Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга Абхазиядә диңгез буенда балалар аланын төзергә тәкъдим ителде


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстан ширкәтләре Абхазиядә активрак эшли ала, ди Абхазия җитәкчесе.

Үзен бәйсез дип атаган, ләкин Грузия тарафыннан танылмаган Абхазия президенты Аслан Бжания бүген Уфада эшлекле белән сәфәрдә булды.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда ул Башкортстанга Абхазиядә диңгез буенда балалар сәламәтләндерү аланын төзү мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

— Башкортстан ширкәтләре Абхазиядә активрак эшли ала дип уйлыйм. Безнең халыкларны дуслык һәм бер-беребезне яклау тарихы берләштерә. Абхазия инвесторлар өчен ачык, — диде Бжания.

Хәбиров җавап буларак республика төзелеш һәм мәгариф министрлыкларына бу мөмкинлекне өйрәнергә кушты. Ул Башкортстанның Кырым белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе булганы, анда Башкортстан балаларының ял иткәнен искәртте.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шулай ук фетнәчел "ЛНР" төбәге җиткәчелегенә актив рәвештә ярдәм итеп торуы белән билгеле. Аерым алганда, Башкортстан хакимиятләре 2022 елның икенче яртысында "ЛНР"га бизнес-миссия оештырмакчы, кайбер сәнәгать корылмалары оккупацияләнгән төбәккә инде җибәрелде, Башкортстан белгечләре дә анда эшли. "ЛНР" башлыгы Леонид Пасечник "Башкортстан беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды", дип белдерде.

"Урыс дөньясын яклау" максатыннан һуманитар ярдәм җибәрүдә дә Башкортстан алдынгы позициядә тора.

Күптән түгел халык кереме иң югары булган төбәкләр исемлегендә Башкортстанның 35нче урында торуы хәбәр ителде. Республикада фәкыйрьлек чигендәгеләрнең күләме 11,4 процент.

Күптән түгел Алексей Навальный штабы чыгарган яңа тикшеренүдә Радий Хәбировның ике кызы Европада яшәгәне белдерелә. Олы кызы Светлана ире белән Австриядә яши һәм аның 128 дүрткел метрлы фатиры бар дип раслана сюжетта. Рита исемле икенче кызы Британиядә укыган, Лондонда эшли дип белдерелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG