылуда шикләнеп тоткарланган иде. 18 июнь, шимбә көнне Казаннның Совет районы мәхкәмәсе аны 1 ай 20 тәүлеккә, ягъни 15 августка кадәр йорт сагына утыртты.

Галәвов адвокатлары бу карарны шикаять итте.

Басма чыганаклары мәгълүматынча, Галәвов гаепләнгән җинаять эше "Демография" дәүләт проекты белән бәйле. Янәсе, 2019 елда, Галәвов идарә иткән чорда, "Метроэлектротранс" пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләренең белемен камилләштеү өчен 12 миллион сумлык субсидия алган. Әмма тикшерү комитеты, икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш баш идарәсе (УБЭП) хезмәткәрләре белем бирүне оештырырга тиешле оешма белән төзелгән килешү - ялган дип саный. Тикшерү фикеренчә, бу акчалар үзләштерелгән диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG