Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан журналистлары газетларның тиражы кимүне анда дөреслек язылмау белән аңлата


Башкортстанда чыгучы газетлар
Башкортстанда чыгучы газетлар

Башкортстанда газет һәм журналларның тиражлары акрынлап кимүе дәвам итә. Шул ук вакытта интернет аша укучылар саны үсә бара. Журналистлар газет укучыларның саны кимүнең объектив сәбәпләре бар дип белдерә

Интернетта укучылар өчен көрәш

Башкортстанда газет-журналларда эшләүче журналистларның хезмәт хаклары дистә елга якын һаман бер үк дәрәҗәдә тора. Шул ук вакытта соңгы елларда интернеттагы язмалар өчен гонорар түләнә башлады. Интернет өчен гонорар күләме баллар нигезендә исәпләнә. Мәсәлән, алты рәсми газет балл җыюда үзара ярыша. Алар өч телдә чыгучы хакимият басмалары: "Республика Башкортостан", "Башкортостан", "Кызыл таң" һәм яшьләр газетлары "Йәшлек", "Өмет", "Молодежная газета". Соңгысы кәгазьдә басылудан туктап, интернет басма буларак кына калды. Баллар мәкаләнең күпме укылуы, сәхифәгә кергән яңа укучылар саны һәм бер кешенең ничә язма укуына карап җыела.

Күбрәк балл җыйган газетларга күбрәк гонорар бүленә, журналлар, район газетлары баллар өчен үзара ярыша. Өстән медиаплан белән төшерелгән рәсми хәбәрләр өчен рәсми газетларга 40 мең сум өстәмә гонорар да бирелә. Рәсми язмалар бик аз укыла, газет һәм журнал мөхәррирләре иң күп укылган язмаларның чәчмә әсәрләр булуын билгели. Аннан соң криминаль темаларга һәм артистлар турындагы язмаларның укучылары күбрәк.

Интернет язмаларга гонорар алу өчен басмалар арасында ярыш бара. Күбрәк укылу берничә сәбәпкә, эчтәлеккә, мәкаләнең исеменә, басманың социаль челтәрләрдәге укучылары күп булуына бәйле. Газет яки журналның сәхифәсендә көн күргән язмаларга күбрәк кеше керсен өчен басмаларның социаль челтәрләрендәге төркемнәренә сылтамалар куела. Мәкаләнең авторы сылтамаларны социаль челтәрдәге үз битенә дә куя, биредә дә язылучылары күп булуы файдалы. Сылтамалар башлыча ВКонтакте аша таратыла, шулай ук Одноклассники социаль челтәре белән дә эшлиләр. Узган ел Instagram һәм Facebook аша да сылтамалар тарата башлаганнар иде, ләкин март аеннан бу челтәрләр Русиядә тыелды. Агымдагы елда Telegram белән эшләү дә башланды. Тик әлегә сүлпән бара.

ВКонтакте челтәрендә иң күп укучысы булган басма – башкорт телендә нәшер ителүче "Башкортостан" газеты. Аның 110 меңнән артык укучысы бар. "Йәшлек"нең – 76 мең, "Кызыл таң"ның – 45 мең, "Өмет"нең 21 мең укучысы бар.

Одноклассникида исә татар басмалары иң күп укучыга ия. "Кызыл таң" – 16 мең, "Өмет" – 6 мең укучыга җыйган. "Тулпар" 14 700 укучысы белән журналлар арасында беренче урында бара. "Башкортостан"га – 6 мең,"Йәшлек"кә – 2 700 кеше язылган.

Баллар саны белән "Башкортостан" беренче урында бара. Ул июнь аенда 200 балл җыйды. Аннан соң "Республика Башкортостан", "Йәшлек", "Кызыл таң", "Молодежная газета" һәм "Өмет" газеты. "Кызыл таң"ның бишенче урыннан дүртенчегә менүен исәпкә алмаганда, бу урыннар даими үзгәрешсез килә.

Басмаларның сәхифәләре ике ел элек гомум платформага күчерелгән иде. Аңа кадәр һәр газет һәм журналның үз сәхифәсе булды. Июнь аенда проблемнар булып сәхифә өч көн эшләмәде. Хәзер андый хәл кабатланмасын өчен һәр басманың үз сәхифәсен кайтару турында сүз бара. "Украина һәм Европадагы башка дус булмаган дәүләт хакерларына бер платформага тупланган сәхифәгә проблемнар тудыру җиңел, ә йөзләрчә басманыкын берәмтекләп туктату авыр", диде исемен атамауны сорап, бер газет мөхәррире урынбасары.

Басма газетларның хәле ничек?

Басма газет һәм журналларга килгәндә, икенче яртыеллыкка иң зур тиражны яшьләр газетлары җыйды. "Өмет"нең – 9 мең, "Йәшлек"нең 7 мең укучысы бар. Беренче яртыеллык белән чагыштырганда "Өмет" 1000, "Йәшлек" 500 укучысын югалткан.

"Йәшлек" газеты баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков фикеренчә, тираж кими барса да, газет кәгазьдә басылудан туктамаячак.

Артур Дәүләтбәков
Артур Дәүләтбәков

— "Йәшлек" 2001 елда иң зур тираж җыйды, аның укучылары 45 меңгә җиткән иде. Пандемия чорында бик йөреп булмады. Тираж төшү шуңа да бәйле. Редакция әйбәт газет чыгарырга тырыша. Язылу бәясе дә артмый. "Акыллы башлар" газетлар ел саен 10 процентка кимиячәк дигән иделәр. Мин шуның буенча исәпләп карадым, ул чакта без 12 мең тираж белән чыга идек. Алар фаразынча без күптән бетәргә тиеш идек, һаман чыгабыз. "Интернетта төп көчне ВКонтактега салабыз. Одноклассникида бик аз гына. Без газет та чыгарабыз, интернетта да эшлибез. Эш 2-3 тапкырга артты, ә хезмәт хакы артмады. Интернетта чәчмә әсәрләрне күп укыйлар, криминал, ягъни канлы темалар, юрган асты темалары, җен-пәриләр җыя, — диде Артур Дәүләтбәков.

Ул басма газет акрынлап кимесә дә, бетмәячәк дип исәпли.

"Тулпар" журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов басма матбугат чоры узып бара дип исәпли.

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

— Тираж обьектив сәбәпләрдән кими. Газетларны гына алып карыйк. Газетның төп вазифасы — мәгълүмат бирү. Тәрбия, аналитика, әдәбият — журналлар өлеше. Хәбәрче язма әзерли, ул аны бер көн әзерләсен ди. Ул бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары аша үтә, җаваплы сәркатип аша баш мөхәрриргә барып керә. Почта аны соңлап китерә, хат таратучы көн дә йөрми. Нәтиҗәдә дүшәмбе булган вакыйгаларны атна азагында укыйбыз. Ә ул безгә кирәкме? Оперативлык җитми.

Хәзер журналистика шулай ук мактанырлык хәлдә түгел

Икенче чиратта объективлык булырга тиеш. Хәзер журналистика шулай ук мактанырлык хәлдә түгел, мин аны үле һөнәр дип исәплим. Бүген ул бары тик пропаганда белән генә шөгыльләнә, чын объектив журналистика 2000-2010нчы елларда үлде. Басма газетлар бары тик интернетны белмәгән өлкән яшьтәгеләр, хакимият оешмалары һәм басма сүзсез яши алмаган кешеләр өчен генә кирәк.
Башкортстанда берничә рәсми газет чыга: "Кызыл таң", "Башкортостан", "Республика Башкортостан". Алар барысы да бер йөзле. Алар бер үк мәгълүматны, бер үк карашны бирә. Ә бит ак төсмернең дә, кара төсмернең дә башка төсмерләре була. Аларда исә төсмерләр юк. Өстән кушылганны язалар, матбугат иреге юк, — ди Фазлетдинов.

Аның сүзләренчә, мәктәп укучыларын да бер атна элек булган яңалыкны газеттан уку кызыксындырмый.

— Татар басмаларын туган тел беткәнгә алдырмыйлар дияр идең, урыс газет-журналлары белән дә шул ук хәл. "Молодежная газета" чыгудан туктады, интернетта гына калды. "Республика Башкортостан" да бик аз тираж белән чыга. Урысча чыгучы әдәби журнал "Бельские просторы" 500-600гә калды. Ә бит урыслар күп санлы халык. Безне ничә еллар буе укымаска өйрәттеләр. Басма матбугат бетүдә мин интернетны гаепләмим. Интернет — фикер төрлелеге берникадәр сакланган бердәнбер мәгълүмат чыганагы. Һәм чагыштырмача объектив. Анда үзеңә кирәкле язмаларны табып була. Журналларның вазифасы икенчерәк, анда күләмле әдәби әсәрләр бирелә, аны интернеттан уку авыр, ләкин алар да бетүгә таба бара, – диде "Тулпар" журналы баш мөхәррир урынбасары.

Башкорт яшьләренең "Шоңкар" журналы мөхәррире урынбасары Венер Исхаков басма вакытлы матбугатның тиражлары кимүен төрле сәбәпләр белән аңлата.

Венер Исхаков
Венер Исхаков

— "Шоңкар" журналы 1996 елда 15 мең тираж белән чыкты. Быел беренче яртыеллыкта 1400 булса, әле 1200, яъни 200гә кимедек. Сәбәпләре халык белән тиешенчә эшләмәү, очрашулар җитмәүгә бәйледер. Даими укучыларыбыз бар, алар үлеп бетеп бара. Төп абунәче авылда яши, авылда халык кимегән саен, язылучылар да кими. Мәсәлән, мин заманында туган авылым — Гафури районындагы Сәетбабада ярты ел хат таратучы булып эшләгән идем. Анда 100 йорт, шуларның 99ына "Башкортостан" газеты һәм район газеты килә иде. Сәетбабада хәтта 6 "Азат хатын" да алдыралар иде. Хәзер "Башкортостан" һәм район газетын 20-30 кеше алдыра, чөнки халык нык кимеде. Яшьләр шәһәргә китә, өлкәннәр үлә, — ди Исхаков.

Ул да журналистларның кыюрак булмавын, кешеләр теләгәнне язмавын тираж кимүгә бер сәбәп итеп китерә.

— Безне элек дүртенче хакимият дип йөртәләр иде. Хәзер ул бетте. Мортаза Рәхимов вакытында ул газетны укый иде. Район җитәкчеләре дә укый иде. Хәзер андый җитәкчеләр бетеп бара. Өстә игътибар җитми. Почта да начар эшли. Почта йөрмәгән авыллар күп. Язылганын китермәү очраклары да бар. Шуннан кеше алмый башлый. Элек хат таратучыларның төп эше газет тарату булса, хәзер кәсеп итүгә күчтеләр. Алар ярма, чәй, май сата, — диде Шоңкар" журналы мөхәррире урынбасары.

– "Ағиҙел" журналы мөхәррире урынбасары, язучы Әхмәр Үтәбай:

Әхмәр Үтәбай
Әхмәр Үтәбай

— Безнең журнал 1970нче елларда иң зур тираж — 65 мең данә булып чыкты. Кими-кими, 80 елларга 40 меңгә төште, узган яртыеллыкта 2200 булып чыктык. Әле 2000 чамасы калдык. Без альтернатив тарату белән шөгыльләнәбез. Мәсәлән, почта аша "Ағиҙел"гә 800 сумга язылсалар, альтернатив язылу 500 сум. 300 сумга ким булуы сизелерлек акча. Без үзебез республика буйлап ташып таратабыз, ярты тиражыбыз альтернатив юл белән. Авылларда ватанпәрвәр кешеләребез бар, без аларга акча түләмибез. Мәсәлән, Баймак районының Икенче Эткол авылында Әкрам абый 35 данә тарата. Андый милләтпәрвәрләр булмаган кайбер авылларда мондый юл белән тарату килеп чыкмый. Мин "Шоңкар"да эшләгәндә иганәче табып туган авылымдагы барлык булган 140 йортка журнал яздырдым. Икенче ел үзләре язылганын көтәм, нибары 10 кеше язылды. Бушлайның кадере юк, — диде Үтәбай.

Газетлар хакыйкатьне язмый дигән фикер белән Әхмәр Үтәбай да килешә.

Без оператив түгел, һәм, икенчедән, хакыйкатьне яза алмыйбыз

— Бездә мәгълүматлар соңлый. Газетлар яңалык китерә алмый, аңа аналитика кирәк. Без оператив түгел, һәм, икенчедән, хакыйкатьне яза алмыйбыз. Без, билгеле сәбәпләрдән, объектив түгелбез. Илебез нинди – үзебез шундый. Барыбер хакыйкатьне язмасак та, басмалар туган телдә, аларның мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауда өлеше зур. Ул мәгълүмат матбугаты гына түгел, ул шул телләрне, мәдәниятләрне саклау матбугаты, — диде "Ағиҙел" журналы мөхәррире урынбасары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
.

XS
SM
MD
LG