Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 июльдән "Төньяк агым"нан газ бирү туктатылган


Германия 21 июльдән соң "Төньяк агым"нан газ үткәрү туктатылуын ихтимал сценарий дип саный.

Дүшәмбе иртәсеннән "Төньяк агым"нан газ бирү туктатылган. Газ үткәргеч операторы, Nord Stream AG ширкәтү "Төньяк агым"ның планлы профилактикасы турында алдан игълан итте, ул 10 көн дәвам итәчәк диелде.

Европа берлеге илләре исә, аерым алганда Германия Украинага һөҗүм фонында газ бирү торгызылмаска мөмкин дип борчыла. Бу Европада кискен газ кризисына китерә ала.

"Төньяк агым" ел саен берничә көнгә профилактика максатыннан туктатыла. Тик быел газ үткәргечтән газ үткәрү күләме ике тапкырга кимегән, Европа берлеге бу уңайдан борчылу белдерә.

"Газпром" газ бирү күләмен киметүне Канаданың ремонттагы Siemens турбиналарын кайтармау белән аңлата. Канада инде аны кайтарырга ризалык бирде, Мәскәү әлегә моны шәрехләмәде.

Германия канцлеры Олаф Шольц Русия энергияне корал буларак куллана дип белдерде. Deutsche Welle язуынча, ил җитәкчелеге 21 июльдән соң "Төньяк агым"нан газ үткәрү туктатылуын ихтимал сценарий дип саный. Кайбер сәясәтчеләр Путинның Украинадагы хәрби максатларга ирешү өчен Германия һәм Европаны авыр энергетик һәм икътисади кризиска кертергә әзер булуын саный.

31 майда Русия Нидерландка газ җибәрүне туктатты. Нидерланд газ өчен рубль белән түләүдән баш тарткан иде.

24 февральдә Владимир Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, Русиягә кырыс санкцияләр кертелде. Шуларга җавап йөзеннән Путин газ өчен рубль белән генә түләү тәртибен кертергә кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG