23 июльдә Төркиянең Анталия шәһәре үзәгендә татар, украин һәм беларус активистлары Русиянең Украинага башлаган сугышына каршы һәм "Әсир милләтләр атналыгы" кысаларында асаба халыкларының хокукын яклауны сорап пикетка чыкты. Чараны күптән түгел оешкан Азат милләтләр лигасы һәм Татар иҗтимагый үзәге үткәргән. Бу хакта ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка сөйләде. Ул Анталия татарларының пассив булуын да әйтеп узды.
Пикет Анталиянең Ататөрек мәйданында узган. Активистлар "Сугышка каршы" дип язылган татар, инглиз, украин, урыс һәм төрек телләрендә шигарьләр тотып торган.
"Төп таләп – Русиядә кол хәлендә яшәүче халыкларның хокукларын тану. Аларның дәүләтчелеккә, үз телендә белем алырга, аны сакларга хокукы бар. Икенче таләп – гадел булмаган котычкыч куркыныч сугышны туктатырга чакыру. Бу сугыш биш ай бара. Пикетта без биш телдә плакат тоттык.
Мин пенсия яшендәге кешеләргә, минем дусларыма, сыйныфташларыма мөрәҗәгать итеп, бу сугышка кискен каршы чыгарга чакырам. Без укырганда да, заводта эшләгәндә дә украиннар бик күп иде. Бу үз-үзең белән сугышу дигән сүз", диде ул.
Март аенда Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Украинадагы сугыш сәбәпле Русиядән китте.
10 июньдә Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮ эшчәнлеген туктатырга, "экстремистик оешма буларак" ликвидацияләргә дигән карар кабул итте. Оешма бу карарны шикаять итте. https://www.azatliq.org/a/31950262.html
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!