Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Лисичанскига ярдәм итү карарын әлегә рәсми кабул итмәгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Бүген Татарстанның Лисичанскины үз ярдәме карамагына алуы турында хәбәр ителгән иде.

Татарстан хакимиятләре Украинаның Луһански өлкәсендә Русия хәрбиләре басып алган Лисичански шәһәрен республика ярдәме карамагына алу турында әлегә рәсми карар кабул итмәгән. Бу хакта Казан Кирмәнендә белдерделәр.

"Нинди дә булса яңа рәсми карарлар булса, хәбәр итәрбез", дигән "Коммерсант"ка Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова, республика шәһәргә ничек ярдәм итәчәк дигән сорауга җавап биреп. Галимова Татарстан беркайчан да һуманитар ярдәм күрсәтүдән баш тартмады дип тә өстәгән.

Бүген Татарстанның Лисичанскины үз карамагына алуы турында шәһәр мэр вазифаларын вакытлыча үтәүче Андрей Скорый белдергән иде.

— Татарстан безне үз карамагына ала. Республика белгечләре шәһәрне тикшерергә килде, эш барачак урыннарны билгеләдек. Тиз арада эшкә тотынырлар дип уйлыйм. Инфраструктураны торгызырга булышачаклар. Бәлки оешмаларны бергәләп эшләтеп җибәрербез, шәһәргә өстәмә ярдәм кирәк – шәһәрнең алдынгы җитештерү оешмалары бу. Русия безгә бик булыша, — диде ул.

3 июль кичендә Украина кораллы көчләре баш штабы Украина гаскәрләренең Лисичанскидан чигенүен хәбәр итте. Лисичански Луһански өлкәсенең Украина контролендәге өлешендә соңгы зур шәһәр иде.

"Важные истории" 2022 елның июнь уртасына Русиянең кимендә 27 төбәге Украинадагы оккупацияләнгән районнарны "шефлыкка алачагын" игълан иткән дип язды. Төбәкләр Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә сүз биргән диелде.

Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды.

Быел мартта Русия Федерация шурасында фетнәчел "ДНР" һәм "ЛНР"ның инфраструктурасын торгызуга чыгымнар өч елда 1,5 трлн сум булыр дип бәяләгәннәр иде. Акчаларны шул исәптән дәүләт бюджетыннан бүлеп бирмәкчеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG