Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышны өйрәнү институты: Путин Украинадагы сугышка күбрәк милли азчылык вәкилләрен җибәрә


Украинада Русия гаскәре техникасы
Украинада Русия гаскәре техникасы

Владимир Путинның урысларны мобилизациядән сакларга тырышу ихтималы – сугыш йөге үзләренә күбрәк йөкләнгән кайбер этник анклавларда каршылык китереп чыгарырга мөмкин, дип искәртелә

АКШның Сугышны өйрәнү институты (ISW) Владимир Путин Украинадагы сугышка асаба халык вәкилләрен җибәрүгә өстенлек бирә дигән нәтиҗәгә килгән. Хисапта Русия президенты урысларны сугышта катнаштырмаска тырыша дип фаразлана.

Русия ягыннан фронтта урыс булмаган милләтләрнең батальоннары күбрәк дип искәртелә, бу батальоннарга Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Чечня, Төньяк Осетия, Тыва һәм башка төбәкләрдән хәрбиләр керә. Шул ук вакытта Русия президенты Владимир Путинның урысларны мобилизациядән сакларга тырышу ихтималы – сугыш йөге үзләренә күбрәк йөкләнгән кайбер этник анклавларда каршылык китереп чыгарырга мөмкин, дип искәртелә.

Кичә, 18 июльдә Русиянең "Рыбарь" Telegram-каналы "Яңа Тыва" хәрәкәте турында репортаж чыгарды. Бу – сугышка каршы оешма, анда Тываның милли азчылык активистлары кергән. "Рыбарь" "Яңа Тыва" хәрәкәтен сугышка каршы пропаганда таратуда һәм Русия эчендә милләтара низаг чыгаруда гаепли.

Моңа кадәр Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булучылар арасында Русиянең этник азчылык (яки асаба халыклар) вәкилләре һәм авылдан чыгучылар күбрәк дип хәбәр ителгән иде.

Бу күрсәткечләргә таянып, Путин гомуми мобилизацияне, аерым алганда, сугышка күпләп урысларны җибәрергә теләмәгәнгә дә игълан итмәскә мөмкин дип фаразларга була.

Русия бу сугышны "хәрбия операция" дип атау сәбәпле мобилизация игълан ителмәде. Русия хакимияте үлгәннәр урынына төрле юллар аша яңа кешеләрне сугышка җәлеп итү эшен алып бара.

Татарстан һәм Башкортстанда да ихтыярилардан батальоннар оешты. Ике республикада да икешәр батальон булдырыды. Татарстанныкына "Алга" һәм "Тимер", Башкортстаннарныкына Миңлегали Шәйморатов белән Александр Доставалов исемнәре бирелде. Башкортстаннан инде ике төркем ихтыярилар күптән түгел Украинага сугышка китте. Башта алар хәрби күнегүләр узачак. Татарстаннан "Алга" батальонына керүчеләр хәрби күнегүләргә китте дип әйтелде.

Шул ук вакытта Татарстаннан һәм Башкортстаннан Украинадагы сугышта үлүчеләрнең рәсми танылган саны артканнан арта бара. Азатлык алып бара торган бу исемлектә Татарстаннан – 98, Башкортстаннан – 141 кешенең исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG