Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Русиягә сугыш башлавы өчен чираттагы чикләүләр кертте


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Аерым алганда, Канада ватандашларына һәм ширкәтләренә Русиягә металл эшләнмәләр, компьютер техникасы, транспорт һәм башка җайланмалар җитештерү белән бәйле хезмәтләр күрсәтү тыела.  

Канада хакимияте Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә яңа чикләүләр кертте. Алар Русиянең нефть-газ һәм химия тармакларына кагыла.

Яңа санкцияләр җир өсте һәм газүткәргеч транспортына, металл, транспорт чаралары, компьютерлар, электрон, электрик һәм машина җиһазлары җитештерүгә кагылачак, диелә Канаданың тышкы эшләр министрлыгы сайтында.

Аерым алганда, Канада ватандашларына һәм ширкәтләренә Русиягә металл эшләнмәләр, компьютер техникасы, транспорт һәм башка җайланмалар җитештерүгә бәйле хезмәтләр күрсәтү тыела.

Хәзерге вакытта гамәлдә булган килешүләрне төгәлләү өчен Канада ширкәтләренә 60 көн вакыт бирелә.

Канаданың элегрәк керткән санкцияләре аркасында "Төньяк агым" газүткәргеченә хезмәт күрсәтүдә кыенлыклар туды. Июньдә "Газпром" Европага газ җибәрүнең кинәт кимүен Канада хакимиятенең Русиягә Канадада төзекләндерүдә булган газ турбиналарын кире кайтармаска дигән карар чыгаруына бәйләде. Бу турбиналарны Германиянең Siemens ширкәте җитештергән. Соңрак Берлин үтенече белән Оттава турбинаны кире кайтарды.

Киев Оттаваны турбиналарны кире кайтармаска чакырды, Русияне Германияне "шантажлауда" гаепләде. Украина Европа илләрен Русия газыннан тулысынча баш тартырга чакыра.

24 февральдә Владимир Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, Русиягә кырыс санкцияләр кертелде. Шуларга җавап йөзеннән Путин газ өчен рубль белән генә түләү тәртибен кертергә кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG