Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юрий Шевчук Уфадагы концерттан соң үзенең кара исемлеккә кертелүенә фикер белдерде


Юрий Шевчук
Юрий Шевчук

Июль башында Русия мәгълүмат чаралары илдә “чыгыш ясаулары теләнмәгән” артистларның рәсми булмаган исемлеге бар дип язган иде, анда Юрий Шевчук та бар. Артист моңа фикер белдереп, Аллаһ хөкеменнән генә куркам, ә “калганы – рок-н-ролл” дигән.

Июль башында Русия мәгълүмат чаралары илдә "чыгыш ясаулары теләнмәгән" артистларның рәсми булмаган кара исемлеге бар дип язды.

Русия иҗтимагый пулатының "дөреслеккә туры килмәгән" мәгълүмат таратуга каршы көрәшүче эш төркеме җитәкчесе Александр Малькевич исә бу исемлекне рәсмиләштерергә кирәк дип әйтте.

Кара исемлектә ДДТ рок-төркеме җырчысы Юрий Шевчук та бар, ул "NEWS.ru" басмасына моңа фикер белдереп, Аллаһ хөкеменнән генә куркам, ә "калганы – рок-н-ролл" дигән.

18 майда Уфадагы концертта Шевчук "Ватан – сыйпаларга һәм үбәргә кирәк булган президент күте түгел" дигән сүзләр әйткән иде, шуннан соң аңа полиция беркетмә төзеде.

Артистка ачылган административ эшне Петербур мәхкәмәсе полициягә кире кайтарды. Мәхкәмә фикеренчә, Русия һәм аның ватандашлары мәнфәгатьләрен яклау өчен ил гаскәрен куллануга комачауларга чакыруның нәрсәдә чагылуы документта күрсәтелмәгән булган.

15 июльдә Петербурның Дзержинский район мәхкәмәсе төркеме Юрий Шевчукка ачылган Русия гаскәрләрен дискредитацияләү турындагы административ эшне яңадан теркәгән иде, тик аны да кире Уфага кайтардылар.

Бу юлы сәбәбе – полиция хезмәткәрләренә беркетмә кире кайтарылганнан соң, 6 июльдә Шевчукка карата яңа беркетмә төзегәндә артистның анда булмавы диелә.

Уфадагы чыгышыннан соң Шевчук Төмән һәм Кургандагы концертлары булмаячагын әйтте һәм төркемнең концерт эшчәнлеге "ахырына якынлаша" дип белдерде. Июньдә "ДДТ" төркеменең Мәскәүдәге концерты бер елга кичектерелүе билгеле булды.

ДДТның быел 7 октябрьдә Оренбурда булырга тиешле чыгышларын исә 2023 елның февраленә күчерделәр.

Апрель аенда Төмәндә ДДТ концертын тыйдылар. Ул чакта Шевчук моны рок төркемнең Украинага һөҗүмне хуплау символына әверелгән "Z" тамгасы куелган залда чыгыш ясарга теләмәве белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлады.

Юрий Шевчук 1957 елның 19 маенда Магадан өлкәсенең Ягодное районы үзәгендә туган. Атасы украин, әнисе татар милләтеннән. Шевчуклар гаиләсе 1970 елдан Уфада күчеп килә. 1975 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт педагогия институтының сәнгать-графика бүлегендә укый. 1980 елда ДДТ рок төркемен төзи. 1984 елда "Переферия" альбомындагы хакимияткә карашлары сәбәпле, тамашалары тыела, аңа Уфадан китәргә кушалар. Шевчук башта Свердловскига, 1985 елда Ленинградка күченә, 1987 елда ДДТның яңа төркемен оештыра. Күп тапкырлар оппозиция уздырган "Ризасызлар маршы"нда катнаша. Михаил Ходорковский, Платон Лебедевларны яклап чыга.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG