Казанның Кабан күле яр буенда быел җәй "Связь" ("Элемтә") такымы татарча сөйләшү клубы оештыра. Республикада бөтен өлкәләрдә татар телен куллану кими барган вакытта, эшчәнлеге милли темага да, татар теленә дә бәйле булмаган проектның татар теленә кагылышлы инициативасы гаҗәпләнү булмаса да, кызыксыну хисе уята. Азатлык күл буендагы сөйләшү клубы идеясе авторлары белән "Связь"нең татар теле белән нинди бәйләнеше булуын, шәһәрдә татар телен куллану мохите табу авырлыклары турында сөйләште.
Оештыручылар – "Связь" проектының комьюнити менеджеры Әлмәт кызы Резедә Әлмиева белән пиар бүлеге җитәкчесе Чаллы егете Гадел Җамалетдинов үзләре дә татар телен укыту ихтыярига калган чорда әле мәктәптә укыган булып чыкты.
— Нәрсә ул "Связь"? Һәм татар теле белән нинди бәйләнеше бар?
Гадел: "Связь" – кеше сәламәтлеген читтән торып күзәтү хезмәте. Без кешеләргә үзләренең сәламәтлеген күзәтеп торырга ярдәм итәбез һәм пациент белән табибны онлайн рәвештә тоташтырабыз. Без хәзер Казандагы йөкле хатын-кызларга һәм йөрәк-кан тамыры авыруларына булышабыз. Бу түләүсез хезмәт. Читтән торып мониторинг ясау – яңа концепция, аеруча Русия өчен. Һәм монда күптән яшәүчеләрне моңа күнектерү җиңел түгел, безнең әби-бабайларны смартфон кулланырга, медицина оешмалары белән аралашуны онлайнга күчерү бик кыен, чөнки алар башкага күнеккән. Шуңа күрә безнең идея – яшьләр белән, иҗади комьюнитилар белән, фикер лидерлары белән эшләү. Бу сәламәтлекне читтән торып күзәтү гадәтен яшьтән үк кертү өчен эшләнә. Ягъни әлеге кешеләргә, сезнең-безнең буынга "Связь" кирәк була калса, бу кешеләр хәбәрдар булырга тиеш. Без хәзер йөкле хатын-кызлар һәм инфаркт-инсульт кичергән кешеләр өчен генә эшлибез, әмма киләчәктә менталь сәламәтлекне күзәтү дә, диспансеризация дә булачак, гомумән, хәзер актуаль авыруларның барысын да колачлаячакбыз.
Резедә: Гомумән, Связь проектының шигаре – "үз-үзең белән элемтәдә" дип яңгырый. Шәһәр белән, табиб белән, буыннар белән, үзең белән элемтә. Без бу идеяне һәр җирдә кулланабыз, шәһәрдә бөтен мөмкин булган коллаборацияләргә керәбез, безнең хакта кешеләр күбрәк белсен, күбрәк куллансын, файдасын күрсен өчен тырышабыз. Бу Казан стартабы, әмма безнең перспективалар бик зур, без бөтен Татарстанны җәлеп итәчәкбез.
Гадел: Проектның республикага җәелүе – бусы якын киләчәк эше. Хәзерге вакытта Мәскәүгә чыгу турында да сөйләшүләр бара, хәтта Марокко белән дә ниндидер сөйләшүләр барды. Әлегә, әйе, Казан гына.
— Кешеләр бу хезмәтне ничек таба? Алар ничек табибларга чыга? Ниндидер интерактив бот яки төймә бармы?
— Бөтен элемтә табиблар аша оештырыла. Проект сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә эшләнә. "Связь" концепциясен булдырганда, табиблар бик актив катнашты. Хәзер дә алар бу сервисны куллануны дәвам итә, чөнки "Связь" аларның эшен бик гадиләштерә, нәтиҗәлелеген арттыра. Башка сервислардан аермалы буларак, табиб сайлаганда, хезмәт аны рандомлы рәвештә сайлап, авыру бөтенләй белмәгән табибны бирми. Әлеге пациент белән элемтәгә аның белән бәлки гомер буе поликлиникада эшләгән, клиентның авырулар тарихын белгән табиб аралаша. Сервис турында ишетеп килгән кеше анкета тутыра да, аны системга кушалар. Android һәм iOS өчен кушымталар, телеграмда чат-бот бар. Смартфон кулланмый торган өлкәннәр өчен конверт-мониторинг эшлибез. Алар кулдан тутыра, һәм соңыннан табибка илтеп бирә. Бу супертехнологик түгел, әлбәттә, әмма бернинди мониторинг булмаганнан яхшырак.
— Бу телемедицинадан нәрсәсе белән аерыла?
— Дистанцион мониторинг – телемедицинаның бер өлеше генә. Бездә табибларны үзең сайлау, дарулар сатып алу мөмкинлеге юк. Бездә авырулар үзләренең көндәлек күрсәткечләрен кертеп бара, табиб динамиканы күреп тора.
— Татар теленә бәйле тагын башка проектларыгыз бармы?
Резедә: Бу безнең татар теленә бәйле беренче һәм әлегә бердәнбер проект.
Гадел: Без быел бу эштә беренче тапкыр катнашабыз. Без әле җәй беткәч нишлисебезне уйламадык.
— Ә сөйләшү клубын оештыру кем инициативасы?
Резедә: Без Гадел белән икебез дә "Связь"гә апрель аенда килдек. Гадел стратегия язды. Телеграмда яңалыкларда Гүзәл Әхмәтгәрәеваның Кабан күле програмының яңа кураторы итеп билгеләнгәнен укыдык, без аны икебез дә котладык. Ул безне яхшы белә, Кабан күле белән нинди хезмәттәшлек ясый алабыз дип уйлый башладык. Без икебез дә Кабан янында яшибез, һәркөн диярлек Кабан белән элемтәдә дияргә була. Без очрашырга булдык, гугл-докка төпле идеяләр язып алып килдек. Ул идеяләр арасында әби-бабайларны җыеп чәй эчү дә бар иде. Идеяне үстерә торгач, сөйләшү клубына тукталдык, ике атнага бер пәнҗешәмбе уздырырга булдык.
Гадел: Модератор – Лилия Низамова. Ул милли китапханәнең пиар белгече. Мин аның белән "Моң" театрында "Чын татар" спектаклендә уйныйм, без анда татарлыгыбыз турында сөйлибез. Без аңа модератор булырга тәкъдим иттек. Ул яшь, татарча яхшы белә, татарча бераз укыта. Ул укытучы түгел, ул модератор ролен үти, әңгәмәгә юнәлеш бирә, кешеләрне сөйләштерә. Төзәтеп җибәрә, әмма өйрәтми. Бездә супер атмосфера, барысы да ничек сөйләшә ала, шулай сөйләшә.
— Бу очрашулар нинди форматта уза?
Гадел: Очрашу саен бу темага сөйләргә кунак чакырыла. Без башта теманы, аннары спикерны сайлыйбыз, һәм аны чакырабыз. Ул эксперт ролендә чыгыш ясый, ниндидер киңәшләре белән уртаклаша, соңыннан бирелгән темага фикер алышуда да катнаша.
Резедә: Иң беренче очрашуны без "Улымка, кызымка яки телне ничек тапшырырга", дип атадык. Яшь әти-әниләрнең иң мөһим проблемы – балалар татарча сөйләшми. Бу әби-бабайларның җанын авырттыра. Без менә шул проблемны куеп, Милли китапханәдә балалар програмы ясаучы Аида Сәйдәшне чакырдык. Ул үз тәҗрибәсе турында сөйләде, барыбыз да кулана алырлык практика да бирде: якын тирәдәге берничә элементны алабыз да аның турында сөйлибез. Очрашуга егермеләп кеше килде, кайберәүләр узып барган җирдән очрашу вакытында килеп туктый. Юкса, безнең алдан язылу тәртибе бар. Тел белү дәрәҗәләре төрле, кемдер бөтенләй сөйләшми иде – без соңыннан аны татар концертында очраттык.
— Сез дә бит шушы "телне белмәүче" яшьләр буыны вәкилләре. Сезнең татарчагыз каян килә?
Гадел: Мин үзем Чаллыдан, миңа хәзер унтугыз яшь. Минем – гаиләдәндер. Мин татар мәктәбендә укымадым, татар теле дәресләре генә керә иде.
Резедә: Миңа егерме бер, мин Әлмәтнең урыс мәктәбендә укыдым. Әмма минем бэкграунд бар, мин "Ялкын" журналына язам. Шуңа күрә минем язма телем сөйләм теленнән яхшырак.
— Татар теленең шәһәрдә кулланылуы ни дәрәҗәдә? Чаллыда татарча сөйләшү бармы, мохит бармы? Әлмәттә? Казанда? Татарча мохит эзләп, Татарстаннан читтәге татарлар Казанга кайта, бу релокация акланамы? Гомумән, шәһәр сезнең белән татарча сөйләшәме?
Гадел: Минемчә, сөйләшми. Татарча сөйләшер өчен артык мөмкинлекләр дә юк кебек. Гүзәл, Резедә кебек дуслар тапсаң гына. Татар спектакльләренә, татар сөйләшү клубына йөрсәң. Без әле татарча аралашуны кызыклы санаган кешеләр тирәсендә кайнашабыз. Мин өч ел элек Чаллыдан килгәндә, анда татарча сөйләшер өчен берни юк иде. Мин үзем дә соңгы елларда татар теле дәресләренә йөрүдән туктадым, ул мәҗбүри булудан туктагач, ничектер барысы да ул дәрескә йөрми башлады. Urbantatar берничә ел элек кенә барлыкка килде.
Резедә: Әлмәттә татар теле белән яхшырак. Гомумән, татар мохитен эзләп, татар телендә level up ясарга теләп кайткан кешегә, минемчә, авылга китәргә кирәк. Аеруча җәй көне. Авылдагы мохит татарча сөйләшер өчен җирлек тудыра. Ә татар телле, татар мәдәниятле тусовка өчен Казанга килергә кирәк, чөнки монда концертлар-спектакльләр бар. Әмма барыбер монда татар теле модалы дия алмыйм. Мин үзем, мәсәлән, журфакның өченче курсында укыйм, сүз уңаеннан, без сөйләшү клубы модераторы Лилия Низамова белән бергә укыйбыз. Безнең татар журфагы ул – русча теория, практиканы без ничектер татарча ясыйбыз. Бөтенләй илһамландырмый, модалы түгел, актуаль түгел. Без яңа милли медиа дип аталсак та, лимонның соңгы суын сыгабыз кебек. Бәлки, татарлыкны эзләп, релокация ясаган кешеләр яңа сулыш бирә алыр.
Сөйләшү клубында безнең мөһим принципларның берсе – без үз телебез өчен гафу үтенмибез
Мәсәлән, яңа дизайнерлар бар. Таня Черногузова (Your Yool) алкалар, чулпылар, алъяпкычлар ясый. Һәм алар бөтенләй традицион булмаган яңа стильдә, өйрәнелмәгән якларны ача. Татар мәдәниятендә яңалык ачарга кирәк, менә шул кызыксынуны уятачак. Әмма монда үзебезнең фикер йөртүдә ниндидер күчеш булырга тиеш. Менә без "Ялкын"да традицион, башка татар журналлары да яза торган язмалар язабыз, гадәт буенча эшлибез. Башкача уйлый, яңача эшләп карый башлар өчен, нәрсәдер сынарга, ниндидер кризис булырга тиеш. Яңа экспертлар, яңа дизайнерлар мәдәнияткә жәлеп итәчәк. Сөйләшү клубында безнең мөһим принципларның берсе – без үз телебез өчен гафу үтенмибез, һәркемнең тел белү дәрәҗәсе төрлечә. Телне өйрәнергә була, моның өчен иң мөһим фактор – практика. Без укытмыйбыз, мәҗбүри такмыйбыз. Мин үзем, мәсәлән, сөйләшү клубына киләм, һәм мине тыңлаячакларын, кабул итәчәкләрен төгәл беләм. Фикереңнең башкалар өчен дә әһәмиятле булуын аңлау кеше өчен бик мөһим.
— Сез бит мәктәптә татар телен укыту ихтыярига калган чорга эләккән буын, шулаймы?
Гадел: Барысына да сез татар теле укый аласыз яки риториканы сайлый аласыз, диделәр. Элек татар телен яхшырак һәм начаррак белүче төркемнәргә бүлеп укыталар иде, болар барысы да бергә кушылды. Туган тел дигән дәрестә безнең риторика тора иде. 7-8 сыйныфта кырык минут берни дә эшләмәскә мөмкинлек бирсәләр, баш тартуы кыен. Җитмәсә, татар теле укытучысы да усал иде, шуңа мине риториканы сайладым. Аттестатта икесе дә тора иде – татар теле дә, риторика да.
— Тел шеймингына юлыкканыгыз бармы?
Гадел: Минем диалект-акцент ягыннан тәнкыйтьләүне күргәнем юк. Әмма мин татарларның татарча сөйләшкән яки сөйләшергә тырышкан кешеләрне төзәтергә тырышканны һәрвакыт күреп торам. Бу аңламыйча да эшләнә бугай. Мәсәлән, "Чын татар" спектаклендә бер монологны тәрҗемә итәргә залдагы тамашачы чакырыла, ул татарча яхшы белмәскә дә мөмкин. Һәм һәрвакыт, чираттагы тамашачы тәрҗемә итә башлауга, залда берничә кеше "дөрес түгел!" дип кычкырып төзәтеп утыра. Алар авызларыннан чыканын үзләре дә сизми кала бугай. Миңа моны күзәтүе кызык, мин үзем өчен моның сәбәпләрен табарга тырышам.
Сөйләшү клубының төп кагыйдәсе – төзәтмәскә, кеше сөйләменнән көлмәскә
Бәлки, татарча сөйләшүче кешеләр аз булып, аларның телнең чисталыгын саклау өчен янып-көюеннәндер, алар шуңа башкалар хата ясаганда ачуланадыр. Юкса, белмим моның нидән икәнен. Сөйләшү клубының төп кагыйдәсе – төзәтмәскә, кеше сөйләменнән көлмәскә. Модератор гына, кешегә комфортлы икәнен белсә, төзәтә ала. Төзәтүләр мине телдән ерагайта гына, шуңа күрә мин аз сөйләшәм. Тупас төзәтүләр гаепләү кебек кабул ителә. Әмма якын кешеләр төзәтсә, алай түгел, мин хәтта үзем дөресләүләрен сорыйм. Бу теләсә нинди шәхси чикләрне саклау кебек – әгәр синнән сорамыйлар икән, төзәтмә.
Резедә: Мәсәлән, язуда, ә урынына"э" язсаң, минем үземнең бунт кабына. Бәлки, моны инде нормаль күренеш дип кабул итәргәдер? Бөтен кешенең дә татарча клавиатурасы булмавын да искә алырга кирәк.
Гадел: Әйе, бу да минем өчен авырткан тема. Миндә татар хәрефләре юк, хәтта казакъ төймәсарын да куеп карадым. Әмма яңа төймәсар көйләсәң дә, казакъныкын куйсаң да, ул өйрәнгән конфигурациядән аерыла, хәреф саен берничә өстәмә секунд кирәк, бу минем ачуымны китерә. Мин һәрвакыт татарча язасым килсә, татар хәрефләрен кулланыргамы әллә инде татар хәрефләрем булмаса, татарча язып тормаскамы – шундый сайлау алдында торырга тиешме? Бәлки, мин язган кеше өчен татар хәрефләрен дөрес язу принципиальдер, дигән курку бар.
Резедә: Безнең менталитетта ниндидер югары эчке тәнкыйтьче утыра. Ул һәрнәрсәне тәнкыйтьли, төзәтә. Бу бәлки безнең әти-әниләрнең безнең ялгышу ихтималына карата мөнәсәбәтедер.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!