Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Корбан гаетендә Украинадагы сугышның бетүе өчен дога кылдылар


Казанның Гали мәчете
Казанның Гали мәчете

Бүген мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә. Быел ул мәчетләрдә пандемиядән соң беренче тапкыр чикләүләрсез узды. Гает намазында илләр арасындагы низагларның ахыры хәерле тәмамлансын дип дога кылдылар.

Казанда мөселманнар мәчетләргә төнге өченче яртыда ук җыела башлады. Иртәнге намаз укылганнан соң, Коръән укылды, гает вәгазе сөйләнде. Сәгать дүрт тулганда гает намазы кылынды. Татарстан районнарында Корбан гаете кояшның сәгать ничәдә чыгуына карап үткәрелә.

Елдагыча Казанның Гали мәчетендә бәйрәм чарасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аны ТНВ, "Хузур ТВ" каналлары, Болгар радиосы туры трансляциядә алып барды. Башка еллардан аермалы, гает вәгазен мөфти Камил Сәмигуллин түгел, ә аның урынбасары Илфар Хәсәнов укыды. Мөфти бу көннәрдә Мәккәдә хаҗ кыла. Ул үзенең тәбрикләү сүзен видео мөрәҗәгать аша юллады.

Гали мәчетендә Миңнехановтан тыш алгы рәтләрдә башка җитәкчеләр дә күренде. Гает намазында Русия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан президенты хакимияте башлыгы Әсгать Сәфәров, Татарстан президентының эшмәкәрләр хокукын яклау вәкиле Фәрит Габделганиев катнашты.

Гает намазында катнашучылар
Гает намазында катнашучылар

Гаетне алып барган Илфар Хәсәнов вәгазьгә керешер алдыннан Владимир Путиннан котлау телеграмы килүен әйтте, ләкин узган еллардагы кебек Русия президентының тәбрикләү сүзләрен укымады. Хәсәнов беренче рәттә утырган Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатен тулысынча укып чыкты. Татарстан президентының тәбрикнамәсендә 922 елда ислам диненең дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителүе "Русия цивилизациясе барлыкка килүнең, безнең гаять киң мөселман дөньясының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итүебезнең алшарты булды" дип әйтелә. Шулай ук Миңнеханов мөрәҗәгатендә Корбан бәйрәме "Ватаныбызны яклау өчен безгә бәрәкәтле көч бирсен" диелә.

Мөфти урынбасары үз чыгышында бүгенге вазгыятькә, дини һәм милли мәсьәләләргә кагылмады, бары Корбан бәйрәменең тарихы, аның дини мәгънәсе турында сөйләде.

Гает намазы
Гает намазы

Гает намазыннан соң Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев Украинага каршы сугышка киткән егетләргә исән-имин әйләнеп кайтулары өчен дога кылды.

"Илләр арасында барган низагларның ахырларын хәерле кылып, үз вакытында тәмамланып, андагы егетләребезгә сау-сәламәт ватаннарыбызга әйләнеп кайтуларын насыйп кылсаң иде", дип дога кылдырды ул.

Башкортстанда бер көн ял өстәлә

9 июль Татарстан һәм Башкортстанда рәсми бәйрәм көннәре санала. Быел ул шимбә көнгә туры килү сәбәпле, Башкортстанда 11 июль дә ял көне дип игълан ителде. Татарстан рәсмиләре исә бәйрәмне бер көнгә озайтмаячакларын әйтте. 11 июль эш көне булачак.

Башкортстанда Корбан бәйрәме төрле мәчетләрдә төрле вакытта узды. Уфаның "Ихлас" мәчетендә гает намазы иртәнге 6да укылса, "Лалә" мәчетендә баш мөфти Тәлгать Таҗетдин катнашындагы бәйрәм чарасы 9да башланды. Аны БСТ каналы туры эфирда күрсәтте.

Корбан чалу өчен Татарстанда 39 урын билгеләнгән. Шуларның 17се Казанда оештырыла. Алар нигездә өч көн эшләячәк.

Корбан бәрәннәре кыйммәтләнде

Быел Корбан бәйрәме сугыш вакытында һәм шуның нәтиҗәсендә Русиягә карата кертелгән санкцияләр шартларында уза. Татарстанда инфляция күтәрелү сәбәпле, корбан бәрәннәренең бәясе, узган елга караганда, 13 процентка артты, ә ике ел эчендә 30 процентка кыйммәтләнде.

Татарстан диния нәзарәтенең "Зәкәт" фондында бер бәрәннең уртача бәясе 11 500 сумга төшә. 2021 елда аларны 10 мең сумга сатып алып булган, 2020 елда – 8 мең сумга.

Аерым мәчетләрдә бәрәннәрнең уртача бәясе бераз кыйммәтрәк. Мәсәлән, Лаеш районының Сокуры бистәсендәге "Юлчы" мәчете корбан чалуга мөрәҗәгатьләрне интернеттан кабул итә. Курбан2022.рф сайтында әйтелгәнчә, 28-32 килолы иң арзан бәрән 10 мең сумга чыга, 36-40 килолысы – 12 500 сум, 42-46 килолысы – 15 000 сумга чалына. Азатлыкка хәбәр итүләренчә, мәчеттә корбанга Татарстан бәрәннәре генә кулланыла. Аларны Питрәч һәм Биектау районнарыннан алып килгәннәр. Корбан башланырга бер көн кала онлайн рәвештә бәрән алуны туктаттылар. Моны мөрәҗәгать итүчеләрнең күп булуы белән аңлаттылар.

Җирле бәрәннәр генә чалына

Казанның Салмачи бистәсендә дә өйдән чыкмыйча корбан чалырга мөмкин. Ikurban.ru хезмәтләрен кулланган кешеләргә корбан итен китереп бирәләр.

Быел Татарстан рәсмиләре Корбан бәйрәме вакытында җирле бәрәннәрне генә чалырга тәкъдим итте. Хайваннарда йогышлы чирләр таралу сәбәпле, Русиянең көньяк төбәкләреннән китерелүче сарыкларны республикага кертү рөхсәт ителмәскә мөмкин диелде. Хөкүмәтнең ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, республикада корбанга җитәрлек санда сарык бар.

Башкортстанда да корбан бәрәннәрен махсус урыннарда гына чалырга ярый. Уфада ике урын билгеләнде. Моннан тыш, башка шәһәрләрдә аерым мәйданнар бүленде. Башкортстанда да бәрәннәрне онлайн чалдырып була. Аларның бәясе 10 500 – 13 500 сум тирәсендә билгеләнгән.

Соңгы ике елда Согуд Гарәбстаны коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылуны тыйган иде. 2022 елда хаҗга Русия мөселманнарына 11 318 квота бүлеп бирелде. Бу пандемиягә кадәрге вакыттан ике тапкырга азрак. Хәзерге вакытта Татарстаннан 810 мөселман Мәккәдә Корбан бәйрәмен каршы алды. Башкортстан диния нәзарәтенә 150 урын, Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Русия үзәк диния нәзарәтенә 900гә якын квота бирелде, шуларның күбесе Башкортстан мөселманнары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG