Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең Бутово мәчетенә карточка белән генә кертәчәкләр: Синҗан тәҗрибәсе килә


Мәскәүнең Көньяк Бутово мәчетенә киләсе җомга намазына турникет аша карточка белән генә кертәчәкләр. Карточканы "Милосердие" оешмасына гариза тапшыргач кына бирәчәкләр.

Көньяк Бутовода урнашкан мәчеттә инде турникетлар урнаштырылган. Берничә атна элек мәчеткә йөрүче мөселманнарга гариза тутырырга кушылган. Ул гаризаларда үзең турында мәгълүматны язып тапшыргач сиңа мәчеткә керү өчен махсус карточка ясап бирәчәкләр. Карточканы алу өчен гариза тапшыру белән бергә тагын бер мең сум да түләргә кирәк. Бу хакта Азатлыкка әлеге мәчеткә җомга намазларын даими йөрүче Русия фәннәр академиясенең көнчыгышны өйрәнү институтында лаборант-тикшерүче булып эшләүче Станислав Белянский язды. Аны беренче чиратта мәчетнең мөселманнар турында мәгълүмат җыюы борчый.

"Мин моны ярамаган хәл дип саныйм. Мөселманнарга карата контрольны арттыруга каршымын, чөнки Русиядә алар болай да эзәрлекләнә.
Илдә шөрепләрне ныграк кысалар, кайбер имамнар да паровоздан алда йөгерә. Аларның ниятләре турында мин белмим.

Гариза
Гариза

Бутовода мәчет имамы Марат Алимов үзләренең мәчеткә йөрүче мөселманнарны белергә тиешлеге белән аңлата. Бик күп илләрдә, шәһәрләрдә булганым бар, мәчеткә керер өчен беркайчан да берни сораганнары булмады. Чиркәүгә дә, синагогага да теләсә кем керә ала. Берничә атна элек бу компания башлангач, гаризалар таратыллар. Ишек төбенә турникетлар куйдылар. Инде узган җомгада эшли башлаячак дигәннәр иде, әмма киләсе атна җомгасына калдырдылар. Имам, ошамаса башка мәчетләргә барыгыз, әмма тиздән анда да бу тәртип кертеләчәк диде. Өстәге җитәкчеләр шөрепләрне кыса, ә имамнар аларга яраклашырга тырыша кебек", ди Белянский.

Гаризаны мәчет каршындагы мөселман кибетеннән алып тутырасы икән. Анда үзең турында мәгълүматны язмалы. Белянский әйтүенчә, теләгән кеше анда ялган мәгълүмат та кертергә мөмкин, шуңа имамның кемнең-кем икәнен белү өчен дигән сүзләре мантыйкка туры килми.

Турникет
Турникет

Гариза белән тапшырылачак бер мең сумның бер өлеше карточка ясату, икенчесе мәчеттәге хуҗалык кирәк-ярагына тотылачак диелгән.
Белянскийны беренче чиратта гариза тутырттырулары борчый.

"Бу мәгълүматның кайда китәсен беркем белми, үтәкүренмәлелек юк. Кемнең кулына килеп эләгер. Имам кешеләрне белсен өчен генә мөселманнарны Аллаһ йортына кертмәү бик сәер. Дин иреге бар, шуңа һәр кеше ирекле рәвештә үзе теләгән мәчеткә килергә хокуклыдыр дип саныйм. Җомга намазы ир кешегә фарыз гамәл. Шуңа кертмәү бик гаҗәп. Аннары Русиядә бөтен яман әйбер бик тиз тарала. Башка мәчетләргә дә таралуы ихтимал бит. Синҗандагы мөселманнарны контрольга алу һәм монда кертелә торган тәртип арасында уртаклык бар", диде Станислав Белянский.

Азатлык мәчет имамы Марат Алимовка да шалтыратып, ни сәбәпле мәчеткә махсус карточкалар белән генә кертүен белеште. Алимов бу хәлләрне кире какты. Ләкин имам Азатлык хәбәрчесен аңламаган булып чыкты.

Марат Алимов
Марат Алимов

"Журналист шалтыратып мәчеткә керү түләүле булачакмы дип сорады. Мин үземә кыйммәтле машинага да, фатирга да акча җыймыйм. Бу иминлек өчен эшләнә. Без мәчеткә килгән һәр кешене контрольда тота алмыйбыз. Кайбер кешеләр читтән килә, без аларны белмибез, кайберләрен бөтенләй беркем дә белми. Карточкалар иминлек максатыннан кертелә, чөнки башкача контрольдә тота алмыйбыз. Кайбер кардәшләр килә дә мәчет янында телефоннан сөйләшеп тик басып торалар. Мәчеткә дә кермиләр, ник кермиләр, белмим. Бу сәдака акчасына төзелгән мәчет. Хакимият акча бирмәде. Шуңа күрә иминлек өчен борчылып мин беркайда да китә алмыйм, гәрчә хаҗга барырга тиеш идем - бармадым.

Акчаларга килгәндә без аны мәчетне җыештыручыга түләргә тотабыз. Шулай ук бер кардәшебез иминлек мәсьәләсендә ярдәм итә, чөнки аның тәҗрибәсе бар. Аңа да түлибез. Имамнарга да бит хезмәт хакы кирәк. Янгын сүндерү һәм Росгвардиянең иминлек төймәсе иминлек паспорты белән бергә айга 50 мең сумга төшә. Ут, газ, су... Нәрсәдер ватылса аны төзәтү өчен кешебез бар. Аңа да хезмәт хакы түләмәле. Чыгымнар аена ярты миллион сумга якын. Мәдрәсә урынын арендалыйбыз, анда унлап укытучыбыз белем бирә. Аларга да хезмәт хакы түләргә кирәк. Мохтаҗлар да килеп ярдәм сорый. Зәкәтләрне аларга бирәбез. Чыгымнар бик күп. Мәчетне төзү иң аз чыгым, ә менә аны тоту иң күп чыгым. "Ашаган белми, тураган белә", диләр. Җыела торган сәдака гына җитми", дигән ул җомга намазына килүчеләргә.

Марат Алимов 350 кешенең инде гариза тутыруын әйткән. Аларның карточкалары әзер икән.

Чыгышы белән Татарстаннан булган, хәзер Германиядә яшәүче шәригать, дин белгече Ислам Шакирҗанов карточка белән керә торган урынны мәчет дип атап булмый, чөнки шартына туры килми ди.

"Шартына туры килсен өчен мәчеткә керү ирекле һәм бушка булырга тиеш. Димәк бу шәхси җыела торган урын булачак. Ә җомга намазы мәчеттә укылырга тиеш. Шәхси урында укылса, анда да кереп-чыгулар ирекле булырга тиеш", диде ул.

Киров мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиулла шулай ук моны дөрес хәл түгел ди.

Зөфәр Галиулла
Зөфәр Галиулла

"Мәчеткә теләсә-кемнең керергә хокукы бар. Кеше синең (имамның) йортына түгел, Аллаһ йортына намаз укырга керә. Син Аллаһы Тәгаләдән өстенрәк нинди канун куя аласың? Монда Аллаһ кануннарын итәгать итәргә кирәк. Мәчеткә керүгә каршы бернинди канун да чыгара алмыйлар.

Заманында ак күлмәктән генә керергә дигән сүзләр киткән иде. Андый әйберләр булырга мөмкин түгел. Кешенең мәчеттә намаз укыр өчен киеме чиста һәм пакь булырга тиеш. Аның шартлары шуннан гыйбарәт.
Карточкалар белән генә кертсәләр дә, җомга намазы үтәлгән санала, ләкин аны эшләгән кеше гөнаһлы була. Әгәр дә мине әлеге мәчеткә керергә рөхсәт юк дип кире борсалар, миндә гаеп булмый. Мәчет көндез генә түгел, төнлә дә ябылырга тиеш түгел. 90нчы елларда Мәскәүдә без мәчеттә куна идек. Хәзер генә аларны бикләп куя башладылар. Бездә дин саннан сыйфатка әйләнмәде", ди ул.

Мәчеткә карточка белән кертү башлангычы Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә мәчетләр белән булган хәлләргә дә охшаш. Русия һәм Кытай этноконфессиональ сәясәт һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштырды. Аерым алганда, Кытай ширкәтләре Русиядә кешеләрне тану системын куллануда тәҗрибә уртаклашалар, бу системнар тышкы күзәтү камераларына тоташтырылырга мөмкин.

Ике ел элек "Имин шәһәр" програмы кысаларында унаштырылучы видеокүзәтү камералары Казанда мөселманнар арасында ризасызлык уяткан иде. 2019 елда "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте Татарстан мөселманнары диния нәзарәтеннән Казан мәчетләренә керү мөмкинлеген бирүне таләп итте. Казанның "Миргазиян" мәчете имам-хатыйбы Габдрәүф Зәбиров моңа каршы чыкты. Әлеге камералардан мәгълүматлар турыдан-туры федераль иминлек хезмәтенә юлланачак дип белдерде. Соңрак ул эшеннән китте.

Халкы диндарлыгы белән билгеле Мордовиянең Азюрка авылында да видеокамералар урнаштырылды. Хокук яклаучы Ирек Биккинин татар авылында 70 видеокамера бар дигән иде. Тәртип саклау органнары мондый авылларда яшәүчеләрне игътибар белән күзәтә.

Белешмә: Синҗандагы уйгырлар хәле

  • Синҗан-Уйгыр автономияле районы – Кытайның көнбатышындагы төбәк. Мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлек.
  • Төбәктәге халык саны – 25 млн 852 мең кеше (2020), шул исәптән, уйгырлар (46.4%), кытайлар (39%), казакълар (7%), дунганнар (4.5%). Кайбер исәпләүләргә караганда, анда биш меңләп татар да яши.
  • Уйгырлар — Синҗанда яшәүче иң зур төрки халык (11,3 млн), аларның күбесе мөселман. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында (8,3 млн).
  • 2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре Синҗанда кытайлаштыру сәясәте алып бара. Бу сәясәт нәтиҗәсендә миллионнан артык мөселман (аларның күбесе уйгыр) "тәрбия лагерьларына" ябылды. Меңнәрчә мәчет җимерелде, йөзләгән мең бала ата-аналарыннан аерылып интернат-мәктәпләргә җибәрелде.
  • Меңнәрчә уйгыр галиме, сәнгать әһеле юкка чыкты, яки аларның илдән чыгу һәм ил эчендә хәрәкәт итү иреге чикләнде. Уйгыр теле икенче планга күчте, төбәктәне мәдәни һәм дини ландшафт системлы рәвештә үзгәртелә.
  • Кытай хакимиятләре Синҗанны видеокамералар белән тутырган. Төбәккә керүче кешеләрдән смартфоннарына хөкүмәтнең махсус күзәтү әсбабын куярга таләп итәләр. Җирле халык хакимиятләргә ДНК үрнәкләре тапшыра. Аларның йортлары янында QR-кодлар бар, моның ярдәмендә Кытай полициясе бер секунд эчендә гаилә турында төп мәгълүматны ала ала.
  • Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, мәҗбүри стерильләштерү, уйгыр балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштыру һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар куллану аркасында күпчелек уйгырның тормышы бозылды.
  • Кытай рәсмиләре уйгырлар геноцидында гаепләүләрне кире кага, алар өчен төзелгән "тәрбия лагерьларын" укыту һәм заманга яраклаштыру үзәкләре дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
.

XS
SM
MD
LG