Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадан китерелүчеләрне кабул иткән өчен Мәскәү Татарстанга – 35,1 миллион сум, Башкортстанга 14 миллион сум бүлеп бирә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәскәү төбәкләрнең Украинадан китерелгән бер кешегә тоткан тәүлеклек чыгымнарын болай каплаячак: яшәткән өчен - 913 сумга кадәр, ашаткан өчен 415 сумга кадәр бирәчәк.

Украинадан һәм Донбасстан китерелгән кешеләрне урнаштырган һәм ашаткан чыгымнарны каплау өчен, Русиянең резерв фондыннан Татарстанга – 35,1 миллион сум, Башкортстанга 14 миллион сум бүлеп бирелә. Бу хактагы карарны кичә, 20 июльдә хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин имзалаган дип хәбәр итә "РБК", хокукый мәгълүмат порталында чыккан документка таянып.

Бөтен төбәкләргә барлыгы 1,28 миллиард сум бүленгән. Мәскәү төбәкләрнең Украинадан китерелгән бер кешегә тоткан тәүлеклек чыгымнарын болай каплаячак: яшәткән өчен - 913 сумга кадәр, ашаткан өчен 415 сумга кадәр бирәчәк.

Иң күп акчаны Ростов өлкәсе (183,8 миллион сум), Воронеж өлкәсе (148.6 миллион сум) һәм Пенза өлкәсе (75,7 миллион сум) алачак, иң әзен – Карачай-Чиркәс республикасы (231 мең сум).

Идел буе төбәкләре арасында иң күп акча Самар өлкәсенә (64,6 миллион сум), Татарстанга (35,1 миллион сум) һәм Чуашстанга (31,1 миллион сум) каралган, иң әзе Мари Иленә бүленгән (240,4 мең сум).

Акчалар Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бүлеп бирелгән, ул аларны төбәкләргә җибәрергә һәм максатчан кулланылуын күзәтергә тиеш булачак.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында Донецки һәм Луһански төбәкләрендә дә киеренкелек артты, кешеләр Русиядә сыену эзләргә мәҗбүр.

Июнь башында Башкортстанда Украинадан китерелгән бер кешегә тәүлегенә якынча 1450 сум бүлеп бирәчәкләре хәбәр ителде.

450 сумы – ашатуга, бер мең сумы – яшәтүгә бүленә, моңа вакытлыча яшәү пунктларының эшен оештыру, ятак, юыну кирәк-яраклары алу, шулай ук җыештыру, чүп чыгару кебек хезмәтләр өчен чыгымнар керә.

Май башында Татарстан хөкүмәте дә Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга компенсация күләмен билгеләгән иде.

Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнде. Акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен. Бу – компенсация күләме, ә аларны урнаштырган оешмаларның чыгымнары чынлыкта күбрәк тә булырга мөмкин.

2 апрельгә каршы төндә Татарстанга Донбасстан 502 кеше китерелгән иде. Аларны Казанда "Санта" һәм "Васильевский" шифаханәләренә, Чаллыда исә "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗжилбыт" тулай торагына урнаштырулары хәбәр ителде. Соңрак тагын 486 кеше китерелде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп алып китте дип белдерде.

27 апрельдә Уфага Украина һәм Донбассның фетнәчел төбәкләреннән 306 кеше китерелде. Алар арасында 69 бала бар диелде. Башкортстанга 17 кешедән торган беренче төркем 21 апрельдә килде. 3 июль көнне Башкортстанга Украинаның фетнәчел Донецки һәм Луһански төбәкләреннән кешеләр белән тагын бер поезд килде. Украинадан китерелүчеләр арасында 105 бала, 98 ир-ат һәм 128 хатын-кыз бар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG